Әти - әни һәм мин спорт сөюче гаилә
материал (старшая группа) по теме

Хамидуллина Минеясира Минахматовна

Ачык күңел ачу иртәссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti_ni.docx18.62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Ядегәр авылы балалар бакчасы”

Әти – әни һәм мин

Спорт сөюче гаилә

Ачык күңел ачу иртәсе

Тәрбияче: ХАМИДУЛЛИНА М.М.

-2008-

" Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә"

Хөрмәтле әти - әниләр, балалар кунаклар. Бүгенге бәйрәмдә катнашучыларга җитезлек, тамашачыларга яхшы кәеф теләп калам. 4 гаилә 2 командага бүленә.

Ярыш.

  1. Әти кешеләр, тупны аяк араларына кыстырып, бер круг йләнеп киләләр.
  2. Әтиләр һәм әниләр гәүдәләре арасына шар кыстсрсп йөгереп киләләр ( тупны төшермәскә тиеш ).

3.        Балалар тупны предметлар аша тәгәрәтеп киләләр.

Ярышараланда табышмаклар әйтелә.

Теле юк, үзе аңлата.

( Китап )

Үзе укый белмәсәдә,

Гомере буе яза.

(Авторучка ) Барам,барам

                    Очы юк.

(Юл) Сикерә белә, йөгерә белми.

(Туп)

4.        Ике командага бүленеп аркан тартышу. Аларның бурычы - уртасы
билгеләнгән озын бауны үз якларына тартып алу.

Балалар башкаруында җыр. " Кояшлы ил" җыры ( Ә. Рәшитов сүзләре )

( Л. Батыр - Болгари көе башкарыла)

  1. Ике әти чыга. Тасманың уртасы бәйләнгән. Таячыклар бирелә. Тасманы шуларга чорнарга кирәк. Урта өлешкә тизрәк җитүче җиңүче була.

      6.Әниләр өчен. Капчык киеп йөгереп, суган әрчеп кире әйләнеп килү, финиш сызыгына кадәр йөгерә. Ә анда өч суган тора. Шушы суганнарны 3 метр читкә куелган чиләккә ыргыта, кире сызыкка куеп, кире капчыкны киеп кайту.

7.        Әтиләр бәйгесе.

1. Беренче әти, баланы аркасына утырта, кегельләр арасыннан финишка кадәр йөгерә. Шар кабарта һәм балага бирә. Икенче әти култык астына шар кыстырып, сыңар аягында сикерә- сикерә финишка якынлаша. Балага бир, аны аркасына утыртып йорка йөгерә. Кегельләрне аудармыйча,алар арасыннан үтәргә кирәк.

8.        Гаилә эстафетасы.

  1. Әтиләрнең берсе,баштүбән торып, кулларында йөри, икенчесе аның аякларыннан тоткан. Баштүбән йөрүче куллары белән ике куб этеп бара.
  2. Бала капитан өченче кубны кулына алып сикерә - сикерә финишка кадәр бара. Финишта ике капитан, кублардан "Дуслык" сүзе ясагач, стартка йөгерәләр.

9.        Тамашачылар өчен " Спорт базары " бәйгесе.

һәр командадан 3 әр кеше чакырыла. Алар бер рәткә тезелә.Сорау бирү 5-10 секунд дөрес җавап әйтергә.

Сороаулар

1.Цирк аермасы икенче төрле ничек атала? ( Манеж )

2. Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? ( Медаль, кубок )

3.Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? ( Шугалак )

4.Спорт ярышлары һәм бәйрәмнәре үткәрелгән мәйдан? ( Стадион )

5.Ат узышлары үткәрелгән урын? ( Ипподром )

6.Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? ( Алка )

кырыкаяклар узышы дип атала.

10.Команда әгъзалары барысы бер - бер артлы тезелә. Алдагы кеше үзенең сул кулын, артта торучы кеше алга баскан кешенең сул кулын уң кулына ала. Шулай итеп, озын чылбыр хасил була.

Шул рәвешле, кегельләр арасыннан финишка кадәр һәм яңадан старка әйләнеп кайтырга кирәк.

Җыр "Туган илебез" җыры ( Х.Вахит сүзләре )

( 3. Хәбибуллин көе )

      6.  Ярышларга йомгак ясап, җиңүче билгеләнә. Бәйрәмебез күңелле узды. Активлылыгыз өчен барыгызгада зур рәхмәт! Көчле, түземле, кыю, гадел, мәрхәмәтле булу өчен спортны яратырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти, Әни һәм мин - спорт гаиләсе

Спорт турында матур шигырьләр сөйләү, ярышларда катнашу һәм ярышларда җиңү теләгенә омтылу....

Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә

Конспект физкультурного развлечения для подготовительной группы...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен физкультура күңел ачу чарасы...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, ...

Спорт сөюче гаилә.

Уртанчылар төркемендә гаилә бәйрәме....