Спорт сөюче гаилә.
материал (средняя группа)

Шарапова Фарсия Фагимовна

Уртанчылар төркемендә гаилә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Спорт сөюче гаилә.25.25 КБ

Предварительный просмотр:

Спорт сөюче гаилә.

Максат:1.Балалар   һәм   әти-әниләр   арасында  сәламәт  тормыш  рәвешен пропагандалау.                            

                2.Балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш тәрбияләү.

                3.Балаларда әти-әнисе белән   горурлан у  хисе тәрбияләү

 

Үткәрү формасыярыш-кичә.

Катнашучылар:   уртанчылар төркеме балалары,  балаларның  әти-әниләре.

 

Җиһазлау: туплар, кыршаулар, скакалкалар, себеркеләр, шарлар, такта-басмалар, залны бизәү өчен "Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә!", "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл", "Хәрәкәттә-бәрәкәт" плакатлары, сәламәт тормыш рәвеше сурәтләнгән рәсемнәр, компьютер, проектор, презентация.

Әзерлек эшләре.

  1. Балаларның гаиләләренә чакыру кәгазе җибәрү.
  2. Музыкаль оформление өчен җырлар сайлау.
  3. Балаларга җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәтү.
  4. Бәйрәм узачак  бүлмәсен бизәү.

Бәйрәмнең эчтәлеге.

Алып баручы:

–  Исәнмесез, кадерле әти -әниләр!

Менә сез дә килеп җиткәнсез,

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле, – дигәнсез.

 

Бу кичәбез үтсен әле

Истә калып гомергә.

Балачаксыз яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

Балачакның узганын

Сизмичә дә калабыз.

Күңел тулган минутларда

Сагынып искә алабыз.

 

Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без сезнең белән күңел ачу кичәсенә, икенче төрле итеп әйтсәк, «Гаилә бәйрәме»нә җыелдык. Гаилә ул-җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул-кадәр көчле була.  Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Бу кичәдә кабынган елмаю йортларыгызда да балкысын. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз.

Хәзер Сезнең игтибарыгызга балаларыбыз тарафыннан  сәхнәләштерелгән  А.Алишның “Сертотмас Үрдәк” әкиятен тәкдим итәбез.

А.Алишның “Сертотмас Үрдәк” әкияте күрсәтелә.

- Хәрәкәтләнү йөз даруны алмаштыра, ләкин бер дару да хәрәкәтләнүне алмаштыра алмый , диләр.

  -   Бүгенге   кичәбез төрле хәрәкәтле уеннар, ярышлар   һәм  әти – әниләрнең, балаларның  чыгышлары белән   үрелеп барачак. 

Әти - әниләр һәм балалар ике командага бүленәләр.Алып баручылар тарафыннан алда булачак уен – ярышларның программасы тәкдим ителә.

Авыр чакта җилкәсенә          

Башны куеп, зарны сөйләп

Бер еларга, бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк.

 Уйнап – көлеп шаярырга,     

Кызык уйлап чыгарырга.

Китап укырга бергәләп,

Сабый җанлы әти кирәк.

 

Яңа һөнәр өйрәнгәндә           

Акыллы киңәш бирергә.

Эшне эшләргә бергәләп,

Алтын куллы әти кирәк.

 

Ваемсызланып йөргәндә,       

Тиккә вакыт үткәргәндә.

“Сабак укытырга” әзрәк

Усал, кырыс әти кирәк.

 

Усалларга каршы барып,        

Хаксыз кыйналулар алып,

Йөрмәс өчен гел үпкәләп

Кыю, батыр әти кирәк.

Яшәү көчең ташып торса, 

Тормышың гел алга барса        

Максат булса биегрәк

Ярдәм өчен әти кирәк.

Тормыш сынаулары баскач,

Ялгышмыйча атлар өчен.

Булыр өчен җирдә терәк

Үз әтиең булу кирәк!

Балалар башкаруында җыр: “Солдатта булган диләр”

1 нче уен.  «Мылтык җыю».

Ике әти чыга. Әтиләрнең күзе бәйләнә, өстәлгә кул иттарткычлары куела. Күз йомган килеш шуны җыялар. Кем беренче җыеп бетерә, шул җиңуче була.

 

Музкаль пауза. Сүзне  әтиләргә бирәбез.  (Соңыннан барлык әтиләрдә уртага чакырылалар)

Балалар әтиләренә бүләкләрен тапшыралар.

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

 

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

 

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

 

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Балалар башкаруында җыр: “Бәйрәм бүген”

2 нче уен. “Токмач кисү”

2 әни  башына  косынка , алдына  алъяпкыч  бәйләп  билгеләнгән  араны  йөгереп  бара һәм скакалкада 10 га кадәр сикереп кире йөгереп кайта  һәм  алъяпкыч  белән  косынканы  салып  2  уенчыга  бирә . Уен  шулай  дәвам  итә.

 Музкаль пауза. Сүзне  әниләргә бирәбез.  (Соңыннан барлык әниләрдә уртага чакырылалар)

Балалар әниләренә бүләкләрен тапшыралар.

БЕЗНЕҢ  ГАИЛӘ - ҮРНӘК ГАИЛӘ,

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ - ДУС ГАИЛӘ.

ҺӘРЧАК ШУЛАЙ ИМИН БУЛЫП

ЯШӘСӘК  ИДЕ  БЕРГӘ!

Чираттагы уеныбызга  әти, әни һәм баланы чакырабыз.

3 нче уен. “ Тату гаилә “.

Әти һәм балалар катнаша. Бала әтисенең аяклары өстенә баса, әтисе баланы кулларыннан тотып билгеләнгән урынга бара һәм кайтканда да шулай кайталар.

Алар кайтып җиткәч  әниләр билгеләнгән урынга кадәр аяк араларына туп кыстырып сикереп баралар да, сыбызгы сызгыртып кире йөгереп кайталар. Аннан соң икенче гайлә китә. Уенны алдан төгәлләгән команда җиүче була.

Музкаль пауза. Командалардан бер концерт номеры.

4 нче уен.  "Тыңлаусыз шар".

 Әни кеше шарны таяк белән тотып идәнгә төшермичә билгеләнгән урынга алып барырга тиеш. Шарны боҗра эчендә калдырып таякны тотып чабып кайта. Ул таякны икенче катнашучы әнигә тапшыра. Икенче номерлы әни кеше таякны тотып билгеләнгән урынга кадәр чабып бара. һәм таяк белән төртеп шарны идәнгә төшермичә алып кайта. 3, 4 нче катнашучылар да шулай ук хәрәкәт итәләр.

5 нче уен. «Ташбака»

Бу уенга һәр командадан __ әтине чакырабыз.

Аркасына әйләнгән ташбака кебек арт белән кул-аякларга таянып басабыз, эчкә туп куела. Билгеләнгән урынга кадәр шулай барабыз һәм кире йөгереп кайтабыз.

Балалар башкаруында җыр. “Кояшлы ил”

Алып баручы:

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен  белеп кенә

Әйдәгез, бер яшик әле,

Елмаеп-көлеп кенә. (Х.Халиков)

Алдагы уеннарыбызга әти,әни һәм балаларны чакырабыз.

6 нчы уен. Әти белән әни куллары белән урындык ясыйлар, шунда баланы утыртып, билгеләнгән урынга йөгереп баралар , бала сыбызгыны сызгырткач кире әйләнеп килеп эстафетаны икенче гаиләгә тапшыралар..

7 нче уен : “ Җитез обручлар”.

Әти обручны бастырып куеп өстенә баса , аякларны күчереп , обручны әйләндереп алга таба бара һәм йөгереп кайта, эстафетаны әнигә тапшыра.Әниләр балаларга.Алар кечкенә обручны гәүдәгә киеп йөгереп кайталар.Эстафетаны икенче гайлә дәвам итә.

Бергә җыелганбыз икән

Нигә күңел ачмаска?!

Нигә бергә җырламаска?1

Балачакка кире кайтып,

Туйганчы уйнамаска ?!

Сүзне балаларга бирәбез.

Балалар башкаруында җыр. “Үз җырыбыз булсын әле”

“Зәңгәр вагон” көенә балалар әти –әниләрен дә уртага алып чыгып бергәләп бииләр.

      Тәрбияче:  Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, сезгә тагын бер кат шушы гаилә бәйрәменә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы кичәдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти-әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый кичәләрдә бергә-бергә күңел ачарга насыйп итсен.

     Гомер юлларыгыз озын булсын,                    

     Тигез тормыш аны бизәсен!                            

     Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

     Авырлыклар мәңге килмәсен.

Бәйрәмебезнең икенче өлеше чәй табыны янында


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти, Әни һәм мин - спорт гаиләсе

Спорт турында матур шигырьләр сөйләү, ярышларда катнашу һәм ярышларда җиңү теләгенә омтылу....

Әти - әни һәм мин спорт сөюче гаилә

Ачык күңел ачу иртәссе...

Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә

Конспект физкультурного развлечения для подготовительной группы...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен физкультура күңел ачу чарасы...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, ...