"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"
материал (подготовительная группа) на тему

Шарипова Эндже Гусмановна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен физкультура күңел ачу чарасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_sport.docx28.52 КБ

Предварительный просмотр:

 "Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен физкультура күңел ачу чарасы)

  1.  Кереш.

мавыктыргыч уеннар,  кызыклы һәм файдалы булган спорт бәйрәмнәре үткәрдек.

      Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше  балачактан  ук  үзенең  эчке  халәтен  яхшы  сиземләргә  һәм  сәламәтлеге  турында кайгырта  белергә  тиеш.  Яшәү  шартларыннан  чыгып,  организмың  өчен  уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.

      Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

      Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти-әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның  үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.        

Максат: балаларның физик активлыкларын үстерү;

                 әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру.

                 җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү;

                балаларны, әти -әниләрне сәламәтлекләрен сакларга, спорт белән   даими  шөгыльләнергә өндәү .  

   Үткәрү урыны: спортзал.

Җиһазлар: балалар  һәм  әти-  әниләр    спорт  киемнәреннән,  эмблемалар,  хәрефләр,  озын  бау,  урындыклар,  чана, кечкенә һәм зур туплар, кыршаулар, лента, гимнастик таяклар .  

Балалар музыка астында залга керәләр,бию башкаралар.

Балалар шигыре.

А.Әдилә:

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе

Бәйрәмнәрдә генә түгел,һәрвакытта

Килә сезне хөрмәт итәсе.

Дилия:

Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Саулык- сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

Зөлфия:

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Ралинә:

Бәхетле мин бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

М.Әдилә:

Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына.

Әтиле-әниле булу

Зур бәхет була миңа.

Камилла:

Әтиләрне- әниләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

1алып баручы: “Сәламәтлек - зур байлык”,- дип

Юкка гына әйтмиләр.

Сәламәтлекнең килгәнен                      

Өйдә утырып көтмиләр.

Юкка гына әйтмиләр.

Сәламәтлекнең килгәнен                      

Өйдә утырып көтмиләр.                  

2алып баручы:  Нәрсә соң ул сәламәтлек?                                

                  Кайсыгыз җавап бирә?

                  Сәламәт яшәү рәвешен

                  Һәркем үзенчә күрә.

1алып баручы:

Сәламәтлек,-ди бер бала                  

 Тауда чана шууда                  

Әдәпле һәм тәртипле,                  

Уңган бала булуда.

2алып баручы

Сәламәтлек,-ди бер үсмер,                

Тауда чаңгы шууда.

Наркотиктан башка гына                

Таңны каршылый алуда.

1алып баручы

 Сәламәтлек,-ди бер кызчык                

Алдынгы булу укуда.                

Компьютер дигән тартмада                

Аралаша алуда.

2алып баручы

Сәламәтлек,- ди бер табиб                

Авырмыйча яшәүдә.                

Алга килгән авыртуга                

 Дөрес дәва бирүдә.  

Ярышны башлаганчы, командалар ярышы булгач аларны бәяләүче, жюри әгьзалары да булырга тиеш бит инде. (жюри сайлау). Жюриларыбыз бакча мөдире Фаттахова Ш.Т. һәм Садыйкова Н.Р.  Жюри белән таныштык, хәзер сүзне командаларга бирәбез, бәлки аларның безгә әйтер сүзләре бардыр.

  1. Иртәнге зарядка.    

 Иртәнге зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез. Иртәнге зарядка гадәти һәм “тематик” та була икән.Тематик зарядка        нинди дә булса һөнәр ияләренә багышлана.

5 әр күнегүдән торган түбәндәге һөнәр ияләренә багышланган зарядка уйлап табыгыз.

1) Төзүчеләр зарядкасы.                                        

1) Сыер савучылар зарядкасы.

Без бүген гадәти зарядка ясарга әти- әниләребезне дә чакырабыз.

Сез әзерме безнең белән                              

Арыганчы уйнарга?

     Күңелле уен башладык,

     Әйдә, зарядка ясарга.

 Камыр батыр керә: Исәнмесез, спорт бәйрәме шушындамы соң ул?

1алып баручы: -Син дөрес килдең, Камыр батыр, бездә бүген гаиләләр белән спорт бәйрәме.

Камыр батыр: Спорт бәйрәмнәре башлана дигәч, бик озак әзерләндем,  

1алып баручы: Кесәң бик калын күренә синең Камыр батыр.  

Камыр батыр: Анда конфетлар. Шикәрең аз дигәч, шикәр дә капкалап йөрим еш.

1алып баручы: Камыр батыр, әйдә көчеңне күрсәт инде, әтиләр белән кул көрәштереп карыйсыдыр бит.

Кул көрәштерә. 

1алып баручы: Балалар белән дә көч сынашып кара әле, бәлки аларны җиңә алырсың.

Аркан тартышу.

1алып баручы: Камыр батыр, киләсе елга кадәр көч җыясың бар әле, без синең белән саубуллашабыз.

1алып баручы: Әйдәгез бүгенге бәйрәмдә катнашучы гаиләләр белән танышып үтик. Аларны көч биреп, кул чабып каршы алыйк. Менә алар: Җитезләр командасы - Халитовалар, Мухутдиновалар, Шариповалар. Дуслык командасы - Турухиннар,  Халитовалар, Гайфуллиннар  гаиләсе.  Ягез, уенны башлыйк.  

хәзер сүзне командаларга бирәбез, бәлки аларның безгә әйтер сүзләре бардыр.

1.Исеме, 2.Девизы З.Эмблемасы 4.Күчтәнәче. Танышулар тәмам. Ниһаять жюри әгъзаларына
командаларга уңышлар теләп ярышны башлыйбыз.

Алып баручы:

1. Командаларыбыз өчен чираттагы уеныбыз, ярыш биремен тәкъдим итәбез. Исеме «Җитез күбәләк кортлары» дип атала. Күз алдына китердегезме (гусеница шуышып йөрүче кортларны). Бирем болай, командалар бер - бер артлы үз урыннарына басалар. Иң беренче басып торучы уенчы урынында әйләнеп чыга, икенче уенчы аның биленә тотына, икәу әйләнеп чыгалар, өченче уенчы тотына, өчәү әйләнеп чыгалар... соңгы уенчы белән әйләнделәр. Хәзер кулларны җилкәләргә кучерәбез, кубәләк кортларына әйләндек, чүгәлибез һәм менә монда куелган уенчыкларга кагылмыйча җимермичә, чүгәләгән килеш, кулларны ычкындырмыйча соңга кадәр барабыз һәм кире әйләнеп шулай ук урыннарыбызга киләбез, старт сызыгыннан барыбыз да чыгып беткәч кенә басабыз. Кем бирелгән биремне төгәл үти, шул команда җиңүче, чүгәләгән килеш тормаска, кулларны ычкындырмаска, әйберләрне аудармаска әзерме? Башладык. Жюри әгъзалары, игътибарыгызны тупладыгызмы?
Балалар шигыре:

Регина:

Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

Җыр: “Солдат булам”.

Алып баручы:

Ярышыбызны дәвам итәбез.Хәзер без сезнең белән рус халык әкияте «Шалкан»ны уйныйбыз. Әчтәлеген барыбыз да беләбез.Командаларда безнең алтышар кеше, безгә алты персонаж кирәк. Уен барышында башын уйныйбыз, бабай чыга шалканны утырта, карый, алып баручы сөйли, шалкан зур булып үсте дигәч кенә шалкан чыгып утыра. Алып баручы сөйли, бабай йолкып карый, шалкан йолкынмый, бабай кире килеп старт сызыгына баса, алып баручы «башладык»дип команда биргәч кенә ярыш башлана, бабай йөгереп урап килә, әбине ала, җитәкләшеп шалканны урап йөгереп киләләр, тычканны соңгы итеп алганчы шулай дәвам итә,тычкаины алып шалканны уратканда, тычкан шалканны йолкып әләктереп йөгерергә тиеш, бөтенесе бергә старт сызыгының бу өлешенә чыккач, уен тәмамлана. Әкиятне кем ышандырырлык итеп уйный, шул җиңүче.

(Шалкан

(Рус халык әкияте)

Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде. Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый.

Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә Әбине дә чакырды. Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.

Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.

Әбинең Кызы, шалканны тартышырга, Акбайны чакырды. Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.

Акбай ярдәмгә Песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.

Песи Тычканны чакырып китерде. Тычкан — Песигә, Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга ябышты. Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты.)
Алып баручы: 

Чираттагы ярыш. ,,Кем юанрак?". 
Бу ярыш балалар арасында уздырыла. Билгеләнгән вакыт эчендә сайлап куелган баланың киеменә кечкенә туплар тутыралар. Ахырдан һәр баланың киеменә ничә туп сыйганын саныйлар. Күбрәк туп тутырган команда җиңүче булып санала. 

Балалар шигыре:

Рәнис:

Яшәсен әтиләр-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Ислам:

Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә

Ул-тынычлык бәйрәме

Аны һәркеше белә-

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Рүзәл:

Бу -солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.-

Әтиләрне,абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Артур:

Батыр һөнәр бар җирдә-

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Раил:

Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант.

Барсының да исеме

Дөньяда бер – ул солдат.

А.Данил:

Олысы һәм кечесе,

Шул һөнәрне үз иткән.

Күкрәк белән ут каплап,

Күпләре шәһит киткән.

В.Аяз:

Ватанны саклаучылар-

Аямыйлар үз – үзен.

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы һәм түзем.

Эмиль

Ярый әле, кыю абыйлар бар-

Туган илебезне сакларга.

Уяу тора алар ил чигендә,

Сатмас аны һич тә ятларга.

Х.Аяз:

Ярый әле, янда әтиләр бар

Гаилә иминлеген якларга.

Малайларны күреп, ныгып үсә,

Ышанычын аның акларга.

Алмаз:

Ярый әле, җирдә бабайлар бар-

Хәтерләтеп сугыш елларын.

Ярый әле, бирдә кыюлык бар-

Тибрәтергә йөрәк кылларын.

С.Даниил:

Бабай да солдат булган

Әти дә солдат булган

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган...

Илнар:

У меня пока игрушки:

Танки, пистолеты, пушки,

Оловянные солдаты,

Бронепоезд, автоматы.

А когда настанет срок,

 Чтоб служить спокойно мог.

Җыр: “Ты не бойся Мама”

У меня матроска, 
Шашка у меня. 
Мне купила мама 
Быстрого коня. 
        Эй, вперед ребята  
        Шашка на голо. 
       Ты не бойся, мама, 
       Никого.

За моей кроваткой 
Загудел мотор, 
Покатил по полу 
Бронетранспортёр. 
       Падают снаряды, 
       Завязался бой. 
       Ты не бойся, мама, 
       Я с тобой!

На столе ракета. 
Не пройти врагу. 
Наши самолёты 
Небо берегут. 
         Не погаснет солнце, 
         Не погибнет сад. 
         Ты не бойся, мама, 
         Я – солдат.

Вырасту, как папа, 
Пролетят года, 
И отменят войны 
Люди навсегда. 
         Пусть не знает горя 
         Добрый шар земной. 
         Ты не бойся, мама, 
         Я с тобой!

Алып баручы: Командалар үзләренең әзерләп килгән күчтәнәчләрен күрсәтәләр.

Алып баручы: Соңгы ярышыбыз:  "Алма җыябыз"дип атала. 
Әтиләр балаларын иңбашына утырталар. Балаларның кулларында кәрзин. Әниләр билгеле бер ераклыктан кечкенә туп ыргыталар, ә балалар шул тупларны кәрзин белән тотып алырга тырыша. Очколар шулай ук кәрзингә кергән туп санына карап билгеләнә. 

Җыр: "Пригласите песенку!"

(слова и музыка Галины Капли)

1. Мы по белу свету весело идем,

Песни разные мы слышим и поем.

В мире много песен звонких, озорных,

И веселых, и немножко заводных.

ПРИПЕВ: Тук-тук-тук, откройте дверь,

Пригласите песенку скорей.

Песня в путь всех позовет,

Взрослых и детей с собой возьмет.

2. И на море на причале корабли,

Звезды весело кивали до зари.

Песню смелую пропели нам в горах,

А одну услышали в своих мечтах.

3. Песню нежную пропел нам ручеек,

Подхватил ее прохладный ветерок.

Заплясали все ромашки на лугу,

Удержать в себе я песню не могу.
Алып баручы: Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. 

Җиңүчеләрне бүләкләү.

Алып баручы:

Афәрин! Һәр команда да бик җитез, өлгер, сәләтле икәнен исбатлап күрсәтте. Алар һәр уенны кагыйдәсенә туры китереп үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга. Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирик, алар уеннарның нәтиҗәләре белән таныштырып үтсеннәр.( Очколар саналып,  урыннар билгеләнә һәм һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә).

     Алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, сезгә тагын бер кат шушы  бәйрәмгә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы кичәдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти-әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый кичәләрдә бергә-бергә күңел ачарга насыйп итсен.

      Гомер юлларыгыз озын булсын,                    

     Тигез тормыш аны бизәсен!                            

      Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

     Авырлыклар мәңге килмәсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти, Әни һәм мин - спорт гаиләсе

Спорт турында матур шигырьләр сөйләү, ярышларда катнашу һәм ярышларда җиңү теләгенә омтылу....

Әти - әни һәм мин спорт сөюче гаилә

Ачык күңел ачу иртәссе...

Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә

Конспект физкультурного развлечения для подготовительной группы...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, ...

Спорт сөюче гаилә.

Уртанчылар төркемендә гаилә бәйрәме....