Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә
план-конспект занятия по физкультуре (подготовительная группа) на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Конспект физкультурного развлечения для подготовительной группы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eti_eni_min_sport_gailese.docx24.64 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.

2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру.

 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.

4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Җиһазлар: Сыбызгы,3 туп, 3 гимнастик таяк, 6 кыршау ,15 теннис шары, кечкенә чиләкләр, себеркеләр, стенага гаилә турында канатлы сүзләр язылган плакатлар эленә:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Бүген Халыкара гаилә көне. Ул 1994 елдан БМО Баш Гомумҗыенының карары нигезендә ел саен билгеләп үтелә.

Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе.Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә. Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балаларыбыз безгә карата рәхимле булсыннар иде.

Без бүген “Әти, әни, мин –спорт сөюче гаилә” исеме астында күңел ачу үткәрергә җыелдык. Кеше һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылып яши. Спорт-ул сәламәтлек тә, тормыш та, эзләнү дә, җиңү дә.

Шатлык- күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Гаилә  бәйрәме  бездә!

  Бәйрәмсез  бик күңелсез шул,

Күңелсездер сезгә дә.

 Бәйрәмнәр  кирәк безгә дә,

 Бәйрәмнәр  кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бу ярышта безнең җитез балаларыбыз һәм аларның яраткан әти-әниләре катнаша. Бәйрәмебезнең уенчыларын каршы алыгыз.

Музыка астында чыгалар.

-Газизовлар гаиләсе.

-Зариповлар гаиләсе

-Зиязетдиновлар гаиләсе.

Ә сезнең уңышларыгызны хөрмәтле жюри билгеләп барыр.

 Хәзер конкурсыбызны башлыйбыз.

1конкурс- гаилә командаларының “Визит карточкасы”. Шушында күренә инде командаларның үткен теллелеге, таланты, хезмәт сөючәнлеге, үз-үзләрен күрсәтә белүләре.Бу биремне кайсыгыз иң оста үтәр микән . Максималь балл-5балл.

2 конкурс- “Күңелле туп”.

Әтиләр- тупны ике тез арасына кыстырып, төшермичә, кегляны урап, урыннарына килеп басалар.

Әниләр- тупны бер кул белән сикертеп барып киләләр.

Балалар-тупны кочаклап йөгереп киләләр.

3 конкурс-“Тырыш кырмыскалар”.

Эстафета өчен һәр командага бер гимнастика таягы кирәк булачак.

Әтиләр гимнастика таягын алып, билгеләнгән урынга йөгерә. Кире йөгереп килеп, таякка әниләрне тотындыра. Алар эстафетаны дәвам итәләр. Алары да, йөгереп килеп, балаларны ярдәмгә чакыралар. Әлеге авыр йөкне иң беренче булып финиш сызыгына китергән команда җиңүче була.

4 конкурс- “Энә күзе”.

Командалар каршысына, бер-берсеннән берникадәр ара калдырып, ике кыршау салына. Сигнал булуга , һәр команданың беренче уенчысы, кыршауга кадәр йөгереп килә, аны күтәреп эченә керә, тиз генә чыгып, икенче кыршауга таба йөгерә.Кегляны урап, күнегүләр кире кайтканда да эшләнә. Беренче уенчы үз командасы янына йөгереп кайткач, уенны икенче уенчы дәвам итә. Биремне иң тиз башкарган команда җиңүче була.

5 конкурс-“Интелектуаль»

Һәр командага сораулар бирелә. Иң дөрес җавап биргән команда җиңүче була.

Командалар өчен сораулар:

1.Бокс мәйданчыгы ничек дип атала? (Ринг.)

2.Теннис уены мәйданчыгы? (Корт.)

3.Цирк аренасы икенче төрле ничек атала?( Манеж. )

4.Бер түбә астында яшәүче ата, ана, бабай,әби. (Гаилә.)

5.Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни.).

1.Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? (Медаль, кубок.)

2.Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (Шугалак.)

3.Спорт ярышлары һәм бәйрәмнәр үткәрелгән мәйдан? (Стадион.)

4.Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа карамастан, аны һәркем ярата. (Бала.)

5.Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. (Әби.)

1.Ат узышлары үткәрелгән урын? (Ипподром.)

2.Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (Алка.)

3.  Хоккейны кем уйнамый?(Куркак кеше)  

4.Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (Уенчык.)

5.«Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи

дигән шигырь юлларының авторы кем? (Г.Тукай.)

6 конкурс-“Әти белән икәүләп”.

Бу ярышка әтиләр һәм балалар чакырыла. Әтиләрнең кулында кыршау. Сигнал булгач  әтиләр кыршауны әйләндерә башлыйлар, ә балалар кыршауның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып йөриләр. Кире әйләнеп килгәнче шулай башкарыла.

7 конкурс-“Юмористик эстафета”.

Башта минем сорауларга җавап бирегез әле.

-Иң беренче хатын-кыз очучы? (Убырлы Карчык)

-Убырлы карчыкның очу аппаратының исеме?

Әниләр үзләренең юлында чиләктән 5 теннис шарын таратып куя.

Балалар себеркегә атланып йөгерәләр.

Әтиләр шул себерке белән шарларны җыеп алалар.

Жюри нәтиҗә ясый.  Җиңүчеләр билгеләнә . Истәлек бүләкләре тапшырыла.

 «Я,  ты,  он, она - вместе дружная семья....» музыкасы астында әтиләр шарны болгап торалар. Әниләр белән балалар әтиләрне әйләнеп чыгалар. Ахырда барысы да кулларын өскә күтәрәләр һәм кулларын чәбәклиләр.

-Шушы уеныбыз белән без “Гаилә –ул бөек могҗиза. Сез аны саклагыз!” дип әйтергә теләдек. Ә хәзергә сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

                                                                               “РАСЛЫЙМ”

                                                                        Иске Кормаш балалар

                                                                        бакчасы  мөдире

                                                                        _______Нәгыймова Г.Ә.

“Әти, әни, мин –спорт сөюче гаилә”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен физкультура күңел ачу чарасы)

Тәрбияче: Фәрдиева Л.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти, Әни һәм мин - спорт гаиләсе

Спорт турында матур шигырьләр сөйләү, ярышларда катнашу һәм ярышларда җиңү теләгенә омтылу....

Әти - әни һәм мин спорт сөюче гаилә

Ачык күңел ачу иртәссе...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен физкультура күңел ачу чарасы...

"Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, ...

Спорт сөюче гаилә.

Уртанчылар төркемендә гаилә бәйрәме....