Утырып бер ял итик!
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (младшая группа) на тему

Закиржанова Лилия Рамзилевна

1 нче кечкенәләр төркемендә үстерешле лего кулланып танып белү шөгыленнән конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zkairzhanova_l._r._mbdouno2.docx16.49 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: лего уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

Бурычлар:

1.Кечкенә курчакларга ярдәм итәргә теләк уяту.

2. Кул, бармак вак моториксын үстерү, төсләр тануны, үрнәк буенча гади корылмалар төзүне ныгыту.

3. Корылмаларның масштабларына туры китереп, өстәмә сюжетлы уенчыклар кулланырга өйрәтү.

Җиһазлар: лего, поднослар, лего курчаклары, проектр, эскәмия, һәр балага эмблемалар.

Эшчәнлек барышы:

-Хәерле иртә, балалар! Безнең янга бик күп апалар кунакка килгән, әйдәгез, алар белән исәнләшик!

-Исәнмесез! Хәерле иртә!

-Балалар, игътибар итегез әле, тышта кайсы вакыт?

(Яз)

-Ә яз икәнен каян белдегез?

- Кояш җылыта, карлар эри, түбәдән тамчы тама, бозлар эри, көн җылы!

- Әйе, дөрес! Тышта көннәр җылыткач, балалар да ешрак уйнарга чыгалар. Карагыз әле, менә монда кечкенә малайлар, кызлар уен мәйданчыгына чыкканнар! Әйдәгез, без дә үзебезнең дуслыгыбызны  күрсәтеп, алар белән якыннанрак танышыйк!

(Һәр бала үзенә бер курчак ала)

Алар белән дуслашыйк!

Дидактик уен:

“Кемнең курчагы нинди?”

-Кемнең курчагының чалбары зәңгәр?

-Кемнең курчагының кепкасы яшел?

-Кемнең курчагының кепкасы кызыл?

-Кемнең курчагының күлмәге яшел?

-Кемнең курчагының күлмәге ак?

-Кемнең курчагының чәче кара?

-Кемнең курчагы кыз?

- Кемнең курчагы малай?

-Молодцы, балалар! Ә хәзер матур курчакларыбызны уртага куйыйк!

Алар бик арганнар, ял итәселәре килә. Әйдәгез, курчакларга ярдәм итик! Балалар, курчакларга эскәмияләр ясап бирсәк, сез ризамы?

-Сезнең эскәмияләрне кайсы урыннанрда күргәнегез бар?

(капка төбендә, ишегалдында, урамда, паркта, һ.б.)

Дөрес балалар, эскәмияләре төрле урыннарда булырга мөмкин, аларны кешеләр утырып ял итсен өчен ясыйлар.

Менә без дә бүген курчакларыбызга эскәмияләр ясыйк!

  • Миңа  таба борылып утырыгыз!

Эскәмия ясау методикасын аңлату.

Өслеген кире ягы белән борып куябыз, ике башына аякларын ясыйбыз. Шакмакларны ике башына урнаштырабыз.

Һәм эскәмия әзер булгач, аны әйләндереп куябыз, ә курчакларны матур эскәмиягә утыртып куябыз!

Эскәмияне ясый башлаганчы кулларыбызны  бераз ял итеп алыйк!

Физкультминут.

Менә минем бармаклар

Шаян алар, шук алар.

Бармаклар гел уйныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар.

Ашыкмыйча, көтсеннәр,

Бераз ял да итсеннәр!

Балалар эше.

-Ә хәзер барыбыз да эскәмиягә утырган  курчакларыбызны уен мәйданчыгына алып килеп куйыйк! Алар утырып ял итсеннәр!

-Балалар, карагыз әле, эскәмиядә кем утыра соң?

-Зәлия!

-Зәлия утырган эскәмия нинди төстә?

-Зәңнәр!

- Бәтәч, безнең Зәлиягә ни булган? Үпкәләп утырамы әллә?

Балалар,үпкәләү нинди гадәт?

-Дөрес, начар гадәт!

Әйдәгез, Зәлияне юатып алыйк әле!

Бу балага ни булган,

Әллә инде авырган?

Итәшен дә табалмый,

Урыннан да торалмый,

Әйдә,әйдә, син йөгер,

Иптәшең табып китер!

-Зәлия син үз чәчәгеңнең төсендә парын тап!

- Молодец! Без дә  үзебенең иптәшләреезне табыйк!

Менә шулай, дус,тату булып, ярдәмчел булып яшик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"

Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку....

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

“Йомры икмәкә ярдәм итик”

Уртанчылар төркемендә математик күңел ачу...

Конспект открытого занятия по музыке в детском саду "Болытка утырып сәяхәт иленә"

Это музыкальное занятие для детей 4-5 лет с использованием творческих заданий в следующих видах музыкальной деятельности: музыкально-двигательных упражнениях, активном слушании, элементарном музициров...