Хезмәт төбе хәзинә
план-конспект урока по конструированию, ручному труду (старшая группа) на тему

Самигуллина Лилия Марсовна
Хезмәт төбе хәзинә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hezmt_tobe_hzin.docx20.99 КБ

Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «ТАМЧЫКАЙ» БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

Мәктәпкә хәзерлек  группасы өчен төзелгән занятие конспекты

” Хезмәт төбе хәзинә ”

Самигуллина Лилия Марсовна

югары категорияле тәрбияче

2016-2017 учебный год

Тема: ” Хезмәт төбе хәзинә ”

(мәктәпкә хәзерлек  группасы өчен төзелгән занятие конспекты )

Максат: Балаларда өлкәннәргә булышу ,хезмәт кую теләге тудыру .

Бурычлар:

                  1.Балаларның фикер йөртә белү сәләтен,диологик сөйләмен үстерү;

                 2. Балаларны яран гөл белән таныштырып,аларның  экологик  белемнәрен  арттыру;

                 3.Әти –әнигә  һәм өлкәннәргә ярдәм итеп ,хезмәт күнекмәләренә өйрәтү;

                4. Балаларда шәхси хезмәткә һәм башкаларның хезмәтенә кыйммәти мөнәсәбәт

                   тәрбияләү;

Актив сүзлек:бүлмә гөлләре,файдалы,саф һава;

Алдан эшләнгән эш:бүлмә гөлләренең файдалы үзенчәлекләрен кабатлау;

Катнашалар: 8 бала ;

Сүзлек:эш киеме,яран гөл,сулыш органнары.

Җиһазлар:экран,ноутбук,гөл үсентеләре һәм савытлары ,кулланылган кәгазьләр,гөлләр өчен туфрак,кечкенә көрәкләр,су сипкечләр,үтә куренмәле савытлар .

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, музыка  тыңлау, слайдлар карау.

Кулланылган әдәбият:Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге З.М.Зарипова , А.Х. Габдрахимова, А.Т.Миникаева, Казанань – 2013г.; Туган төлдә сөйләшәбез З.М. Зарипова Казань – 2012; Балалар бакчасы тәрбиәчеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия К.В. Закирова Казань – 2011г.

Эшчәнлек барышы:

-Исәнмесез ,балалар!Хәерле көн!Хәлләрегез ничек? Мин Лилия Марсовна ,балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим .Бүген яңа дуслар табарга телим ,сезнең арада бик тырыш,күп белергә теләүче ,хезмәт яратучы балалар бармы?( балаларның җаваплары тыңланыла) Димәк ,сез минем дусларым!

-Игътибар,экранда ике бүлмә сүрәтләнгән ,сез ничек уйлыйсыз,кайсында яшәү уңайлы һәм күңеллерәк булыр?( балаларның җаваплары  тыңланыла)

-Ә сез нинди бүлмә гөлләре беләсез?( балаларның җаваплары тыңланыла)

-Гомүмән,бүлмә гөлләре кирәкме һәм алар ни өчен кирәк?( балаларның җаваплары тыңланыла)

-Бүлмә гөлләре матур да ,шул ук вакытта файдалы да булырга тиеш! Сез минем белән килешәсезме?( балаларның  җаваплары тыңланыла)

-Яран гөлнен туган ягы Африка,тик бу гөлне безнең әбиләребез бик теләп утырталар ,чөнки яран гөл бик матур да шул ук вакытта файдалы үзенчәлекләре дә күп. Яран гөлнең яфраклары эфир майлары бүлеп чыгара ,бу кешенең сулыш органнарына бик  уңай тәэсир итә.(балалар белән берлектә  яран гөленең  яфрагын тотып, иснәп карау, балаларның  фикерләрен тыңлау )

-Бу файдалы да ,шул ук вакытта бик матур да булган яран гөлен утырту теләге туды миндә,сез миңа теләктәшлек итәсезме ?( балаларның  җаваплары тыңланыла)

(Балаларга эш киемнәре һэм әсбаплары тәгәгъдим  ителә.Эш әсбаплары белән урынлы куллану һәм гөл үсентесе белән  йомшак мөнәсәбәттә булырга кирәклеге балаларга аңлатыла .)

-Гөл  дә кешеләр кебек таныш булмаган ,чит җиргә килгәч боега, күңелсезләнә.Тамырлары ныгыганчы, без аны үтә күренмәле савыт белән каплап куябыз.  Үзегез утырткан гөлгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз .Төбе коры булса ,су сибәргә онытмагыз.Ә гөлнең яфраклары турайгач,инде ул күңелсезләнми башлагач ,капкачын салдырып  башка гөл яисә үсенте утыртырга була .Тик нинди генә эш башкарсагыз да өлкәннәр белән киңәшләшергә онытмагыз .Үзегезнең ярдәмегезне  әти-әниегезгә тәгъдим  итегез!Ә өлкәннәр сезнең ярдәмегезгә әлбәттә бик шатланачаклар.

-Сез бик тырыш балалар икәнсез!Яңа дуслар табуыма мин бик шатмын !Сезгә бүгенге чара ошадымы ?Ошаса,ни өчен ошады ?

-Ә бу гөлләр безнең дуслыгыбызның билгесе булсын! Киләчәктә дә уңышлар телим сезгә,минем кечкенә дусларым!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар-практикум "Хезмәт ит тә, мактан; уйнап көл дә, шатлан”

Тәрбиячеләрнең сюжетлы-рольле уеннарны оештыруда белем һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү, катлаулы педагогик ситуацияләрдән чыга белү осталыкларык камилләштерү, сюжетлы-рольле уеннарны оештыру...

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.

3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...

Кайсы транспорт нинди хезмәт күрсәтә

Кайсы транспорт нинди хезмәт күрсәтә - презентация. Балалар өчен күрсәтмә материал...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

Тукымадан кош ясау (кул хезмәте)

Тукымадан кош ясау өчен 20-20 см. тукыма, кәгазь салфетка , җеп(ирис) кирәк була...