Методическое пособие «Татар фонетикасына хас авазларны әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү» («Коррекция произношения звуков татарской фонетики»)
методическая разработка по логопедии (старшая группа) по теме

В методическом пособии представлен теоретический обзор литературы по проблеме исследования, а также систематизирован практический материал по постановке звуков татарской фонетики, используя артикуляционную гимнастику, упражнения по выработке воздушной струи и по подражанию, механический способ и способы закрепления поставленных звуков.Новизна темы исследования, степень актуальности, значимость исследования в теоретическом и практическом плане определяется необходимостью совершенствования методов и приемов коррекционно-педагогической работы по постановке звуков татарской фонетики, что в свою очередь будет способствовать созданию благоприятных условий, позволяющих предупредить нарушения произношения звуков данной категории детей в условиях образовательного учреждения.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАР ФОНЕТИКАСЫНА ХАС АВАЗЛАРНЫ ДӨРЕСЛӘҮ ЫСУЛЛАРЫ

(практик эш тәҗрибәсе нигезендә төзелгән методик кулланма)

Сөнгатуллина Рушания Госмановна

Эчтәлек

  1.           Кереш                                                                                                                           - 1 б.
  2. Төп өлеш.
  1. Укытучы- логопедның  татар теленә генә хас тартык авазларны дөресләү

схемасы                                                                                                                                    - 2 б.

  1. Татар теленә генә хас сузык авазларны әйтүдә еш очрый торган хаталар

һәм аларны төзәтү ысуллары                                                                                                  - 6 б.

  1. Йомгаклау                                                                                                                    - 7 б.

Кереш  

Табигать авазларга бай. Кеше шул хәзинәләрдән үзенә кирәкле авазларны алган, сүзләр төзегән. “Тел күрке — сүз, сүз күрке — аваз” тәгъбире әнә шуңа бәйле.

Һәрбер телнең үзенә хас булган авазлар эзлеклелеге бар. Шуңа күрә  һәр телнең авазлары үзенчәлекле сыйфатларга ия. Балалар бакчасында һәм мәктәптә балаларның авазларны дөрес әйтүе әһәмиятле. Сөйләмендә кимчелек булган балалар сүздә авазлар санын, аларның чиратлашуын билгели алмыйлар, бирелгән авазлар кергән сүзләрне атаганда кыенсыналар.

Шәһәр җирендә икетеллелек шартларында балалар татар теленә генә хас һ, в (w) авазларын бозып әйтү бик еш очрый: ирен-ирен в (w) авазы урынына ирен-теш в авазын (алынма сүзләрдә әйтелә торган) кулланып “тавык” дию, һ авазы урынына х авазы белән “шәхәр” дип әйтү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Үземнең күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: безнең Киров районының 321 нче балалар бакчасы татар балалар бакчасы булуга карамастан, аңа килүче балаларның бик азы къ, гъ, һ, җ, ң, в(w), ч  тартык авазларын, а,ә, о, ө, ы, э-е, ү сузыкларын дөрес әйтә ала. Димәк, безгә укытучы-логопедларга, кимчелекле авазлар өстендә эшләгәндә, бу авазларны да дөресләп китү һәм татар балаларының туган телендә матур, дөрес, аһәңле итеп сөйләшә белүләренә игътибарны көчәйтү бурычы куела. Балаларның ике телне (рус һәм татар) бутап, татарча сүзләрдә рус акцентлы авазлар кулланып, ярым-йорты телдә сөйләшүләре телнең мәгънәви ягына зыян китерәләр, алга таба белем алуларын да катлауландыра.

Төп өлеш

Укытучы- логопедның  татар теленә генә хас тартык авазларны дөресләү схемасы

Авазлар

Артикуляция күнегүләре

Һава агымын булдыру күнегүләре

Охшату буенча авазны чыгару

Механик ярдәм белән авазны чыгару

Ныгыту

КЪ, ГЪ авазлары – шаулы, өрелмәле тартык-лар

“Таучык” “Кәтүк” “Салма” (“Трубочка”) “Елмаю”

—“Тамак чайкау” Башны аз гына артка җибәреп, су белән тамак чайкагандагы хәрәкәт ясыйбыз: гъ-гъ-гъ                 —“Тамак төбенә кылчык кадал-ган”  къ-къ-къ       —“Казлар каңгыл дый”: га-га-га кыйгак-кыйгак     -“Үрдәк бакыл- дый”: бак-бак-бак -“Тавык  кытак- лый”: ко-ко-ко

—Яссы калак (шпатель) яки баланың үз бармагы белән теленә җиңелчә генә басып г ( к) авазын әйтүен сорыйбыз, (телне артка бугазга этәргә кирәк).    —Шул ук алым белән калын Т, Д авазларыннан ТА—КА           ДА—ГА

—Калын сузык ку-шылмасы белән ачык иҗекләр- дә          ГА  ГО ГУ      ГЫ —Баш һәм урта бармак-ларны бугазга тидереп алып, авазның барлыкка килү урынын искәртеп тору      

                       

Ң авазы борын тартыгы

—“Сәгать суга”: даң-даң-даң

—Тел аскы тешләргә тиеп тора, яссы калак белән яки баланың үз бармагы белән теленә җиңелчә генә басып  (телне артка бугазга этәргә кирәк) Н авазын әйтергә кушабыз.  

—Калын сузыклар кушылма-сы белән ябык иҗекләр- дә            АҢ     ОҢ УҢ     ЫҢ     

В (W) авазы – өрелмәле ирен-ирен тартыгы

—Иреннәр бик нык бөрелеп, һаваны шул бөрелгән түгәрәк аркылы өреп чыгару

—“Бала елый”: wa – wa – wa              —“Эт өрә”:          way -    way          

—Калын сузыклар кушылма-сы белән ачык иҗекләр- дә          Wa    Wо Wы   Чагыштыру күнегүлә-ре:      ваза-вак

Ч, Җ авазлары-шаулы, өрелмәле тартык-лар

 

“Чокыр”   “Өске тешләрне чис-тарту” “Тыңламаган телгә җәза бирү”     “Вагон тавыш лары” (т-т-т) ”Буяучы” “Өске ирендәге кайнатманы ялау”           “Ат чаба”  “Барабанчы” “Гөмбә-гармун”

“Елмаю-салма” “Коймак пешерәбез” “Ирендәге чокыр”

—“Фокус” (борыннан мамыкны өреп төшерү”

—Балага с авазын әйтергә кушып, логопед бу вакыт та зонд ярдәмендә телне аскы теш- ләрдән аерып, тел нең алгы өлешен өске теш казнала- рына якынлаш- тыра, ләкин тими (өске теш казна –лыклары белән тел арасында ярык барлыкка ки лә) аваз шул ярык та һава өрелеп чыгу юлы белән ясала.                  —Йомшак т [т′] авазын тел очын алгы өске кискеч теш уртларына күтәреп пышыл -дап кабатларга        ТЧ,  ТЧ,  ЧЧ,  ЧЧ —Ч авазын тавыш

белән әйтсәң, Җ авазы барлыкка килә.                     —Ш—Ч  артику –циясе бертөрле, ләкин   Ч авазын әйткәндә, тел кие-

—Калын сузыклар кушылма-сы белән ачык иҗекләр- дә         ЧА     ҖА ЧО     ҖО ЧУ     ҖУ ЧЫ    ҖЫ           

ренке рәвештә өс ке тешләргә якын рак терәлә, Ш ава зын әйткәндә иреннәр түгәрәк- ләнеп бераз алга сузыла.

Х авазы – шаулы  өрелмәле тартык

“Кәтүк” “Качышлы”

—“Кычкырып көлү”: ХА-ХА-ХА —“Аптырау”: ХЫ

—Баланың теленә яссы калак (шпа- тель) белән җиңел чә генә басып, телнең арткы өле- шен йомшак аңкауга якынай- табыз: калын Х ки леп чыга (тавыш ярылары калтыра-мый).

—Калын сузыклар кушылма-сы белән ачык иҗекләр- дә          ХА     ХО ХУ     ХЫ     

Һ авазы- шаулы, өрелмәле йоткы-лык тартыгы

Бала тирән итеп сулыш ала, орынын кысып, һава ны авыз аша чыгара. Та -мактан нәр -сәнедәр этеп чыгарырга тырышкандагы кебек итә без. (Һаваны авыз аша чыгарабыз)

—Пышылдап басым белән Ы авазын әйтсәң,  калын Һ авазы чыга.                     —Пышылдап басым белән нечкә Э-е  авазын әйтсәң ,    нечкә  Һ авазы   чыга          

—Калын сузыклар кушылма-сы белән ачык иҗекләр- дә          ҺА     ҺО ҺУ     ҺЫ

—Х,Һ аваз ларын ча- гыштыру      

Хава-һава

Татар теленә генә хас сузык авазларны әйтүдә еш очрый торган хаталар һәм аларны төзәтү ысуллары      

Сузык авазлар сүзгә моң кертә. Сүздә сузык авазлар булу аны матурайта, яңгырашлы итә. Сузык авазлар тавыш ярылары ярдәмендә барлыкка килеп, иреннәр, тел, ияк хәрәкәтләре белән формалаша. Сузык авазлар һава агымына комачауламый.

Хәзерге татар әдәби телендә 10 сузык фонема бар: и, ы,э-е, ә, ө, ү, а, о, у, ый – дифтонг (кушык сузык). Алынма сүзләрдә тагын 3 фонема кулланыла: о, э, ы.

Мин татар телендәге сузыкларның артикуляциясенә тукталып тормыйм, сузык авазларны әйтүдә еш очрый торган хаталарны һәм аларны төзәтү ысулларын санап үтәм.

Сузык авазларны әйтүдә очрый торган хаталар

Төзәтү чаралары

  1. Татарча әйтелешне (а, о, э, и) русча аваз белән алмаштыру (еш очрый).

Көзге каршында артикуля- цион һәм акустик (ише -телеш) аерманы аңлату.

  1. О      Ы          олы — ылы  

(еш очрый)   он — ын

                      орлык — ырлык

Артикуляцион һәм (ишете -леш) аермасын аңлату.

     3 .   Ы        О       ыргак — оргак

          (еш очрый)    тырма — торма                                                                                                                                                           

Артикуляцион һәм ишете -леш аермасын аңлату.

  1. Ө      Э – е     өч — эч

     (еш очрый)    көч — кеч

                                  төс — тес

Иреннәр торышын аңлату

  1. Э – е      Ө      беләк — бөләк

     (сирәк очрый) эш — өш

Иреннәр торышын аңлату

  1. Ү      У,Э                                     үрдәк — урдәк — эрдәк

(бик сирәк очрый)                      түбән — тубән — тебән

Иреннәр торышы һәм ишетелеш аермасын чагыштыру.

  1. Ә      А(русча), Э(русча)            әтәч — атәч — этәч

(бик сирәк очрый)                     әни — ани — эни    

Иреннәр торышы һәм ишетелеш аермасын чагыштыру.

Татар теленең сузык авазларын дөрес әйтергә өйрәтүне мин артикуляция гимнастикасы белән башлап җибәрәм.

Авазларның тел, иреннәрнең торышына бәйлелеген искә алып, түбәндәге күнегүләр бик файдалы.

  1. Ирен көлгәндәге кебек җәелә, аннары табигый торышын ала.
  2. Авызны баш бармак сыярлык итеп ачып ябабыз.
  3. Аскы ирен аска тартыла һәм табигый хәленә кайта.
  4. Өске иренне өске тешләр астына кертеп, шудырып чыгарабыз
  5. Аскы иренне аскы тешләр астына кертеп, шудыртып чыгарабыз.
  6. Өске һәм аскы иреннәрне чиратлап шудырабыз.
  7. Иреннәрне бик нык итеп алга бүлтәйтәбез, аннан ике якка җәябез (ө, ү авазлары).
  8. Иреннәрне бүлтәйткән килеш уңга-сулга йөртәбез.

Сузык авазларның һәрберсенең дөрес әйтелешенә ирешкәннән соң, кычкырып, пышылдап әйтү күнегүләре (“Кайтаваз”, “Телефон” һ.б. уеннар) үткәрелә. Мин шулай ук тавышсыз (иреннәр белән генә) әйткән авазларны “укырга” өйрәтүне бик файдалы күрәм. (“Тавышсыз телевизор” уены).

Йомгаклау

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: татар теленә генә хас матур яңгырашлы авазларны балалар ялгыш әйтүләренә, кызганычка каршы, гаиләдә әти-әниләр дә, бакчаларда тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре дә, хәтта кайбер укытучы-логопедлар да тиешле әһәмият биреп җиткермиләр әле. Без балалар белән эшлибез. Ә балалар бөтен нәрсәне бик тиз кабул итүчән. Тәрбиячеләр, укытучы-логопедлар ничек сөйләсә, балалар да шулай сөйли. Нигезне без салабыз, безнең төрле диалекталь кимчелекләр белән сөйләшеп балаларга ялгыш юнәлеш бирергә хакыбыз юк.

Билгеле, авазларны үзенчә әйтергә өйрәнгән ирен мускулларын икенче төрле хәрәкәтләндерергә өйрәтү күп көч сорый. Ләкин ничек кенә булмасын, безнең бурыч — төзәтү, дөрес юлга салу, әдәби тел белән сөйләшергә өйрәтү.

Файдаланылган әдәбият

1.Ахметгалиева Я.С. Ошибки учащихся-татар в русском произношении.— К., Тат.книж.издат.,1975.

2. Зиман М. Расстройство речи в детском возрасте. М., 1962.

3. Каше Г.А. Исправление недостатков речи у дошкольников.— М.,1972.

3. Нуруллина-Мәхмүдова Г.К. Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү. К., 1975.

4. Правдина О.В. Логопедия. М., 1969.

5. Рау Е.Ф., Рождественская В.М., Исправление недостатков произношения у школьников.— М., 1980.

6. Филичева Т.Б., Чевелева Н.А., Чиркина Г.В., Основы логопедии.— М., 1989

7. Хәйруллина А.Х., Дөрес сөйләргә өйрәнегез.— К., 1992.

8. Хәмитова Л.К. Татарча сөйләмдә авазларны әйтүдәге кимчелекләрне тиз төзәтү ысуллары.— Т.К., 1995.

9. Хватцев М.Е., Логопедия.— М., 1959


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальное занятие по коррекции произношения звука [С] в слогах и словах.

Индивидуальное занятие. В ходе индивидуального занятия используются разнообразные методы и приемы. Это и артикуляционная гимнастика, проговаривание слогов, чистоговорок; развития мелкой моторики пальц...

Дидактические игры по коррекции произношения звуков Л и ЛЬ

Картотека игр направленных на коррекцию произношения звуков Л и Ль...

Коррекция произношения звуков «С», «З» в лексико – грамматических упражнениях с картинками.

Данный  материал  поможет  родителям, воспитателям, логопедам  в  работе  по  развитию  речи  дошкольников. Задания  направлены  на  коррекц...

Дидактические игры по коррекции произношения звуков Р и Рь

Картотека игр по коррекции произношения звеков Р и Рь...

Конспект открытого подгруппового мероприятия непосредственно – образовательной деятельности по коррекции произношения звука «Л» в старшей группе с фонетико-фонематическим недоразвитием речи. «День рождения гнома Лапушки».

В ходе занятия решается задача по автоматизаци звука Л в слогах, предложениях, тексте. Для поддержания интереса, речевой активности, мотивации в данном мероприятии  внесён персонаж – гном Лапушка...

коррекция произношения звука р у детей старшего дошкольного возраста

В норме в пяти годам ребенок должен четко произносить все звуки родной речи. Материалы пособия предназначены для использования в работе с детьми дошкольного возраста с целью автоматизации звука Р....

Методическое обеспечение логопедической работы по коррекции произношения звуков [C] и [C`]

В  материале представлена методическая литература по этапам коррекционной работы с сонорными  звуками. Предусматривается комплексный подход по формированию произносительных умений, развитию ...