Разработка занятия по автоматизации звука С
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа)

Көз темасы буенча] авазын автоматлаштыру .

Максат: Сүзләрдә һәм җөмләдә [С] авазының әйтелеше.

 Бурычлар:

Үстерү бурычы:Картина ярдәмендә  җөмлә төзү биремен  эшләү процессында  балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бәйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.

Белем бирү  бурычы:2-3сүздән торган җөмләләр төзү биремен эшләү про-цессында балаларда тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша  диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Тәрбия бурычы:Балаларда кызыксыну уяту, мәрхәмәтлелек сыйфатлары,  табигатькә карата мәхәббәт  хисе тәрбияләү.

Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Методик алымнар : уен, күрсәтмә  материал, сораулар, үсендерү- мактау, әңгәмә.

Материаллар һәм җиһазлар.

Интерактив такта, 3 бүлекле кечкенә шкаф рәсеме,  кызыл, зәңгәр, яшел төстәге түгәрәкләр, суган, кәбестә, сарымсак рәсемнәре, тактадан эшләнгән кибет уены.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге: слайдлар, рәсемнәр  белән эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_temasy_buencha_s_avazyn_avtomatlashtyru.docx22.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көз темасы буенча [С] авазын автоматлаштыру .

Максат: Сүзләрдә һәм җөмләдә [С] авазының әйтелеше.

 Бурычлар:

Үстерү бурычы:Картина ярдәмендә  җөмлә төзү биремен  эшләү процессында  балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бәйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.

Белем бирү  бурычы:2-3сүздән торган җөмләләр төзү биремен эшләү про-цессында балаларда тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша  диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Тәрбия бурычы:Балаларда кызыксыну уяту, мәрхәмәтлелек сыйфатлары,  табигатькә карата мәхәббәт  хисе тәрбияләү.

Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Методик алымнар : уен, күрсәтмә  материал, сораулар, үсендерү- мактау, әңгәмә.

Материаллар һәм җиһазлар.

Интерактив такта, 3 бүлекле кечкенә шкаф рәсеме,  кызыл, зәңгәр, яшел төстәге түгәрәкләр, суган, кәбестә, сарымсак рәсемнәре, тактадан эшләнгән кибет уены.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге: слайдлар, рәсемнәр  белән эш.

Эшчәнлек барышы:

1.Оештыру моменты.

-Исәнләшү, хәерле иртә теләү.

2.Фикер алышу: 

Елаган тавыш килә.

Интерактив тактада Көлсылу пәйда була. Ул почмакта елап утыра.

-Балалар, ишетәсезме? Кемдер елый.

Почмакта елап утырган  Көлсылуны күрәләр.

-Ни булды сиңа, Көлсылу? Ник елыйсың?

-Үги әнием кызы белән бәйрәмгә киттеләр. Ә миңа  биик күп эшләр куштылар. Бу эшләрне үги әнием  кайтып җиткәнче эшләп бетерергә кирәк. Ә мин өлгерә  алмыйм.

( елый)

  • Балалар, әйдәгез без  Көлсылуга булышабыз.

Биремнәребезне үти башлаганчы, көч җыеп алыйк. (Әкрен генә басабыз)

Бер (кулларны алга сузабыз),

Ике  (кулларны күтәрәбез).

Өч  (кулларны як-якка сузабыз)

Дүрт (кулларны төшерәбез)

Бер,ике,өч- бездә дуслык, бездә көч.

Көч җыеп алдык, менә инде беренче бирем килеп тә чыкты.

1 бирем –  артикуляцион гимнастика(елмаю-көпшә, койма,таган, көрәк)

Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? (көз ае)

- Көз  икәнен кайдан беләбез? (көз  билгеләрен санау)

Көз аенда  [с] авазына башланган нинди сүзләр беләсез?

(сары, салкын, су, сазлык)

-Ә көзнең ничә ае бар? (санап күрсәтү)

Көз  турында нинди шигырь беләбез әле без?

  1. 1.  Көз турында шигырь сөйләү

Логопед: И балалар күрегез

                Тышта, әнә, килде көз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

                Көз килгәнен беләбез( басалар)

Логопед: Я  әйтегез, сөйләгез,

                Ничек  килә икән көз?

Балалар: Кошлар очты көньякка

                Канат кагып, еракка. (кулларын як-якка җәеп болгыйлар)

                Аюлар өн казыды

                Бик тирән итеп  базны.

                Балыклар да тындылар,

                Су төбенә чумдылар ( чүгәлиләр)

                Агачлар ялангачлар,

                Җилләрдә чайкалалар ( кулларын чайкыйлар)

                Тик безгә күңелле көз,-

                Без бакчага йөрибез.

2 бирем-  Көлсылуга кибеттән  яшелчәләр алып кайтырга кушылган. Ләкин кибеттән бары тик  [с] авазы кергән яшелчәләрне генә сатып аласы.

-Кибеттә нинди яшелчәләр бар икән? Әйдәгез, карыйк әле, балалар. (Балалар, рәсемнәре буенча әйтеп чыгалар)

(Уенның рәсеме 7  биттә)

Кишер

груша

суган

кыяр

сарымсак

помидор

кәбестә

баклажан

редиска

-Кайсылары [с]авазы кергән яшелчәләр дип уйлыйсыз, балалар? Көлсылуга кайсы яшелчәләрне сатып аласы була? Игътибар белән карагыз әле- груша  яшелчәме ул?

-Юк, груша –җиләк-җимеш.

-Бик дөрес, балалар, афәрин!

-Көлсылу  кайсыларын сатып ала?

-Суган, сарымсак, кәбестә, редиска.

Бармакларны да ял иттереп алыйк әле.

Бубармак- кабак,
Бубармак- борыч,
Бубармак- кишер,
Бубармак- кыяр,
Бубармак- суган.
Яшелчә быелуңган,
Бакчабызда бар да бар!
Шунсы кызык, болар барсы
Кәрзингә ничек сыйган?
Бубармак-чөгендер,
Бубармак- сарымсак,
Бубармак- баклажан,
Бубармак- помидор,
Бубармак- бәрәңге.
Бик тиз җыеп бетердек,
Ярый  әле өлгердек.
Җәйге яңгыр килеште,
Яшелчәләр тиз үсте.

3 бирем. Юылган керләрне  шкафның бүлекләренә урнаштырып куярга кирәк.

 Әгәр [с]авазы сүзнең башында килсә- беренче бүлеккә, уртада килсә- икенче бүлеккә, ахырда килсә- өченче бүлеккә урнаштырасы.

(Уеннын рәсеме 8 биттә)

Тастымал

сөлге

эскәтер

палас

сарафан

костюм

җиңсә

4 бирем.   Суган, сарымсак, кәбестә сүзләрен иҗекләргә бүләсе һәм  авазлар схемасы төзисе.

-Суган сүзе ничә иҗектән тора, балалар ? Әйдәгез, бергәләп әйтеп карыйк әле.

-Су-ган.  Суган  сүзе 2 иҗектән тора.

- Бик дөрес.

-Әйдәгез, хәзер суган  сүзенә  авазлар схемасы төзик әле. (1 бала магнит такта янында эшли, калган балалар урыннарда эшлиләр)

-зәңгәр,кызыл, зәңгәр,кызыл, зәңгәр.

-Әйе, балалар. Бик дөрес әйтәсез. Калганнарын  үзегез урыннарда эшләгез.

са-рым-сак

кә-бес-тә

-Афәрин, балалар!

-Без бүген нинди аваз кергән сүзләрне кулландык?

-[С] авазы сүзнең кайсы өлешләрендә була ала?

Мин сездән бик канәгать.

-Сау булыгыз, балалар!

-Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка индивидуального логопедического занятия по автоматизации звука [Ш] с использованием потешек

Устное народное творчество неиссякаемая сокровищница мудрости и фантазии, опыта и наблюдательности. Фольклор незаменим в овладении родным языком, так как он содержит прекрасные образцы речи. Испо...

Конспект логопедического занятия по автоматизации звука [р] в подготовительной к школе группе Тема. Автоматизация звука [р] в слогах, словах и фразовой речи (по мотивам сказки Шарля Перро «Красная Шапочка».

Конспект логопедического занятия по автоматизации звука [р] в подготовительной к школе группе Тема. Автоматизация звука [р] в слогах, словах и фразовой речи (по мотивам сказки Шарля Перро «Красн...

Методическая разработка на тему автоматизации звуков речи с помощью игры «Путешествие малыша» для детей 5-7 лет

Методическая разработка на тему автоматизации звуков речи с помощью игры «Путешествие малыша» для детей 5-7 летИГРА «Путешествие малыша»Цель: Автоматизация звука в ре...

Методическая разработка по теме: "Автоматизация звуков Р и Рь в картинках-названиях птиц, животных и транспорта""

На данный момент в этапе коррекции звукопроизношения на первый план выходят проблемы: автоматизации поставленного звука и заинтересованности ребёнка в этом процессе. В даной методической разработке сд...

Методическая разработка индивидуального логопедического занятия по автоматизации звука [Р] в словах, словосочетаниях, фразах «ДЕНЬ РОЖДЕНИЯ БУКВЫ Р».

Данная метолическая разработка представляет собой конспект индивидуального логопедического занятия с детьми старшего дошкольного возраста по автоматизации звука Р в слогах, словах, преждложениях....

Методическая разработка индивидуального логопедического занятия по автоматизации звука [л] в слогах, словах "Приключения Лунтика".

Методическая разработка индивидуального логопедического занятия по автоматизации звука [л] в слогах, словах....