Математик КВН
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Гильфанова Диния Харисовна

Максат: Балаларның танып белү эшчәнлеге аша сөйләм телен үстерү. Коллективта эшләү күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү. Бер-берсенә ярдәмчеллек, максатка омтылучанлык күрсәтеп, УМК, мультимедиа кулланып, математик эчтәлектәге уеннар уйнауга, интеллектуаль эшчәнлеккә кызыксынуны арттыру һәм логик фикерләүне үстерү. Балаларның кәефен күтәрү, уңай бәя алуга ирешү, иптәшенең җиңүенә куану, җиңелүенә борчылу хисе уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Математик КВН41.92 КБ

Предварительный просмотр:

Математик КВН

Максат: Балаларның танып белү эшчәнлеге аша сөйләм телен үстерү. Коллективта эшләү күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү. Бер-берсенә ярдәмчеллек, максатка омтылучанлык күрсәтеп, УМК, мультимедиа кулланып, математик эчтәлектәге уеннар уйнауга, интеллектуаль эшчәнлеккә кызыксынуны арттыру һәм логик фикерләүне үстерү. Балаларның кәефен күтәрү, уңай бәя алуга ирешү, иптәшенең җиңүенә куану, җиңелүенә борчылу хисе уяту.

Материал: Эмблемалар, экран проектор, медальләр (алтын, көмеш), магнитлы такта, 1-10 кадәр цифр язылган карточкалар (2 экземпляр), геометрик фигуралар, УМК картиналары.

Алдан эшләнгән эшләр: Балалар белән “Математика ни өчен кирәк?” дигән темага сөйләшү үткәрү. Ата-аналар һәм балалар белән берлектә “Математика кайларда кирәк?” дигән темага рәсем конкурсы игълан итү, стенд төзү; балаларны конкурсның кагыйдәләре белән таныштыру (урыннан кычкырмаска, кул күтәреп кенә җавап бирергә).

Конкурсның барышы: Күңелле көй астында балалар залга керәләр. Күкрәкләрендә эмблемалар. Бүлмәнең ике ягына бер-берсенә каршы басалар.

Тәрбияче: 

  • Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунак апалар. Без сезне биредә күрүебезгә бик шатбыз. Бүген без акыл һәм зиһенлелек, тапкырлык һәм зирәклек, ярышу һәм үзара ярдәмләшү бәйрәменә җыелдык.
  • Биредә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 2 командага бүленеп ярышачак. Без сезнең укучы булырга ничек әзерләнүегезне беләрбез. Сез мәсәләләр чишәрсез һәм зирәклеккә биремнәр үтәрсез.
  • Залда килгән кунаклар, тәрбияче апалар – алар җанатарлар булырлар. Җанатарларның әзерлеген тикшерәбез (кул чабалар). Балаларның эшләрен жюри членнары бәяләячәк. Жюри членнары белән таныштырам:

Командалар урыннарын алалар:

  1. “Тапкырлар”.
  2. “Зирәкләр”.

  • Ярышыбызны башлыйбыз!

  1. “Тапкырлар”

Капитан:   Килдек без бу кичәгә

                  Түгел ялкауланырга.

                  Күңел ачып, сорауларга

                  Җавапларын табарга.

Безнең девиз:     Без – уңганнар, без – булганнар,

                            Без – тапкырлар.

                            Хөкемдарлар моны күреп

                            Шаккатырлар.

Команданың капитаны – Газизов Әмир.

  1. “Зирәкләр”

Капитан:  Тапкырлар командасына

                  Кайнар сәлам юллыйбыз.

                  Дөрес җавап табуларын

                  Чын күңелдән телибез.

Безнең девиз:     Бүген бәйге, менә без дә

                            Килдек көч сынашырга.

                            Кызармас өчен йөзебез

                            Кирәк нык тырышырга.

Команданың капитаны – Тимиров Салават.

Разминканы башлыйбыз!

  1. Математика фәнен белү ни өчен кирәк? (саннарны  тану, саный белү өчен; куша, ала белү өчен; геометрик фигураларны тану, аеру өчен; үлчи белү өчен; тирә-юньдә ориентлаша белү өчен; вакытны аера белү өчен)
  2. Тәүлекнең кайсы вакытында кояш чыга? Кайчан бата? (иртән чыга, кич бата)
  3. Юка, шакмаклы, укучы өчен кирәк? (дәфтәр)
  4. Усал, соры, ач? (бүре)
  5. Исемнәрендә сан булган нинди әкиятләр, шигырьләр беләсез? (“Өч кыз” – т.х.ә.; “Өч дуңгыз баласы” – Сергей Михалков; “Өч аю” – Лев Толстой; “Дүрт теләк” – Ушинский; “Ике кыз” – т.х.ә.; “Ике ялкау” – т.х.ә.; “Бер әби” – Осеева; “Ике көрәк” – М.Фәйзуллина; “Ике дустым” – М.Фәйзуллина; “Унга кадәр” – К.Булатова)
  6. Эзлекле рәвештә салават күпере төсләрен әйтергә (кызыл, куе сары, сары, яшел, сыек зәңгәр, зәңгәр, шәмәһә)
  7. Үзең яши торган авылның 5 урам исемен әйт (Б.Урманче, Шатлык, Химиклар, Аэропорт, Авзал, Миллиораторлар, Бакча, Хезмәт, Механизаторлар, Тукай)
  8. Беренче очучы космонавтның исемен әйт? (Гагарин)
  9. Ничек итеп суны иләк белән ташырга? (су туңып бозга әйләнгәч)
  10. Нәрсәнең озынлыгы, тирәнлеге, киңлеге, биеклеге юк, ләкин үлчәп була? (вакыт, температура)

1нче конкурс: “Тере саннар”

Командадагы барлык балалар да катнаша. Һәр уенчы цифр язылган карточка ала.

Бирем: Музыка астында балалар биеп йөриләр. “Тәртип буенча басыгыз” дигән сигнал булгач, балалар 1-10 тәртип буенча тезелеп басарга тиешләр. Кайсы команда дөрес һәм тизрәк тезеп бетә, шул җиңүче була.

2нче конкурс: “Кем зирәк”

Ә хәзер һәр командадан берәр бала чыгып үзенең зирәклеген күрсәтә. Җавап бирергә авырсынса, иптәшләре белән киңәшләшә ала.

  1. Атна көннәрен киредән сана.
  2. Елда ничә ай? Санап күрсәт.
  3. Кайсы ел фасылының 3 ае да сузык аваздан башлана? (җәй)
  4. Бер айның соңгы хәрефе “т”. Ул нинди ай? Ул ничәнче ай? (март – 3, август – 8)
  5. Квадратны ике кисәккә бүлү өчен ничә сызык сызарга кирәк? Дүрт кисәккә бүлү өчен? (2,4)
  6. Квадрат турыпочмаклыктан нәрсә белән аерыла?
  7. Кешедәге парлы әгъзаларны әйт.
  8. Нинди җан иясе ачык күз белән йоклый? (балык)
  9. Тирән кардан ничек баруы җиңелрәк: җәяүме әллә чаңгыдамы? 
  10.  Чыпчык үзен кош дип әйтә аламы? (юк, чөнки ул сөйләшә белми)

3нче конкурс: “Капитаннар ярышы”

“Тапкырлар” командасы капитаны (Әмир) геометрик фигуралардан төлке, ә “Зирәкләр” командасы капитаны (Салават) дөя төзи. Капитаннары төзегән арада, команда членнары түбәндәге биремне үтәргә тиешләр:

        

        

  1.                                                                        (2)

1нче карточкада 6 турыпочмаклык, 2нче карточкада 5 өчпочмак.

  • Әйдәгез, ял итеп биеп алыйк. Соңыннан конкурсыбызны дәвам итербез.                                

(БИЮ)

4нче конкурс: “Тылсымчылар”

Командадагы һәр бала геометрик фигуралар сурәте ясалган карточкалар ала. Нинди дә булса предмет килеп чыгарлык итеп фигураларны терелтергә кирәк.

                                 

Тылсымчылар эшләгән арада җанатарларга сораулар. Игътибарлы булыгыз!

  • Өч тычканның ничә колагы бар? (6)
  • Дүрт канатлы, күбәләк түгел, канатларын җилпи, урыныннан китми? (җил тегермәне)
  • Яңгыр ике көн рәттән ява аламы?
  • Нәрсә утыргач биегрәк була? (эт)

5нче конкурс: “Оста хикәяче”

Ике команда да УМК картинасы буенча хикәя төзеп сөйләргә тиеш:

  1. Ат белән колын.
  2. Кыш, тиеннәр.

6нчы конкурс: “Бер минут”

Һәр команда да бер минут эчендә 3 авазлы сүзләр уйлап әйтергә тиеш.

7нче конкурс: “Үз өен тап!”

Уенчык өйнең түбәсенә цифр язылган карточка куела. Өйнең тәрәзәләренә шул санның составын күрсәткән карточкалар куярга кирәк.

8нче конкурс: “Табышмаклы математика”

Бу конкурста безнең “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командалары белән бергә җанатарлар командасы да катнаша. Командалар чиратлар шигъри табышмаклар әйтәләр. Теләгән кешеләр математика, саннар, цифрлар турында шигырьләр сөйли, санамышлар, бармак уеннары әйтә алалар. Башладык:

  1. Бакчадагы биш гөлемнең

Кып-кызыл чәчәкләре,

Шуңа биш зәңгәрне кушкач,

Ничә була? Әйт әле?

  1. Өстәлемдә тугыз алма,

Өчесе яшел төстә.

Алсулары ничәү икән?

Бел син, мисалны чиш тә.

  1. Урман аланында үсә

Сигез нарат гөмбәсе.

Ничәсе калыр, бишесен

Алып китсә гөмбәче?

  1. Җиде конфетның икесен

Алып ашады Гата.

Әйтче, ничә конфет калды

Матур сары савытта?

  1. Өчәр-өчәр тезелешеп,

Каеннар атлап бара.

Барсы ничә каен икән?

Әйдәле, кушып кара.

  1. Биш урындык тора иде,

Берсен алып киттеләр.

Урындыклар ничә калды?

Җавапны әйтеп җибәр.

  1. 1, 2, 3, 4, 5,

6, 7, 8, 9, 10.

Байлар кия тун,

Төлке тунның бәясе

Йөз дә кырык сигез сум.

  1. 10, 9, 8,

Әй, симез үгез.

7, 6, 5,

Бүре килә ич.

4, 3, 2, 1,

Тиз качып өлгер!

  • Зур рәхмәт. Бик кызыклы концерт килеп чыкты. Әйдәгез ярышыбызны күмәк җыр белән төгәллик.

“Өйрәтәләр бакчаларда”

Тәрбияче: Менә уеныбыз ахырына якынлашты. Бүгенге тапкырлык һәм зирәклек бәйгесендә кайсы команда алда булса да, сез үзегезнең мәктәпкә әзер икәнлегегезне күрсәттегез.

Нәтиҗәләрне әйтү өчен сүз хөкемдарларга бирелә.

(Ике команданың очколары тигез булса, тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесендә дуслык җиңде!)

Бүләкләү: Җиңүче командага – алтын медаль, II урын – көмеш медаль.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по математике и обучению детей правилам дорожного движения в подготовительной группе «Математика в дороге»

Программное содержание: Совершенствовать навыки счета в пределах 10, учить на наглядной основе составлять и решать задачи на сложение и вычитание, закрепить умение измерять длину предмета с помощью ус...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

конспект по математике " Юный математик"

Группа: Подготовительная , старшая.Технология: Социо-игровая Цель:Развитие логического мышления через блоки Дьенеша.Задачи: Развитие умений рассшифровывать ( декодировать информацию)о наличии или...

Конспект интегрированной организованной образовательной деятельности физкультура+математика "Путешествие по островам королевы математики в старшей группе.

Интегрированная организованная образовательная деятельность физкультура+математика "Путешествие по островам  "Королевы математики"...

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Путешествие в страну Математики"

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Путешествие в страну Математики" Программное содержание. Закрепить с детьми свойства геометрических фигур (цвет, форма, величина), ...