Туган конгэ жыенабыз
план-конспект занятия по математике (младшая группа) по теме

Габдрахимова Амина Хадиевна

конспект  по математике

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon itog.zan_._mat.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә математикадан еллык йомгаклау шөгыле

Шөгыльнең темасы: «Туган көнгә җыенабыз»

Максат: Геометрик фигураларны танып әйтә белү; 1, 2, 3, күп предметларны табу; төсе, формасы, зурлыгы буенча предметларны төркемләү; төркемнән бер предметны аерып ала белүләрен; озынлыклары буенча ике тасманы чагыштыра алуларын камилләштерү.

Җиһазлау: һәр балага конвертта  «ватык вазалар», 3 төстә 10, 15 һәм 20 см. лы тасмалар, геометрик фигуралар җыелмасы, 5 ваза, вазага 5 чәчәк, машина, 4 өчпочмак, һәр балага 1, 2, 3, цифралары.

1). - Балалар, безне Алсу исемле кыз  иртәгә туган көнгә чакырды. Ә бүген әзерләнергә кирәк. Ничек итеп?.. Нәрсә алып барабыз?.. Ваза…Каян алабыз? Ярар, әйдәгез кибеткә барабыз.

Без кибеткә  барабыз,

Без вазалар алабыз.

Вазаларны кулга тотып,

Алсуларга барабыз.

2).Балалар, кибетнең киштәсе җимерелгән һәм барлык вазалар ватылганнар, безгә шуларны җыярга кирәк. Һәр бала саен 1 конверт, ә тәрбияче үзенә 2 конверт алалар, балаларның конвертларының эчендә 3 кисәккә бүленгән вазалар, урыннарга утырып, шуларны җыярга кирәк. Вазаларынын төсен әйтәләр:

-Минем вазам кызыл төстә, ул 3 кисәккә ватылган…

4). Тәрбияче үзенең конвертын ача:  анда 5 ватылмаган ваза, берәм- берәм тактага тезә:

1се - зәңгәр, тасмалы, зур, сапсыз;

-Бу нинди ваза?  Ничә ваза? -Балаларның җаваплары.

2 нчесе- кызыл, тасмалы, кечкенә, сапсыз;

-Нәрсә белән аерылалар? Хәзер вазалар ничәү булды?

3 нчесе- кызыл, тасмалы, зур, сапсыз;

-Бу ваза нинди? Хәзер вазалар ничәү булды?

4нчесе- кызыл, тасмалы, зур, саплы;

5нчесе- кызыл, тасмасыз, зур, сапсыз.

-Вазалар ничәү булды? –Күп.

-Кайсысы артык? Ни өчен? –Балаларның җаваплары.

Ял минуты: Җил исә, исә, исә,

                     Чәчәкләрне селкетә.

                     Җил тына, тына, тына

                     Чәчәкләр үсә, үсә.        

4).Вазаларга чәчәкләр кирәк. Тәрбияче икенче конвертны ача: анда чәчәкләр: 4 чәчәкне ала, 1 кызыл, 2 сары, 1 зәңгәр чәчәкләрне тактага беркетә, әле вазага куймый, читкәрәк куя:

-Монда ничә кызыл чәчәк бар? Шул цифраны миңа күрсәтегез.

- Ничә сары чәчәк бар?

- Ничә зәңгәр чәчәк бар?

- Вазаларга чәчәкләр җитә микән? Кайсысы күбрәк? Кайсысы азрак? Ничек беләбез?

- Тигез булсын өчен нишләргә?..(1 вазаны алып куябыз яки 1 чәчәк өстибез). Тагы 1 сары чәчәк өстибез.

- Ничә сары чәчәк булды? 3.(цифраны күрсәтәләр)

Менә бу вазалардагы чәчәкләрне иртәгә  туган көне белән котлап алып  барабыз.

        

5).Сезнең алдыгызда тасмалар бар: хәзер шуның иң озынын табыгыз әле, ул нинди төстә,…кыскасын табабыз…

-Озын тасмага төймә тезегез: түгәрәк, өчпочмак, түгәрәк, өчпочмак….

Һәм бу төймәне дә Алсуга алып барырбыз.

6).Кунакка нәрсә белән барабыз? –Машина белән.

 Машинаның тәгәрмәч урынында өчпочмак. Балалар, мондый машина белән барып буламы? Ни өчен? Чөнки өчпочмак тәгәрәми. Алыштырабыз.

7)- Без бүген сезнең белән ватылган вазаларны җыйдык, анда чәчәкләр утырттык, төймәләр әзерләдек һәм машинабыз да әзер. Иртәгә кунакка барырбыз яме.

Сез бүген молодец булдыгыз! Мин сезне яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...