“Ничек балалар бишле билгесен коткардылар”
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

Шириязданова Расима Минхаеровна

Занятие для подготовительной группы по ФЭМП

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү оешмасы “Әлмәт шәһәре 58 нче

”Шаян нәниләр” гомумүстерешле балалар бакчасы”

“Ничек балалар бишле билгесен коткардылар”

Әйдәгез балалар кунакларга,бер-беребезгә хәерле көн телик, емаю буләк итик:

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

Балалар  менә озакламый сез мәктәпкә барасыз. Ә мәктәптә иң әйбәт билге нинди? Дөрес, бишле билгесе. Тактага карагыз әле, балалар, бөтен саннар да җитә микән? Резидә, санап кара әле.

Мин бүген иртән хат алдым, әкият иленнән, Убырлыдан. Менә тыңлап карагыз әле. “Мин сезнең бишле билгесен үземә алып киттем. Әгәрдә сезгә бик кирәк булса, мин калдырган биремнәрне үтәгез дигән”.Сез бишлене коткарырга әзерме ? Шулай булгач, әйдәгез коткару эшен башлыйбыз. Ә хәзер кем кайсы өстәл артында торачак икәнен, без мисаллар чишкәч белербез.

5-4=1        6-4=2     1+2=3     8-4=4    4+1=5     8-2=6       5+2=7        4+4=8

Менә хәзер урыннарыгызга басыгыз.

Беренче бирем : Нинди геометрик фигура? Бу сорауларга тиз генә жавап бирергә кирәк.

  1. Ел әйләнәсендә ничә ай?
  2. Хәзер елның кайсы фасылы?
  3. Яз айларын санап үтегез
  4. Хәзер иртәме? Кичме?
  5. Атна эчендә ничә көн?
  6. Атна көннәрен санап күрсәтегез
  7. Егермегә хәтле, һәм кире санагыз
  8. Салават күперендә ничә төс?

Булдырдыгыз балалар, ә хәзер икенче биремгә күчәбез: Бу нинди геометрик фигура?

Убырлы менә бу тылсымлы капчыка тылсымлы ташлар җыйган. Сез аларның нәрсә аңлатканын схемалар буенча сөйләп күрсәтерсез.(блоки- Дьеныш)

Өченче бирем безнең нинды геометрик фигурага язылган? Бик дөрес.(счетные палочки)

  1. 5 таякчык белән 2 өч-к төзегез
  2. 7 таякчык белән 2 дурт-к төзегез
  3. 7 таякчык белән 3 өч-к төзегез
  4. 10 таякчык белән 3 дүрт-к төзегез
  5. 2 ягы озын , 2 ягы кыска фигура
  6. 2 ягы очлы , 2 ягы тупас

Физ-минутка “Гөлчәчәкләр”

Ял итеп алдык, хәзер балалар мендәрләрне алып утырабыз да, дүртенче биремне үтибез. Нинди геометрик фигура?

Бу биремдә мәсәлә табышмаклар. Игьтибар белән тыңлагыз.

  1. 2 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

Килеп кушылды 5

Барысы булды ничәү (7)

  1. Ак каенда 5 чыпчык

Ояда 1 сыерчык

Кайсыгыз әйтер икән

Барысы ничә кошчык (6)

  1. Алсу бакчага керде

5 кызыл алма күрде

2 озеп алды

Агачта ничә калды ? (3)

  1. 7 бала бергәләп

Гөлләргә су сиптек без

Китеп барды икебез

Ничәү калдык инде без? (5)

  1. Әти куян, әни куян

Малай куян, кыз куян

Аннан тагын 6 куян

Санап кара ничә туган (10)

  1. Үрдәкләргә 8 итек

Керпе биргән бүләккә

Ягез әле кем әйтеп бирә алыр

Итек җитәр үрдәккә (4)

Хәзер балалар ничәнче биремне үтибез? Нинди сан? Нинды геометрик фигура? Бу биремдә безгә Убырлы уен әзерләп куйган. Мин сезгә схемалар күрсәтәм, сез үзегезгә кирәк медальоннар аласыз. Кемдә нинди төс, шул төстәге сыр кисәкләрен алып, командаларга бүленәбез, һәм сәгать юнәлеше буенча сыр кисәкләрен җыябыз. Уен “Тычканнар сыр җыя”(блоки- Дьеныш)

6 бирем : Нинди геометрик фигура? Бу биремдә логик мәсәләләр. Убырлы сезнең фикерләү сәләтегезне тикшереп карыйсы килә.

  1. Куянда ничә койрык, ничә аяк бар?
  2. Крокодиллар төньяк (северный) полюста нәрсә ашый?
  3. Әтәч ничә чеби чыгарган?
  4. Нәрсәнең тәпиләре күбрәк үрдәкнекеме, үрдәк бәбкәсенеңме ?
  5. Яңгыр яуганда карга нинди агачта утыра?
  6. Аюның ничә мөгезе бар?
  7. Өстәлдә 3 стаканда сок тора: 1 стакан сокны эчкәч, ничә стакан кала?

7 бирем: Уен “Атна көннәре төзелегез”

8 бирем: Графический диктант.

Безгә Убырлы схема-маршрут та калдырган. (бер бала үти биремне, бишле билгесен, һәм бүләкләр таба)

Балалар, Убырлы безгә бүләкләр әзерләп куйган, әйдәгез без дә аңа бүләккә цифралар ясап бирик.

Балалар сезгә бишле билгесен коткарырга ошадымы? Әгәрдә без математика фәнен белмәсәк, Убырлының биремнәрен үти алмас идек. Математика фәне-кирәкле фән икән.(Бала шигырь сөйли “кызыклы математика”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?"

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!...

Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?"

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! Мәктәпкә әзерлек “а” төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе программасы

Максат: 1.Хатын-кызларга ихтирам, аларны хөрмәт итүне тәрбияләү. 2.Балаларның тел байлыгын, сөйләм культурасы үстерү.3.Халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә кызыксыну уяту....

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...

Әти-әниләр өчен консультация Тема «Җәй көне балалар белән вакытны ничек файдалы һәм кызыклы үткәрергә?»

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһә...