Занятие по математике
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему
В данном материале содержится конспект и ход занятия математики в средней группе
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 22.82 КБ |
Предварительный просмотр:
Уртанчылар төркемендә математика
“Әкият иленә сәяхәт”
Төзеде: Гатауллина Ф.Р.
Әгерҗе районы Үтәгән балалар бакчасы.
Максат:
— геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту: түгәрәк, квадрат, овал, өчпочмак,турыпочмаклык;
— аларның сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен: төсен, формасын, почмакларын, саннарын аерырга өйрәтү;
— 10 га кадәр тәртип буенча санау күнекмәсен ныгыту, 3 кә кадәрле саннарны тану,ике предметны зурлыклары буенча чагыштыру(озынлыгы,киңлеге,биеклеге),чагыштыруның нәтиҗәләрен туры килгән сүзләр белән билгеләү:озын-кыска,озынрак-кыскарак,киң-тар,киңерәк-тарырак,биек-тәбәнәк,биегрәк-тәбәнәгрәк.
Тәүлекнең өлешләрен һәм аның эзлеклелеген күзаллауны камилләштерү(иртән,көндез,кич,төн).
— уй-фикерләүне,зиһенне, игътибарлылыкны үстерү,әкият геройларына ярдәм итү ,булышу теләге уяту.
Җиһазлау:
«Ковёр-самолёт», “ямауга” геометрик фигуралар, каен агачы,яфраклар ,саннар язылган алмалар, тасмалар, чәчәкләр, “дүртенчесе артык” уены.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез,балалар!Кәефләрегез ничек?Кәефләрегез тагы да яхшы булсын өчен,әйдәгез балалар бер-беребезгә елмаю бүләк итик! Кәефләрегез тагы да яхшырдымы?Ярый,рәхмәт.Шундый яхшы кәефләр белән без бүген сезнең белән әкият иленә сәяхәткә чыгарбыз. Әкият иленә сәяхәткә без “ковёр-самолёт” белән барырбыз. Тәрбияче “коверны” ача, ә анда геометрик фигураларга охшаган тишекләр.
Тәрбияче: Абау, балалар, монда тычканнар йөргән һәм ковёрыбызны тишеп бетергәннәр. Ковёрны ямарга кирәк. Аны әйдәгез бергәләп ямыйк. Подноста әзер геометрик фигуралар. Балалар ковёрдагы тишекләргә кирәкле геометрик фигураларны сайлап алалар һәм аларны тиешле урыннарына урнаштыралар.
Тәрбияче: Балалар ,нинди геометрик фигураларны сез ямау өчен кулландыгыз, шуларны әйтеп чыгыгыз. (Балаларның җаваплары.) Ә хәзер әйдәгез ковёр- самолётка утырабыз һәм минем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйбыз.
Без очабыз –очабыз,
Дөньяларны кочабыз.
Юлда булган авырлыкны,
Җиңел генә узарбыз.
Тәрбияче: Менә әкият иленә килеп тә җиттек.
Кызыл Калфак керә.
Тәрбияче: Балалар, без нинди әкияттә. Бу кызның исеме ничек әле?Балалар: Кызыл Калфак.
Кызыл Калфак : Әйе, мин Кызыл Калфак әкиятеннән. Балалар миңа ярдәм итә алмассыз микән? Минем бик тә әбием янына барасым килә, ә мин юлны белмим.
Тәрбияче: Ярдәм итәбезме балалар? (балалар җавабы.) Әйдәгез Кызыл Калфакны әбисенә озатыйк. Юлда барганда безгә биремнәр үтәргә кирәк булачак. Әйдәгез балалар юлга кузгалыйк. Без әкият илендә булгач, мондагы бөтен нәрсә дә гади генә түгел. Алар тылсымлы. Карагыз әле, без нинди агач янына килеп җиттек? (Каен.) Менә бу каен агачы гади генә түгел инде. Аның яфракларына биремнәр язылган (Яфрактагы биремне уку.) Хәзер нинди ел фасылы
Балалар: Көз.
Тәрбияче: Балалар сез нинди көз айларын беләсез?
Балалар: сентябрь, октябрь, ноябрь.
Тәрбияче: Көз ел фасылы ничә айдан тора?
Балалар: Өч.
Тәрбияче: Көзнең нинди билгеләрен беләсез?
Балалар җавабы.
Тәрбияче: Көзнең төп билгеләре булып агачларның яфраклары саргаюын һәм коелуын әйтә алабыз. Карагыз әле, балалар безнең агачыбызда тагын бер серле конверт бар.Укып карыйк әле,нинди бирем язылды икән анда (Конверт керпедән,ул төрле төстәге һәм төрле озынлыктагы тасмаларны чагыштырырга куша.Ин кыска юлдан кунакка килү теләген белдерә).
Тасмаларны чагыштыру.Балалар,керпе безгә кунакка килсенме?(Балалар җавабы)
Әйдәгез,балалар ,керпегә килү өчен кыска юлны билгелик.
Ә хәзер керпе килеп җиткәнче сулыш гимнастикасы ясап алыйк.Кем тасмаларны ерагырак очыра.
Тәрбияче:Балалар,агач төбендә нәрсәдер кыштырдый һәм елаган тавыш ишетелә.
Тәрбияче:”Ник елыйсың керпе дус?”
Керпе:”Мин кышка алмалар җыйган идем,шуларны кәрзиннәркә төсләре буенча аерып тәртип белән тезәргә кирәк,ә мин белмим.Булышмассыз микән?
Тәрбияче:Булышабызмы балалар керпегә?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Әйе шул, балалар. Керпе алмалар җыйган. Ләкин керпенең алмалары гади генә түгел.. Аларга саннар язылган. Бу алмаларны кәрзиннәргә төсләре һәм санау тәртибендә дөрес итеп тезәргә кирәк. . (Алмаларда 1-3 кә кадәр саннар.)
Керпе: Рәхмәт сезгә бик зур итеп.
Тәрбияче: Юлны дәвам итик балалар.Менә без бик матур аланлыкка килеп чыктык. Бу аланлыкта бик күп чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә салават күпере үзенең матур төсләрен сипкән. Ләкин барлык чәчәкләргә дә төсләр килеп җитмәгән. Әйдәгез чәчәкләрне буяп алыйк. Карагыз нинди матур булдылар. Чәчәкләр безгә рәхмәтләрен әйтәләр. Аланлык тагын да матурланып китте. (Чәчәкләрне санау,10 чәчәк).
Тәрбияче: Балалар, Кызыл Калфак урманда кемнән курка әле?
Балалар: Бүредән.
Тәрбияче: Бүредән тагын нәрсә курка әле?
Балалар: Куян.
Тәрбияче: Әйе, дөрес. Әйдәгез, балалар Кызыл Калфак белән куян турындагы уеныбызны уйнап алабыз.
Ап-ак куян утыра,
Колагын селкеп тора.
Менә шулай,менә шулай
Колагын селкеп тора
Куян тик торса туңа,
Сикергәли ул шуңа.
Һап.һап,һап,һап
Сикергәли ул шуңа.
Кем куянны куркытты?
Куян сикереп качты.
Ай,качты,качты,качты,
Куян сикереп качты.
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, чәчәкләр янында куян безгә конверт калдырган. Ә конверт эчендә биремнәр. Әйдәгез , шул биремнәрне эшлик. Һәр бала конверт эчендәге геометрик фигуралар белән куян ясый. Һәр баладан үзләренең куяннары турында сорау. Сезнең куяныгыз нинди төстә?
Балалар: Ак.
Тәрбияче: Балалар кайсы ел фасылында куян ак була?
Балалар: Кышын.
Тәрбияче: Ә сезнең куяныгыз нинди төстә килеп чыкты?
Балалар: ак.
Тәрбияче:Әйе,балалар инде куяныбыз кышка да әзерләнгән.
Тәрбияче: Санап карагыз әле , сезгә, куян эшләр өчен ничә геометрик фигура кирәк булды? Конверт эчендә тагын бер уен бар икән әле, балалар.Уенның исеме “Дүртенчесе артык” дип атала. Рәсемнәрне бергәләп карап чыгыйк әле. Рәсемнәрдә нәрсә артык? Һәм ни өчен?
Тәрбияче: Менә, балалар, без Кызыл Калфакның әбисенең өенә килеп тә җиткәнбез.
Кызл калфак: Бик зур рәхмәт инде , сезгә балалар. Мин үзем генә тиз генә килеп тә җитә алмас идем. Сез бик тырышлар икән. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк.
Тәрбияче: Балалар уйныйбызмы?
Балалар: Уйныйбыз.
Уен: “Кәрзинне тап.”
Балалар күзләрен йомалар, ә Кызыл Калфак кәрзинне бер баланың я алдына , я артына, яки уң ягына, я сул ягына куя.
Тәрбияче: Балалар, без көннең кайсы вакытында сәяхәткә бардык.
Балалар җавабы.
Тәрбияче: Балалар сезгә уен охшадымы? (балаларның җавабы.) Кызыл Калфак безгә кайтырга вакыт инде. Урман безгә бик охшады. Син дә безнең бакчабызга кунакка кил яме. (Балалар ковёр-самолётка утыралар .).
Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез ковёр- самолётка утырабыз һәм минем арттан тылсымлы сүзләрне кабатлыйбыз.
Очтык,очтык,очтык без
Дөньяларны кочтык без
Юлда булган авырлыкны
Җиңел генә уздык без.
Тәрбияче:Менә балалар,үзебезнең бакчага кайтып та җиттек.Балалар,сезгә әкият иленә сәяхәт ошадымы?(Сораулар-җаваплар).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про
Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

План-конспект занятия по теме: Занятие по математике с детьми среднего дошкольного возраста. "Математика в сказках".
Цели: Формирование умения соотносить количество предметов с числом,цифрой. Закрепить знание детей о простейших геометрических фигурах, счета до 5-ти, таких понятий, как: широкое-узкое, высокое-н...
Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий
Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур» Опубликовано 18 апреля 2016 - 19:36 пользователем admin занятия детский сад математика, занятия по математике в детском саду, занятие в детском саду гео
Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур» Цель:формировать у дошкольников умение находить различия и общие признаки г...

Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика» Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика» Воспитатель: Бейнарович С.А. Цель: развивать математические способности. Задачи: -закреплять умение считать (в преде
Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика»Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика»Воспитатель: Бейнарович С.А.Цель: развив...

Конспект занятия по математике в средней группе «Занимательная математика» план-конспект занятия по математике (средняя группа)
Конспект занятия по математике в средней группе «Занимательная математика»...

