План-конспект итогового занятия по ФЭМП "Путешествие с солнышком"
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Бурганова Венера Миргазияновна

Занятие проводилось с детьми 2 мл гр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Конспект занятия по ФЭМП22.45 КБ

Предварительный просмотр:

Борһанова Венера Миргазияновна

                                    2нче категорияле тәрбияче

                              111нче санлы  “Батыр”

балалар бакчасы бала үстерү үзәге

Тема: “Кояш белән сәяхәт”

Математик күзаллауны үстерү буенча йомгаклау белем бирү эшчәнлеге конспекты.

 Программа бурычлары:тәрбияче биргән соруларга җавап бирү күнекмәсен ,”күп”,”берәү”,”астында”,”биек”,”тәбәнәк” төшенчәсен ,геометрик фигураларны белүләрен ныгыту,сөйләм телен үстерү,уеннарда катнашу теләге уяту,табигатькә ,хайваннарга ярдәм итү теләге,күзаллау.хәтер,игътибарлылык  тәрбияләү.

Материалһәм җиһаз:картоннан ясалган  кояш,болыт,ширма,кояш битлеге,уенчык куян ,чиләк,балыклар,уен өчен 2 ясалма чыршы,чәчәкләр өчен зәңгәр,кызыл,сары төстәге боҗралар,яңгыр,елга шавы яздырылган диск,кулчатыр.

Алдан эшләнгән эш:”Кояш,чык!”эндәшен ,куян турында шигырьләр өйрәнү,хайваннар төшерелгән рәсемнәр карау.

        Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче Балалар,карагыз әле тәрәзәгә,көн нинди?

БалаларБолытлы.

ТәрбиячеКояшның бәлки чыгасы киләдер,әйдәгез бергәләп чакырабыз!

        (балалар белән бергә)

“Кояшкаем,чык,чык!

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка Казанда,

Әти китте алырга.”

(ширма артыннан кояш күренә,балалар кояшка карап торган арада тәрбияче кояш битлеген кия)

Кояш Исәнмесез,балалар!Чакырдыгызмы мине?Таныйсызмы?Мин-кояш!Ә сез минем балаларым булырсыз,килештекме?

БалаларКилештек!

-Әйдәгез ,балалар,иртәнге кояш кебек түгәрәк ясап басыйк әле!Менә шулай!Иртән кояш чыккач кошлар сайрый,чәчәкләр дә уяна.Әйдәгез куллар ярдәмендә чәчәкләрнең уянуын күрсәтик әле!

(бармаклар өчен күнегү)

“Иртәнге кояш нурында

Чәчәкләр уяналар.

Әкрен генә җил исә

Таҗкайларын селкетә.

Җилгә каршы торырга

Тамырлар ярдәм итә.”

-Бик яхшы!Кояш нурларын чәчеп торганда кәефләр дә күтәренке.гел яхшылык кына эшлисе килеп тора.Сез,балалар,яхшылык эшлэргэ яратасызмы?(балаларҗавабы)

-Мин сезне кояш патшалыгына чакырам.Минем патшалыгымда яхшылык  эшләргә,табигатькә ярдәм итэргә генә ярый!Сез әзерме?

-Әйе!

-Киттек минем белән!(балалар кояшка иярәләр,юлда чәчәкләр белән тулы кәрзин күрәләр)

-Балалар,карагыз әле.нәрсә бу?(кәрзингә күрсәтә)

-Кәрзин!

-Ә кәрзин эчендә нәрсә бар?

-Чәчәкләр!

-Ничәү соң алар?

-Күп!

-Балалар,әйтегез әле,нинди төстә чәчәкләр?

-Кызыл,сары,зәңгәр төстә.

-Чәчәкләр буталып беткәннәр.әйдәгез аларга ярдәм итик,һәр төсен үз өенә урнаштырыйк.Кәрзиннән һәрберегез 1әр чәчәк алыгыз әле!

-Балалар,сезнең һәрберегездә ничә чәчәк?

-Берәү!

-Ә кәрзиндә ничә чәчәк калды?

-Берәү дә юк!

-Дөрес!

-Наил синең кулыңда чәчәк нинди төстә?

-Кызыл!

-Ә Салават синдә?

-Зәңгәр!

-Дөрес!(балалар һәрберсе үз җавабын әйтә)

-Чәчәкләр нинди төстә,өйләре дә шундый төстә булырга тиеш(тәрбияче идәнгә сары,кызыл,зәнгәр төстәге боҗралар куя).

-Язилә,син чәчәгеңне нинди төстәге өйгә урнаштырасын?

-Кызылга.

-Дөрес!(балалар чәчәкнең төсе буенча өйләренә урнаштыралар)

-Бик яхшы!Чәчәкләр үз өйләрен таптылар.Аларны кешеләр таптамасын өчен нишләргә кирәк?

-Койма ясарга.

-Зәңгәр өйгә нинди койма булырга тиеш?

-Зәңгәр койма.

-Кызылына?(балалар җавабы)

(балалар шакмаклар ярдәмендә койма төзиләр,тәрбияче аларны    мактый)

-Яхшы,чәчәкләргә ярдәм иттек.Миңа бик ошады,алга таба киттек(юлларында елга очрый,елга тавышы яздырылган диск куела)

-Ой.балалар, нәрсә бу?(елга)

-Елга аша ничек чыгарбыз икән?(балалар җавабы)        

(балалар бер-бер артлы елга аша сикереп чыгалар)

-Булдырдыгыз!Алга таба юл тотыйк!

(болыт күренә)

-Ой-ой!карагыз әле,култә нәрсә үл?

-болыт!(яңгыр тавышы ишетелә)

-Балалар,яңгыр ява башлады,качыгыз кулчатыр астына!Тизрәк,тизрәк!(Яңгыр тавышы бетә)

(тәрбияче балалар белән бергә кояшны чакыра)

“Кояш чык,болыт кач,

Без уйнарбыз җылыткач!”(кояш чыга)

-Яңгыр туктады,кояш чыкты,рәхәтләнеп уйнагыз!(уен 2 тапкыр уйнала)

-Уйнап та алдык ,юлыбызны дәвам итик(юлда чиләк тора)

-Балалар ,чиләктә нәрсәләр күрәсез?

-Балыклар.

-Алар ничәү?

-Күп.

-Карагыз әле,балыклар нинди формада?

-Түгәрәк,өчпочмак,квадрат формасында.

-Дөрес!

-Балыклар сусаганнар,алар нишләтергә икән?(суга җибәрергә)

-Дөрес,балалар.алар  суда яшиләр,әйдәгез без аларны күлгә җибәрик!(балалар һәрберсе 1шәр балык алып идәндә яткан боҗра эченә җибәрәләр)

-Балыкларга да ярдәм иттек,алар безгә бик рәхмәтле,алга таба киттек!(балалар аланга килеп чыгалар)

-Бик матур алан!Агачлар да үсеп утыра!Биеге дә бар,тәбәнәге дә.Күрсәтегез әле,кайсы биек?Ә хәзер тәбәнәген күрсәтегез! Бу агачларнын исеме ничек?(чыршы)

-Тәбәнәк чыршы астында нәрсә бар?(балалар эзлиләр тәбәнәк чыршы астыннан уенчык куян табып китерәләр)

“Әй,Куянкай,матуркай,

Кил бирегә,йомшаккай!

Курыкма син,калтырама,

Без-балалар,оялма!”(балалар кабатлыйлар)

-Балалар,куянкай ни өчендер кәефсез,әйдәгез аңа үзебез белгән шигырьләрне сөйлибез,бәлки күңеле ачылып китәр.Ягез әле,кем сөйли?(теләге булган балалар шигырь сөйли)

Әй,Куян,Куян!

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына

Аягы җиңел

Мамыктай гына.

-Әнә куян ничек сөенде,балалар!Зур рәхмәт сезгә!Сез миңа бик ошадыгыз.Мине сезгә күчтәнәчем бар,ул биек чыршы астына яшерелгән.(балалар күчтәнәчне эзләп табалар)

-Әйтегез әле,балалар,без бүген кая бардык?Кемнәргә ярдәм иттек?(балаларнын җаваплары)

-Ә хәзер группага кайтырга вакыт!Мин-Кояш сезнең белән саубуллашам,исән булыгыз!

-Сау бул,Кояш!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытое итоговое занятие по ФЭМП «Путешествие в зимний лес» 2 младшая группа

Закрепление пройденого материала по теме "Геометрические фигуры" для детей 3-4 лет....

Конспект занятия по ФЭМП "Путешествие с солнышком"

Цель: Создание благоприятных условий для использования разнообразных видов деятельности, их интеграции в целях повышения эффективности воспитательно - образовательного процесса.Интеграция областей: &l...

Конспект занятия по ФЭМП «Путешествие с солнышком» ( для детей 3-4 лет)

Конспект занятия по ФЭМП «Путешествие с солнышком» ( для детей 3-4 лет)...

конспект занятия по ФЭМП "Путешествие с солнышком"

Цель: Создание благоприятных условий для использования разнообразных видов деятельности, их интеграции в целях повышения эффективности воспитательно - образовательного процесса....

Конспект открытого занятия по ФЭМП «Путешествие с солнышком»

Цель: закрепить умение находить один и много предметов в специально-созданной обстановке; пользоваться словами один, много; закрепить знание геометрических фигур....