“Математика иленә сәяхәт”
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Сабирова Рамзия Галимзяновна

математика иленә  сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mat.docx39.15 КБ

Предварительный просмотр:

 

Максат:

– 10 эчендә санарга өйрәтүне ныгыту, алга һәм кирегә санау, геометрик фигуралар, көн, атна һәм ел фасылларын белү;

– логик уйлый белүне, дикъкатлелекне, хәтерне үстерү.

– мәктәпкә мәхәббәт, математикага кызыксыну тәрбияләү.

 Дәрес барышы

Тәрбияче: – Балалар, экранга карагыз әле. Менә бу йорт сезгә танышмы?

Әйе, бу мәктәп. Сезнең укыйсыгыз киләме бу мәктәптә? Ә мәктәптә яхшы укыр өчен нинди булырга кирәк?

 Әйе, тиздән сез укучылар булырсыз. Яхшы укыр өчен күп белергә, уйлый белергә тиешсез. Әйдәгез, үзебезне тикшереп карыйк. Күп беләбез микән, уйлый hәм дикъкатле була алабыз микән. Шуңа күрә дә мин сезне тапкырлар hәм җитезләр конкурсына чакырам.

 Моның өчен, балалар, безгә командаларга бүленергә кирәк. Командаларга бүленү өчен, идәннән hәрберегез берәр сан карточкасы алыгыз. Алар төсләре буенча да аерылалар. Тиз генә сан рәтләре hәм төсләр буенча ике командага тезелегез. Менә без ике команда булдык. Командаларга кем җитми?

– Әйе, командирлар. Командир сайлар өчен hәрбер командадан бер кеше тиз hәм дөрес итеп кирегә (10-1 кадәр) санарга тиеш.

Командалар командирлы да булдылар. Ә хәзер дикъкат белән тыңлап, жавап бирергә әзерләнегез. Сораулар экранда булачак. Кайсы команда биремне тиз hәм дөрес эшли, шул командага фишка бирелә. Ә инде фишкалар санын уен ахырында санап жиңүче команданы билгеләрбез. Ә хәзер урыннарга рәхим итегез. Дикъкат белән экранга карыйбыз.

 1 нче конкурс « Төшеп калган саннарны тап»

2 нче конкурс «Кайсы күбрәк?»

3 нче конкурс «Нинди фигура җитми?»

4 нче конкурс. Уен «Кем белә, алга таба әйтә»

Мин сезгә шигырь телендә табышмаклар әйтермен, ә сез җавап бирерсез.

 1. Күл буенда агачлар арасында

Май коңгызы яшәгән.

Әтисе, әнисе, кызы, малае

Я, кем әйтеп бирә ,

Ничәү яшәгәннәр барлыгы? (Барлыгы 4әү яшәгәннәр)

 2. Без, без, без идек,

Без 5 кыз идек.

Килеп керде Хадичә,

Хәзер без булдык ничә? (6)

 3. 7 каз юлга чыккан,

2се ял итәргә уйлаган.

Ягез әле, санагыз,

Болыт астында ничә каз калган?

(Болыт астында 7 каз калган, чөнки 2 каз ял итәргә уйлаган)

 4. Үрдәкләргә 8 итек

Керпе биргән бүләккә.

Ягез әле, кем әйтеп бирә алыр,

Итек җитәр ничә үрдәккә?

(Итек җитәр 4 үрдәккә)

 5. Алмагачта алма үскән

8әү булган барлыгы

3 алма коелып төшкән

Ничәү калган барлыгы

(Алмагачта 5 алма калган)

 6. Без, без, без идек

Без 10 кыз идек.

Чыгып китте 2 кыз,

Ә калыр икән ничә кыз?

(Барлыгы 8 кыз калыр)

 -Бик рәхмәт үзегезгә, булдырдыгыз, дөрес җавап бирдегез.

Ял минуты

1. нчы конкурс «Нәрсә артык?»

2. нче конкурс « Логик сораулар»

3. нче конкурс. Уен «Серле капчык»

4. нчы конкурс «Геометрик сораулар»

5. нчы конкурс. Уен «Башта нәрсә, аннан нәрсә?»

 Менә төзедек тә инде мәктәбебезне. Фишкаларны санар вакыт житте. Жинүче команда……… . Ләкин мәктәпкә укырга керер өчен безгә күп нәрсәләр белергә кирәк әле. Ә менә бирелгән биремнәрне сез яхшы белдегез. Жиңүче команданы котлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...