математика
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

Шарипова Эльмира Юнысовна

-20 гә кадәрле санауны, -10нан 0гә кадәр кирегә санауны ныгыту,

- ике кечкенә саннардан торган 7 санының составы турындагы белемнәрен ныгыту,

- 18 санының килеп чыгуы һәм яңа санау берәмлеге – дистә белән танышу,

- дистәнең һәм берәмлекләрнең шартлы билгеләрен куллана белергә өйрәтү,

- кушуга, алуга гади мисаллар чишүне ныгыту,

- тәрбияче биргән информацияне күз алдына китерүгә нигезләнеп логик мәсьәләләрне чишү күнекмәсен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_dnevnik_esh.docx17.41 КБ

Предварительный просмотр:

91 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен мәктәпкә әзерлек төркемендә уздырылган шөгыль конспекты

Тема:“18 саны белән таныштыру”

                 Тәрбияче: Шәрипова Эльмира Юнысовна

                         Казан. 2012

       

Тема: 18 саны

  Кәгазь битендә ориентлашу, вакыт эчендә ориентлашу, математик эчтәлектә логик мәсьәләләр, 17 саныны составы

Максат:

  -20 гә кадәрле санауны, -10нан 0гә кадәр кирегә санауны ныгыту,

- ике кечкенә саннардан торган 7 санының составы турындагы белемнәрен ныгыту,

- 18 санының килеп чыгуы һәм яңа санау берәмлеге – дистә белән танышу,

- дистәнең һәм берәмлекләрнең шартлы билгеләрен куллана белергә өйрәтү,

- кушуга, алуга гади мисаллар чишүне ныгыту,

- тәрбияче биргән информацияне күз алдына китерүгә нигезләнеп логик мәсьәләләрне чишү күнекмәсен ныгыту.

Дәрес барышы.

Балалар карагыз әле безнең группага нинди хат килгән. Аны Белмәмеш җибәргән. Ул инде мәктәпкә йөри, менә нәрсә яза ул.

Кадерле балалар, мәктәптә яхшы укыр өчен күп белергә, уйлый һәм фикерли белергә кирәк, шулай ук гади булмаган мәсьәләләр чишә белергә кирәк.

Менә миңа шундый биремнәр бирделәр һәм мин аларны эшләргә авырсынам. Зинһар ярдәм итегез.

Балалар ярдәм итәбезме?(балаларның җавабы)

1 нче бирем. Сорауларга җавап бирегез.

- бүген атнаның нинди көне?

- тәртип буенча ничәнче көн?

- иртәгә нинди көн була?

- шимбәдән соң нинди көн килә?

- дүшәмбедән соң?

- атнада ничә көн?..

- елның нинди фасылы?

- язгы айларны атап чыгыгыз әле?

- хәзер нинди ай?

- тәртип буенча ул ничәнче ай?

Молодцы.  1нче биремне бик җиңел чиштегез.

2нче бирем. Без инде 17 санының составы белән таныш. Әйдәгез искә төшерик әле. 17 санында ничә дистә һәм ничә берәмлек бар?(1 дистә һәм 7 берәмлек)

Бүген без 18 санының составын өйрәнәбез. 18 санында 1дистә бар. Дистә дип нәрсәне әйтәбез әле без?(10 берәмлекне). 18 санында 1 дистә бар, һәм 8 берәмлек.

Без алдагы дәресләрдә дистәне квадрат белән, ә берәмлекне түгәрәк белән билгеләрбез дигән идек. Әйдәгез дистәләрне квадратлар белән, берәмлекләрне түгәрәк белән билгелик.(тактада 1 квадрат 8түгәрәк куела). Ничә дистә булды(1 дистә). Ничә берәмлек булды(8 берәмлек).

3 нче бирем. Ә хәзер логик мәсьәләләрне чишәргә тырышып карарбыз.

“Нинди фигура артык”

Ике рәт геометрик фигуралар куела.

1 рәт: квадрат, турыпочмаклык, түгәрәк, өчпочмак, ромб.

2рәт: төрле төстәге һәм төрле зурлыктагы түгәрәкләр һәм бер өчпочмак куела.(1 рәттә түгәрәк артык, чөнки почмагы юк. 2 рәттә өчпочмак артык).

4нче бирем. Хәзер киләсе логик мәсьәләне чишәбез . 2 геометрик фигуралар таблицасы.

1нче таблицада өченче рәттә нинди фигура җитми? 2нче таблицаны да шулай ук карап үтү.

Физминутка. Зарядка ясыйбыз.

Су буенда бакалар

Бик иртә уяналар (балалар басалар)

Бата-калка (2тап.басалар,чүгәлиләр)

Битләрен юалар (бит юу хәрәкәтләре)

Аннары тезелешеп:

Зарядка ясыйлар (гимнастика ясау)

Алга да иеләләр (алга иелү)

Артка да иеләләр (артка иелү)

Сулга да иеләләр

Уңга да иеләләр (сулга-уңга иелү)

Аякларны тып-тып итеп ( аяклар тыпырдату)

Кулларын чуп-чуп итеп

Әкрен генә суга чумалар.

5нче бирем. Балалар Белмәмешнең дусты читлеккә эләккән, аны коткарыр өчен бирелгән мәсьәләләрне эшләү мөһим.

- 5тән 10га кадәр сана

- 10нан кирегә сана

- 3тән ким санны әйт

- 7санынын составын ата (1+6,  5+2 һ.б)

- 6дан кирегә сана

- 10нан 20гә кадәр сана

 Молодцы. Безнен җаваплар Белмәмешкә дустын азат итәргә ярдәм итәр.

6 нчы бирем. Дуслар үткән биремнәр җитди булса алдагылары кызыклы булыр.  

Өч тычканның ничә колагы бар?(6)

Ике аюның ничә тәпие бар?(8)

Нәрсә авыррак 1кг. Мамыкмы 1кг. Ташмы?

    Ә хәзер Белмәмеш сезгә график диктант әзерләде. Эшне башлар алдыннан бармакларга гимнастика ясап алыйк.

        Уң кулыбызны табыйк

        Әйдәгез санап карыйк

         Башлыйк чәнтидән

         Иң кечкенәдәна

         Чәнти булса бер

          Исемсез ике

          Урта бармак өч

          Имән бармак дүрт

          Бишенчедән биш бармак

          Әнә нинди зур тармак.

          Менә биш күпме була

          Бөкләгәч йодрык була.

  График диктант.

  8 нче бирем. Мисаллар чишү.(балаларның өстәлләрендә алдан әзерләнгән мисаллар. Шуларны чишү).

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по математике и обучению детей правилам дорожного движения в подготовительной группе «Математика в дороге»

Программное содержание: Совершенствовать навыки счета в пределах 10, учить на наглядной основе составлять и решать задачи на сложение и вычитание, закрепить умение измерять длину предмета с помощью ус...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

конспект по математике " Юный математик"

Группа: Подготовительная , старшая.Технология: Социо-игровая Цель:Развитие логического мышления через блоки Дьенеша.Задачи: Развитие умений рассшифровывать ( декодировать информацию)о наличии или...

Конспект интегрированной организованной образовательной деятельности физкультура+математика "Путешествие по островам королевы математики в старшей группе.

Интегрированная организованная образовательная деятельность физкультура+математика "Путешествие по островам  "Королевы математики"...

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Путешествие в страну Математики"

Конспект занятия по математике в подготовительной группе "Путешествие в страну Математики" Программное содержание. Закрепить с детьми свойства геометрических фигур (цвет, форма, величина), ...