"Путешествие в космос"
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

Хазиева Айгюль Минниязовна

Цель этого занятия развитие познавательной инициативы дошкольников в процессе обобщения знаний в области познания по теме "КОСМОС". Воспитывать удетей бережное отношение к природе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_galem.docx173.84 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан республикасы Саба муниципаль  районы Олы-Нырты «Милэшкэй» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе»

Зурлар төркеме өчен танып белү эшчәнлеге

(Ел тәрбиячесе-2018ел)

                                                                      I квалификацион тәрбияче

 Хаҗиева А.М.

 Максат: Балаларның саннарны тануларын, 1-10, 10-1 таба кире саный белүләрен, геометрик фигураларны, кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту. Күзаллау һәм игътибарлылыкны үстерү. Мөстәкыйль фикерләү сәләте, ярдәмгә килү хисләре тәрбияләү. Экологик тәрбия бирү.

Тәрбия бурычы: табигатькә ярдәмгә килү хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: күзаллау, игътибарлылыкны,  фикерләү сәләтен, уңай һәм кирегә санауны үстерү.

Белем бирү бурычы: яңадан бер төп геометрик фигура трапецияне таный белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: физик үсеш, танып белү, иҗади-эстетик үсеш

Җиһазлар: ноутбук, проектор, экран, йолдызлар, нарат, шарлар, метеорит-бүләк, геометрик фигуралар, наушник, микрофон.

Эшчәнлек төзелеше:

I.Эмоцианаль халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

II. Төп өлеш.

1.Галәмгә сәяхәт (уңай санау)

2. Үз теләгән җиһазлар белән ракета төзү

3.  «Йолдызчык» планетасы (кирегә санау)

4. Уен “Йолдызчыкларны дөрес урнаштыр” (кәгазьдә ориентлашу)

5. “Марс” планетасы

6. Сюрприз момент (марсианинга булышу)

7. Уен «Геометрик фигуралар арасыннан трапеция табу» (трапеция  өйрәнү)

8. Динамик пауза. 

III. Практик эш.

IV. Рефлексия.

Эшчәнлек барышы: 

 Т-че: Балалар, бүген бездә кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик, үзебезнең елмаюларыбызны бүләк  итик.

(Сигнал килә, тәрбияче наушник кия)

Әйе…Әйе… «Бәләкәч” балалар бакчасы»…Кунакка?… Яхшы…! Рәхмәт…!

Балалар, безне галәмгә чакыралар, аларга ярдәм кирәк. Анда саннар, биремнәр, табышмаклар яши. Сез анда очарга әзерме?

Балалар: әйе.

Т-че: Галәмдә яшәүчеләргә булышу өчен безгә тиз санарга, уйларга,тапкыр,  зирәк булырга кирәк.

Без авырлыклардан курыкмыйбыз, космик сәяхәткә кузгалсак та була. Ә нәрсәдә очарбыз соң?

Балалар: ракетада                                

Т-че:  Без сезнең белән төркемнәргә бүленеп ракета төзербез, ә моның өчен медальоннадагы сан буенча өстәл янында урыннарны алыгыз һәм шундагы предметлар ярдәмендә ракета төзербез. Барыбызның да ракеталары әзер булса очарга әзерләник.

Т-че: Әйдәгез, үзебез белән һава һәм су алып меник.  (шарга һава тутыралар)

Т-че: Әйбәтләп утырышыгыз. Игътибар. Очарга әзерләнегез.

1-10 кадәр саныйлар. (ракетага утырып күккә менәләр,космик көй яңгырый)

(Ракетадан чыгалар һәм галәмне күзәтәләр)

Менә без беренче планетага килеп җиттек. Һава нинди монда, сулап карыйк.

Балалар: монда һава юк.

Т-че: әйдәгез үзебез алып менгән һавабызны чыгарыйк.

Космик тавыш: Галәмгә рәхим итегез. Исәнмесез балалар. Минем чакыруымны кабул итүегезгә рәхмәт.

Космик тавыш: Сез  «Йолдызчык» планетасында.

                         Уен “Йолдызчыкларны дөрес урнаштыр”

Балалар игътибарлы булыгыз. Мин әйткәнчә йолдызларны дөресләп урнаштырырсыз.

Уртада - кызыл йолдыз, өске уң почмакка - сары, аскы уң почмакка кызгылт-сары, өске сул почмакка - көмеш, аскы сул як почмакка -  алтын төсендәге йолдызны урнаштырырсыз.

Бик яхшы сез барсында дөрес урнаштырдыгыз. Әйдәгез икенче планетага очыйк.

Кайсы планетага очуыбызны белер өчен ребус чишеп алыйк. (мяч, апельсин, рыба, самолет)    МАРС   (космик көй яңгырый)

Әйдәгез күзләребезне йомып 10нан кирегә саныйк. 10,9…1  космик көй яңгырый

Күзләребезне ачыйк һәм аларга гимнастика ясап алыйк.

Без сезнең белән Марс планетасына килептә җиттек. Карагыз монда бик күп ташлар күренә. Бу ташларны метеоритлар дип әйтәбез. Кабатлыйк әле балалар метеорит. Әгәрдә әйбәтләп карасак алар ниндидер фигураларны хәтерләтәләр. Бик яхшы аларны хәзер аерып алып кәрзиннәргә тутырырга кирәк. Түгәрәк, озынча  фигураларны бер кәрзингә, ә почмаклары булганнарын икенче кәрзингә. Әйдәгез малайлар почмаклы фигураларны җыйсынар, ә кызлар түгәрәк фигураларны.  

Т-че: Сез бу  планетаны ташлар дан чистартыгыз. (космик көй яңгырый)

Күңелсез Марсианин пәйдә була.

Марсианин. Исәнмесез кунаклар.  Сез кемнәр буласыз? Кайсы планетадан килдегез?

Т-че .Балалар , әйдәгез үзебез белән таныштырып үтик.

Б-р: Без Җир планетасыннан Саба районы “Кыңгырау” балалар бакчасыннан килдек.

Т-че: Ә нигә син бик күңелсез?

Марсианин: Метеоритлар минем оча торган тәлинкәмнең бер почмагын ватып төшерделәр. Ә аны төзәтер өчен дүртпочмакның нәрсә икәнен белергә һәм трапеция дигән бер почмакны табарга кирәк. Әмма мин бу почмакны бер җирдә дә күрмим.  
Б-р: 4 яктан һәм 4 почмактан торган фигуралар - дүртпочмак булалар.

Т-че. Без сиңа почмагын табарга ярдәм итәрбез.

Уен «Геометрик фигуралар арасыннан трапеция табу»

Марсианин: Рәхмәт сезгә балалар.

Космик тавыш: Рәхмәт сезгә балалар Марс планетасы иркен сулап калды.

Т-че: Бик арып киткәнсездер, әйдәгез әзрәк ял итеп алыйк.

Динамик пауза.

Т-че: Әйдәгез күзләребезне йомып 10нан кирегә саныйк. 10,9…1

(космик көй яңгырый)

Космик тавыш: №3 планетага барабыз. «Яшеллек планетасы»

Т-че: Балалар, бу планетада бик күп төрле җәнлекләр яши, агачлар усемлекләр үсә. Без сезнең белән кайсы планетага килеп әләктек икән. Балалар Җир планетасы. Әмма балалар карагыз эле мондагы наратлар , чыршылар моңсу ни өчендер, дип уйлыйсыз. Без ничек ярдәм итәрбез соң?

(нарат агачы күкркәләр белән бизэлэ)

Менә балалар, без космик галәмгә ярдәм иттек. Хәзер үзебезнең бакчабызга кайтыр вакытта җитте.

 Космик тавыш: Сезнең белән танышу безгә рәхәт булды. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

(ракетага утырып кайтып китәләр, 10 -1 кадәр саныйлар)

Т-че: Менә бакчабызга кайтып та җиттек.

(Микрофон ала һәм журналистка әйләнә)

 – Исәнмесез, кадерле балалар. Мин «Балалар дөньясы» газетасыннан. Сезнең исән-имин кайтуыгызга мин бик шат. Әйтегез әле:

– Сез кайда булдыгыз?

– Нәрсә белән шөгыльләндегез?

– Сезгә ошадымы?

– Тагын очасыгыз киләме? Рәхмәт, балалар. Сау булыгыз.

(«Метеорит төшү» тавышы ишетелә)

Т-че: Балалар,башларыгызны иегез, метеорит төшә.

(тәрбияче барып карый,  метеорит эчендә күчтәнәч)

Радиотавыш. Тәрбияче  наушник кия: « Әйе..,бүләк.., алдык.., рәхмәт..»

Балалар, безгә галәмнән күчтәнәч җибәргәннәр. Сезгә  рәхмәт әйтәләр. C:\Users\НЕКРОНОМИКОН\Desktop\фото разное\IMG-20171204-WA0019.jpg

    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия по математике с использованием развивающих игр на тему: "Путешествие в космос"

увлекательное занятие на котором дети закрепляют счет до десяти,умение ориентироваться на плоскости используя палочки Кюизенера. ...

игра занятие "Путешествие в космос"

Занятие предназначено для детей подготовительной группы. Воспитывать любознательность и интерес к космической теме, закрепить название планет и созвездий....

Путешествие в космос Тема : Путешествие в космос

Путешествие в космосТема : Путешествие в космосПедагог: Здравствуйте ребята, посмотрите, что у меня в руках? (Книга о космосе) А, вы любите путешествовать? (ответы) Куда можно отправиться? (ответ) А н...

Конспект ООД «Путешествие в космос», посвященное 60-летию первому полету в космос

Цель: формирование представлений детей о космосе, планетах.Задачи:- расширять кругозор детей;- развивать познавательный интерес и любознательность детей;- познакомить детей с первым советским кос...