"Математика иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

Рахимова Эльвира Григорьевна

Балаларның элементар математик күзаллауларын булдыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_ilen_syaht.docx22.07 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы

Математика иленә сәяхәт

Зурлар төркемендә танып белү эшчәнлеге

Балаларның элементар математик күзаллауларын үстерү

                         

Тәрбияче

Рахимова Эльвира Григорий кызы

Максат: Төрле биремнәр аша балаларда математика эшчәнлегенә кызыксыну уяту,мәсьәләләр ,төзү,чишү аша логик фикерләү сәләтен  үстерү, кәгазь битендә орентлашуны үстерү.

6 санының барлыкка килүе, төзелеше белән таныштыру, 6 цифрын танып белү.  Пространство бәйләнешләрен ачыклау, 5 санының төзелешен ачыклау,

Шөгыльгә әзерлек: балаларны 5 эчендә санарга  өйрәтү, геометрик фигураларны  танырга, тирә- юньнән  табарга күнектерү, гади математика буенча слайдлар әзерләү.

Җиһазланыш.

Тәрбиячегә: ноутбук, проектор, тактада эшләү өчен күрсәтмә материаллар-  өй һәм  көчек  рәсемнәре,  цифрлар.

Балаларга: цифрлар, 6 шар чәчәк, яшел төстәге картон, математикадан  эш дәфтәре

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

-Хәерле  көн, дусларым! Мин- белем алиһәсе. Сезнең  математика буенча  әзерлегегезне сынап караячакмын.  Өстәл  артында матур итеп утырган,  матур җаваплары белән мине сөендергән бик зиһенле балаларга   минем    кечкенә символик медальләрем дә бар. Бик игътибар белән тыңлап, матур һәм тулы итеп җавап бирүчеләргә шөгыль  ахырында аларны таратырмын. Сез әзерме, дусларым?

Балалар сез мультфильмнар карарга  яратасызмы?Шалкан тартып чыгарган җәнлекне әйтегез әле миңа.(Тычкан)

-Тычкан тагын нинди әкиятләрдә бар?(Башак”,”Теремкәй”,”Чуар тавык” һ.б.)Менә ул сәяхәт итә-итә безнең бугенге белем эшчәнлегенә килгән.Ул шундый кызыксынучан,үзе белән бик куп биремнәр алып килгән.Әйдәгез әле тычканның биремнәрен үтик.

1.Математик разминка- беренче бирем

          Атнаның беренче көне?

  • Кышның беренче ае?
  • Атнада ничә көн?
  • Бездә ничәшәр бармак бар?
  •  Башта иртә буламы, әллә төнме?
  • Ике тычканда ничә колак була?

Нәтиҗә:менә сез тычкан биргән сорауларга бик дөрес җавап бирдегез,ул да сезнең җавапларыгыздан бик канәгать калды.Тычкан белән сәяхәтебезне дәвам итик.

2.“Дидактик уен “Буталган цифралар”

Балалар саннар куышлы уйнаганнар да урыннарын бутаганнар,әйдәгез әле урыннарын табарга ярдәм итик.(Балалар өстәлдә цифрлар белән тезәләр)

-Балалар, экранга карагыз әле, дөрес төзедек микән?Әйдәгез әле тагын бер тапкыр санап чыгыйк.Сәяхәтче иычканыбыз да истә калдырсын.

 3.      Уен “Санның күршесен әйт!”

 (Максат:1-5 цифрларын  танып белүне  ныгыту,  игътибарлылык тәрбияләү.)

-Хәзер балалар уң яки сул як куршесенәйтергә кирәк.Экранга игътибар итегез,нинди сан  курәсез?Уйлап әйтегез әле, ул саннарның күршесендә нинди саннар «яши» икән?

-Алмаз, 3 санының сул яктагы күршесен әйт әле. Элида, син 3 санының уң яктагы күршесен әйт әле.Руслан, син 5 санының сул яктагы күршесен әйтә аласыңмы? Гүзәл, ә син 5 санының сул яктагы күршесен әйт әле акыллым!

Тикшереп, бергәләп, эшлибез.

Әфәрин ,балалар,тычканыбыз да сездән бик канәгать калды.

     4. “Йортлар”(Тактада эш).

    Эзләнүчән Тычканыбыз сәяхәтен дәвам иткәндә  авыл урамы аша узган һәм ул анда өйләр күргән . Ибраһим, әйт әле, ничә өй күргән ул анда? (5) Менә шушы өйләрне саклар өчен ничә көчек кирәк була?

Өйләр белән көчекләр саны турында нәрсәләр әйтә алабыз?(икесе дә тигез,икеседә бишешәр,ничә өй булса көчекләр дә шул кадәр.Ә хәзер карагыз әле мин нишлим?(тагын бер көчкек куям) Хәзер көчекләр саны беләр өйләр санын бертигез дип әйтә алабызмы7Юк көчекләр саны күбрәк.Мин ничә көчек куйдым(1)Димәк,ничәгә артыграк?(1гә)

Әйдәгез хәзер саныйбыз ничә көчек булды?(1,2,3...6) димәк биштән соң ничә саны була?(6)Өйләр саны белән көчекләр саны бер тигез булсын өчен нишләргә кирәк? 1 өй өстибез.

 Мин аны 6 цифры белән билгелим.

-Димәк, өйләр һәм көчекләр саны ничә булды, Газинур?

- Өйләр һәм көчекләр саны бертигез булды, алар 6 шар.

--Әминә ,бу нинди цифра  булды инде?(6)

-Камиль син дә кабатла әле.(6)

-Бик яхшы, дусларым.Менә без буген сезнең белән 6 саны һәм 6 цифрасы белән таныштык.       

      5.Өстәл янында эш.(Чәчәкләр беркетү).

Эзләнүчән Тычканыбыз өйләр яныннан узганда бик тә матур тигез булып үсеп утыручы чәчәкләр күргән. Аның да шундый ук чәчәкләр утыртасы килгән. Ягез әле без дә булышыйк аңа.

Яшел картон кәгазь алына. Тәрбияче кушуы буенча, балалар кәгазьнең өске сул ягына , аскы уң ягына, уртага, сул якка- аска, уң якның өстенә чәчәкләр куя баралар.

-Ислам, зинһар санап әйт әле, синең түтәлдә ничә чәчәк булды?

-Лиана, синекендә ничәү?

-Нәркизә, синең конвертында чәчәк калдымы? Ул чәчәкне дә урнаштырсаң синең ничә чәчәк булачак?

-Тычканыбызга безнең ярдәм бик ошады. Карагыз әле, ул ничек сөенә. Ягез, без дә аның белән уйнап алыйк.

            6.Физкультминутка.

На одной ноге постой-ка

Будто ты солдатик стойкий,

Ногу левую-к груди,

Да смотри –не упади,

А теперь постой на левой,

Будто ты солдатик смелый.

Эзләнүчән Тычканыбызның биремнәрен чишүне дәвам итик , дусларым!

  7.Геометрик  фигуралар?  ( 3 слайд): Балалар. Экранга игътибар белән карагыз әле.

-Балалар, бу рәсемдә нәрсәләр  күрәсез?

-(Карга ,куян,йорт,кояш,кишер,чыршы)

-Карга нинди фигуралардан төзелгән?Ә,йорт? Куян?һ.б.

Әфәрин,балалар мин җавапларыгыздан бик канәгать.

(геометрик фигуралар,зурлык,кечерәк төшенчәләре)

       

   8.Дәфтәрдә эш. 41бит, 3бирем.

Беренче рәсемдә без,агач рәсеме күрәбез.Ничә агач бар монда?(1)

Аның астына цифрлар язылган.1 агач икән аны ынинди цифра белән тоташтырабыз?(1өифрасы белән)Калган цифраларны каплап куйсагыз да була.

Икенче рәсемгә игътибар белән карагыз әле.Алар ничәү?(3) Нинди цифра белән тоташтырабыз?

Калган биремнәрне мөстәкыйль эшлибез.3биремдә нинди сан белән тоташтырдыгыз,(1)

4нче биремдә?

Сәяхәтче тычканыбыз сездән бик канәгать дусларым.Сәяхәтебезне дәвам итик.

9.Мәсьәлләр чишү.

7слайд: Тычканга куян кызыл шар биргән иде. Ә керпе зәңгәр шар бирде.Тычканның барысы ничә шары булды?(1+1=2)

8слайд: Ә хәзер,игътибар белән карагыз,нәрсә күрәсез?Ә хәзер нәрсә үзгәрер?Әйдәгез шулар турында мәсьәлә төзик әле.Җирдә ике алма ята иде, агачтан тагын берәү өзелеп төште. Барысы ничә алма булды?(2+1=3)

9слайд: Ботакта 5 яфрак эленеп тора иде, шуның икесе өзелеп төште, ботакта барысы  ничә яфрак калды?(5-2=3)

10слайд:Хәзер тагын игътибар белән карыйбыз.болында ничә күбәләк бар иде?Нәрсә үзгәрде?Берсе очып китте. Болында 6 күбәләк уйный иде,1 күбәләк очып китте.Болында ничә күбәләк калды?(6-1=5)

Димәк,6 күбәләктән 1 күбәләкне алсак 5 күбәләк кала.

11 слайд:Рәсемгә игътибар итегез әле.Чыпчыклар саны ничә?(5)(бергәләп саныйк)Күбәләкләр саны ничә?(6)Чыпчыклар күбрәкме,әллә күбәләкләрме?Күбәләкләр күбрәк.

10.Йомгаклау.

Димәк,без балалар нинди сан белән эшләүне ныгыттык(5 саны белән.Әйдәгез мин сезгә аны күрсәтәм.Без сезнең белән биш эчендә куша ала беләбез.)

-Без бүген сезнең белән нинди яңа сан белән таныштык әле?(6саны)(күрсәтү белми торсалар).Киләсе  шөгыльләрдә дә 6 саны белән эшләвегезне дәвам итәрсез дип ышанып калам.

(6  санын ныгыт)

  • Булдырдыгыз, дусларым, дип сөенә Эзләнүчән Тычкан. Мин дә сезнең бүгенге шөгыльдә актив катнашуыгызга бик шатмын. Сезгә шөгыль ошадымы? Нәрсә ошады?

Белем Алиһәсе: -Әй дусларым! Сез искиткеч белемле, игътибарлы һәм сәләтле икәнлелегегезне күрсәттегез миңа. Өстәл  артында   тыйнак утыруыгыз да ошады, матур тулы җавапларыгыз белән бигрәк тә сөендердегез. Ә үзегезгә шөгыль ошадымы соң? Нинди яңалык ишеттегез бүген? Алия, син нинди яңалык ишеттең? Таһир, сиңа ни ошады? Сүземдә торам, зирәк дусларыма үземнең медальләремне тапшырам. (Медальләр тапшыру).

Шөгыль тәмамлана.

Кулланылган әдәбият:

Р.К.Шәехова, К.В.Закирова. Иҗат баскычлары. Казан, “Школа”,  2001.

Р.К.Шәехова. Иҗади уеннан- укуга. Казан, 1999.

С.Г.Исмәгыйлова. Туган тел-очар канат. Чаллы, “КАМАЗ”нәшрияты,1994

Н.Саттарова, Р.Миңнуллин. Хәрефләр бәйрәме. Казан, “Мәгариф” китап нәшрияты, 2012.

Фәнирә ХакШәйхи. Хәрефләр, саннар һәм төсләр илендә. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...