ЭЛЕКТРОННЫЕ ИНФОРМАЦИОННО-ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫЕ РЕСУРСЫ КАК СРЕДСТВО ИЗУЧЕНИЯ МАТЕМАТИКИ
статья по математике

Математикадан интеграцияләнгән шогель

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл урманда яшәүчеләргә ярдәм итик28.13 КБ

Предварительный просмотр:

Математика буенча  интеграцияләнгән дәрес

«Урманда яшәүчеләргә ярдәм итик".

Белем өлкэсе: Танып белү.

Максат: ФЭМП буенча белем, осталык һәм күнекмәләр дәрәҗәсен ачыклау.

Бурычлар:

1. Балаларның яз билгеләре турында белемнәрен ачыклау;

2. Балаларның урман һәм анда яшәүчеләр турындагы белемнәрен гомумиләштерү;

3. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ныгыту;

4. Предметларны күләме буенча аеру: биеклекләре, озынлыклары,  билгеле бер тәртип буенча урнаштырыру – кими бару тәртибендә нәтиҗәне телдән аңлату (иң биек, тәбәнәк, тәбәнәгрәк, бик тәбәнәк; иң озын, кыскарак, бик кыска)                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

5. Геометрик фигуралар турында белемнәрне ныгыту;

6. Тәртип саны һәм күләм саны күнекмәләрен ныгыту;

7. Игътибарны, фикерләүне, тырышлык күрсәтүне үстерү

8. Коллективта эшли белү;

9. Бөтен тереклеккә карата гуманлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Менә зәңгәр күк йөзе,

Бу алтын кояш үзе.

Җавап бирче, кояшкай

Яратасыңмы безне?

Кояш яктылык сибә

Бар җирне нурга күмә.

Учка нурлар җыябыз,

Без аңа елмаябыз.

      - Балалар, әйдәгез, бер-беребезгә, килгән кунакларга елмаюыбызны бүләк итик! Һәм күтәренке кәеф сезне һәм безне көне буе ташламасын!

      Әйтегез әле, елның нинди фасылы хәзер? (Яз)

Тәрбияче: Әйдәгез, табигатьтә язын нинди үзгәрешләр булуын искә алыйк?

(«Урамда яз» мнемотаблица белән эшләү) . Яз көне ни булганын сөйләячәкбез. Үз җавапыгызны «яз көне»сүзеннән башлагыз.

Тасвирлау хикәясенең мөмкин варианты: «яз көне кояш якты нур сибә. Язын кар эри. Яз көне гөрдәвекләр барлыкка килә. Яз көне агачларда бөреләр һәм яфраклар үсә. Язын беренче чәчәкләр – умырзаялар барлыкка килә.

     

(1 слайд Хат килгән хәбәр ишетелә)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, ниндидер хат килде. Әйдәгез, җайлап келәмгә утырыйк та, видео-хатны тыңлыйк. Кем җибәрде икән хат.

(2 слайд экранда саескан рәсеме чыга)

Карагыз әле, балалар, бу нәрсә? (балалар җавабы)

 (3 слайд) Саескан: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесе, саескан.

Тәрбияче: Исәнме, саескан нәрсә булды?

(4 слайд) Саескан:  мин сезнең якларда очтым, яз белән очрашырга ашыктым. Урман өстеннән узып киттем, ә анда котычкыч хәл: мине берәү дә каршы алмый, кошлар җырламый, гөрләвекләр челтерми, җилләр исми, яз җырлары яңгырамый. Барлык хайваннар кайгылы. Ә бәлки мин иртәрәк  килеп җиттем, әллә яз җитмәде?

Балалар, яз җиттеме? (Балалар җавабы).

Тәрбияче. Балалар,  ярдәм итәбезме?

Яхшы, саескан,  борчылма. Без балалар белән урманга барабыз, анда ниләр булганын һәм ничек ярдәм итәргә мөмкин булуын карарбыз.

Тәрбияче. Балалар, безгә хәзер урманга барырга кирәк була . Әмма урман буйлап барганчы,  безгә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатларга кирәк. (Карточкалар белән эш ).

  • Булдырдыгыз, балалар. Үз-үзеңне урманда тоту какыйдәләрен беләсез икән. Димәк без сезнең белән урманга юл тота алабыз.

Аның өчен, күзләрне йомабыз,  5 кә кадәр русча һәм татарча саныйбыз.

1, 2, 3,4,5  

 (5 слайд) күзләрне ачабыз.

-Менә без урманда да! (Музыка тыныч )

Дусларым, саескан җил дә исми урманда диде. Әйдәгез,  җилгә исәргә ярдәәм итик әле.

1 бирем.

 Физминутка

Жил исэ – исэ - исэ,

Агачларны селкетэ.

Жил тына – тына –тына,

Агачлар усэ – усэ.

(шул ук слайд тагын бер басабыз җил искән тавыш)

Менә, җил дә исеп китте.

2 бирем

(6слайд)

(Экранда тиен рәсеме)

Балалар, карагыз әле. Бу нәрсә (балалар җавабы).

(7 слайд) Тиен балаларының кулларында нәрсәләр ул? (балалар җавабы). Тиен балалары геометрик фигуралардан өйләр ясарга җыенганнар, әмма ничек ясыйсын белмиләр икән. Балалар  тиен балаларына ярдәм итәбезме, өй ясарга?

Геометрик фигуралардан өй ясау  дидактик уены

(8 слайд)

3 бирем

Аю улаган  тавыш ишетелә.  Балалар, ниндидер тавыш ишетелә? Нәрсә тавышы икән ул? (Балалар җавабы)

(9 слайд) Әйе, күрәсең, аю улый. Аюның  балары чокырдан чыга алмыйлар икән. Ничек итеп ярдәм итәрбез икән? Чокырдан нәрсә белән чыгып була?  Баскычлар ясыйк. Өстәл артына киләбез, анда сезгә төрле материаллар куелган, кем нинди материал белән  ясарга тели, шулар  белән биек һәм тәбәнәк  баскычлар ясыйбыз.  

(Баскычларны ясап бетергәч) (10 слайд)

Аю балаларына чокырдан чыгарга  булыштык.

(Тыныч музыка яңгырый).

(11 слайд)

Балалар, карагыз, нинди матур алан. Ләкин аланда бер генә дә чәчәк юк,  яз көне алар инде уянырга тиеш. Әйдәгез, аларны уятыйк.

4 бирем

Бармак гимнастикасы «чәчәкләр»

Иртән  җилләр искәндә,

Чәчәкләр таҗларын ачалар,

Кичке җилләр искәндә

Йокларга яталар.

(12 слайд)  

Карагыз, ничек матур булды аланда!

(13 слайд)

5 бирем

Божьи коровкалар, татарча халык телндә бу бөҗәкләрне Фатыйма дип йөртәләр. Алар уянганнар, ни дә булса әйтергә тели. Алар үз йортларын таба алмый. Әйдәгез, аларга үз йортыңны табарга ярдәм итик.

Дидактик уен «Йортларын табу» Чәчәк уртасындагы санга карап, шул кадәр бөҗәк утыртасы чәчәккә.

(Экранда         басабыз музыка уйный, шунда ук басып туктатабыз. Икенче тапкыр тагын шул ук )

Әй, Фатима, Фатима

Оч тизрәк һавага

Анда синең балалар

Кәнфит ашап яталар.

Тәрбияче. Афәрин балалар.  

(14 слайд)

(Урман тавышлары ишетелә). Балалар, ишетәсезме? Урман шаулый, кошлар сайрый. Димәк без сезнең белән нишләдек? (урманны уяттык) Безгә, хәзер бакчага кайтырга вакыт.

Күзләрне йомып 5кэ кадәр русча һәм татарча саныйк.  

(15 слайд) Менә без балалар бакчасында да.

Рефлексия.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия в старшей группе по использованию в образовательном процессе с детьми дошкольного возраста информационно- образовательных ресурсов.

Тема: «Путешествие в страну Транспорт» Цель: Ощутить радость самостоятельных открытий в результате коллективной интеллектуально-творческой деятельности. Задачи:Образовательные:Способствовать...

Электронная информационно-образовательная среда (ЭИОС)

Электронная информационно-образовательная среда (ЭИОС)ГБДОУ детский сад №98Информационно-коммуникационные технологии в образовании - это комплекс учебно-методических материалов, технических и инструме...

Сообщение из опыта работы на тему «Информационные ресурсы как средство развития познавательного интереса детей к математике»

Познавательный интерес - избирательное, эмоционально окрашенное отношение ребенка к ней, проявляется в предпочтении данного вида деятельности другим, в стремлении получать больше знаний по математике,...

Статья Совершенствование информационно-образовательной среды дошкольного учреждения: Создание оптимальных условий для организации образовательного процесса с применением дистанционных образовательных технологий и электронного обучения.

В современном обществе  развитие коммуникационных и информационных технологий идёт огромными темпами. Обучение и образование современных детей и родителей тесно переплетается с компьютерными техн...

Электронные образовательные ресурсы, как средство развития речи детей

Есть огромное количество компьютерных развивающих игр для детей разного возраста, которые тренируют память, логику, координацию движений, умение планировать свою деятельность, находить информацию, нео...

ЭЛЕКТРОННАЯ ИНФОРМАЦИОННО-ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ СРЕДА В ДЕТСКОМ САДУ

Несомненным достоинством использования электронных образовательных ресурсов, современных информационных технологий является возможность индивидуализации образовательного процесса с...

ИСПОЛЬЗОВАНИЕ В ДОШКОЛЬНОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ОРГАНИЗАЦИИ ПРЕДНАЗНАЧЕННОЙ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА ИНФОРМАЦИОННО-ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ РЕСУРСОВ РАЗВИВАЮЩЕГО, РАЗВЛЕКАЮЩЕГО И КОРРЕКЦИОННОГО ХАРАКТЕРА.

Компьютеризация проникла практически во все сферы жизни и деятельности современного человека. Причина тому – повышение роли информации, превращение ее в одну из  важнейших движущих сил...