"Йомры икмәк" математик әкият
план-конспект занятия по математике (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Яшь үзенчәлекләре буенча төркем: зурлар.
Мәктәпкәчә белем бирү методикасы: ФЭМП.
Тема: «Йомры икмәк»математик әкият.
Бурычлар:
1.Тәрбия бурычы: балаларда бер төркемдә, бер-берсе белән
килешеп эшли белергә өйрәтү, танып белүгә кызыксыну уяту,
активлаштыру, оештыру.Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән
таныштыру, толерантлы булу (бер кеше сөйли, бөтенесе тыңлый).
2. Үстерү бурычы: игътибарны, фикерләүне үстерү өчен шартлар
тудыру. Фикер йөртү һәм анализ ясарга өйрәтү.
3. Белем бирү бурычы: Геометрик фигуралар, төсләрне, 10 га кадәр
рәттән һәм кирегә санау, ел вакыты, атна көннәре турындагы
белемнәрне ныгыту; мисаллар,мәсьәләләр чишүне дәвам итү.
Кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту.
Җиһазлар: 10 кадәр саннар, мәсьәләгә рәсемнәр, математик диктантка бирем,карандашлар.
Шәхси эш: Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.
Сүзлек өстендә эш: атна көннәренең исеменәре.
Алдан эшләнгән эш: рәсемнәр карау,санау, «Йомры икмәк» әкиятен искә төшерү.
Барышы:
Тәрбияче: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?
Балалар: Әйе, яратабыз.
Тәрбияче: Ә сез беләсезме, әкиятләр иле, математика иле белән бик дуслар. Мин сезгә бүген «Йомры икмәк» әкиятен математик әкияткә әйләндерергә тәкъдим итәсем килә. Бу идеядан нәрсә килеп чыгар, әйдәгез карыйк.
Тәрбияче: Әкиятнең башын искә төшереп китик, «Яшәгән ди әби белән бабай. Бабай әбигә йомры икмәк пешерергә кушкан .Әби йомры икмәкне ясаган да,тәрәзә төбенә першерергә куйган. Шуннан нәрсә булган?…
Балалар: Йомры икмәк тәгәрәп киткән.
Тәрбияче: Ни өчен тәгәрәгән ул?
Балалар: Чөнки ул түгәрәк.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, ул түгәрәк. Димәк ул нинди фигурага ошаган?
Балалар: Түгәрәк.
Тәрбияче:Тагын нинди фигуралар беләсез сез?
Балалар: Овал, квадрат, турыпочмак,өчпочмак.
Тәрбияче: Балалар, йомры икмәк артыннан барыйк, һәм аңа булышсак анны ашамаслар өчен. Ризамы?
Балалар: Риза.
Тәрбияче: Менә тәгәри- тәгәри йомры икмәк. Анын каршында конверт ята, бу Куяннан биремдер әле.
Д/уен «Җавабын тизрәк әйт»
- Урындыкның ничә аягы бар? Ә 2 урындыкның ничә?
- 4 саныннан соң нинди сан килә?
- 3 саны алдыннан нинди?
- 5 һәм 7 саннары арасында нинди сан?
- Атнада ничә көн?
- Шимбә белән дүшәмбе арасында нинди атна көне?
Тәрбияче: Молодцы, булдырдыгыз. Йомры икмәк алга тәгәрәде.Тәгәри-тәгәри, ә аның алдында Бүредән бирем. Бүренең биремен үтәмичә булмый балалар, алайса ул безнең икмәкне ашап бетерә.
Д/уен «Кем тизрәк цифраны җыя»
Тәрбияче: 10 кадәр һәм кирегә дә санап күрсәтергә теләмисезме?
Балалар: Әйе. Саныйбыз.
Тәрбияче: Икмәк алга тәгәри-тәгәри аның каршына тагын конверт ята.Бу нинди хайваннан булла инде?
Балалар: Аюдан.
Д/уен «Дөрес итеп чиш»
Тәрбияче: Молодцы, балалар, икмәкне аю ашый алмыячак, чөнки әле урманда кар бик күп, яз җитсә дә, аю йоклый әле хаман. Яз ничә айдан тора әле, кем белә?Һәм нинди айлар?
Балалар: 3 ай. Март, апрель, май.
Тәрбияче: Булдырдыгыз. Менә тагын икмәгебез тәгәри дә тәгәри. Төлке хәйләкәребезнең биременә килеп җиттек. Безгә дә хәйләкәррәк һәм акыллырак булырга кирәк дип уйлыйм.
Д/уен «Мәсьәләне тизрәк чиш»
Тәрбияче: Әфәрин,бик дөрес булды. Менә балалар «Йомры икмәгебез» исән сау. Аны җәнлекләргә ашарга ирек бирмәдек. Хәзер инде безгә яңадан өйгә кайтырга кирәк, балалар. Бик ерак киттек. Нәрсә белән кайтыйк икән. Математик диктант әшләгәч кенә белә алабыз, нәрсә белән кайтуыбызны.
Д/уен «Математик диктант»
Тәрбияче: Менә шуның белән мавыктыргыч әшчәнлегебез тәмам. Рәхмәт.