"Гади математик күзаллаулар формалаштыру"
план-конспект занятия по математике (младшая группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

2-нче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре өчен танып белү (математика) эшчәнлеге конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_po_matematike.docx19.37 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы                                                                                      ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге                                                                                          Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы”                                                                                                мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Гади математик күзаллаулар формалаштыру”

/2-нче кечкенәләр төркеме/

1 кв. категорияле тәрбияче                                                                                                                                    Шакирова Э.А.

Бурычлар:

  • арым предметлардан предметлар төркемен төзи һәм төркемнән бер предметны аера белүне камилләштерү,  аларны бер, күп, берәү дә юк сүзләре белән билгеләү;
  • түгәрәк фигурасын аера һәм әйтә белергә, кул белән йөртеп карау алымын кулланып тикшерергә / обследовать осязательно-двигательным путем/ һәм түгәрәкләрне зурлыгы буенча /зур, кечкенә/  чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү;
  • кул чукларының, бармакларның вак моторикасын үстерү;
  • сүзлекне активлаштыру: бер, күп, берәү дә юк;
  • игътибарлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Методик алымнар: уенлы ситуация, күрсәтү, сорау-җавап, физминутка: “Куян” җырлы-хәрәкәтле уены, “Серле капчык” уены,  уенлы күнегү “Коймаклар пешерәбез”, нәтиҗә ясау.

Күрсәтмә материал:  уенчык йөк машинасы, уенчык куян, кечкенә капчык, картон кәгазьдән киселгән бертөсле зур һәм кечкенә түгәрәкләр, мольберт, магнитлар (2 шт.); ноутбук, аудиоязмада Релакс көе - Туган телдә сөйләшәбез, 2-3 яшь мет. кулланма өчен аудио-кушымта,  46 трек; “Куян” җырлы-хәрәкәтле уены - ... трек.

Таратма материал: яшелчәләр (бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кыяр, помидор) - бала саны буенча;  куян маскалары (бала саны буенча); сары төстәге пластилин, әвәләү өчен такталар.

Шөгыль барышы:

I өлеш. Уенлы ситуация «Яшелчә уңышы җыябыз».

Идәндә бакча (огород) имитациясе.  – Балалар, хәзер тышта кайсы вакыт? Көз. – Каян белдегез көз икәнен? Яфраклар коела, яңгырлар ява, кешеләр бакчалардан уңыш: яшелчәләр җыялар... – Дөрес, балалар. Идәндәге яшелчәләргә күрсәтеп: - Карагыз әле, безнең “бакча”бызда нәрсәләр үскән соң? Балалар яшелчәләрне әйтеп чыгалар. Балаларның җавапларын гомумиләштерәм: - Болар барысы да яшелчәләр. Бакчабызда күпме яшелчә үскән? Күп. Уенчык йөк машинасын кертәм. – Балалар, әйдәгез яшелчәләрне машинаның арбасына җыеп салыйк! Балалар берәр яшелчә ала. – Әминә, син нәрсә алдың? Син ничә кишер алдын? Балалар чиратлап яшелчәләрне машинаның арбасына салалар һәм әйтәләр: - Мин бер кишер (суган, бәрәңге, помидор, кыяр, чөгендер) салдым.  Барлык балалар да яшелчәләрне салып бетергәч, сорыйм: - Машинада ничә яшелчә булды? Күп.

Физминутка: “Куян” җырлы-хәрәкәтле уены.

  • Балалар, күрегез, безнең шкаф янында кемдер качып утыра. Шкаф яныннан уенчык куянны алам. – Менә кем икән ул! Куянкай-озын колаккай! Ул  күңелсез, курыккан ахры.  Әйдәгез, куянкайны сөендерәбез, аның белән уйныйбыз! Моның өчен сезгә дә куяннарга әйләнергә кирәк! Маскаларны киегез. Уенчык куянны күрсәтеп: - Башта ничә куян бар иде? Бер. – Ә хәзер ничә булды? Күп.                                                     “Куян” уены үткәрелә. – Менә куянкайның күңеле күтәрелде!

II өлеш. «Серле капчык» уены. Яшелчәләр төягән машинадан балалар серле капчык табып алалар. Бер бала капчыктан түгәрәк фигура ала. Балалар аның нинди фигура һәм нинди төстә булуын әйтәләр. Түгәрәкне мольбертка куям һәм бер балага фигураны кулы белән йөртеп чыгарга тәкъдим итәм. Капчыктагы икенче (кечкенә) түгәрәк белән дә шулай кабатлана. Түгәрәкләр бер-берсенә нәрсә белән ошаганнар һәм нәрсә белән аерылалар икәнен билгелиләр.

III өлеш. Уенлы күнегү «Коймаклар пешерәбез».                                                                                              Релакс көе кушыла. Балалар пластилиннан зур һәм кечкенә коймаклар  әвәлиләр. Балаларга зур коймакларны зур түгәрәккә, кечкенә коймакларны кечкенә түгәрәккә куярга тәкъдим ителә.

Рефлексия: - Без бүген нәрсәләр эшләдек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).

Максат:  балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын   үстерү.Yстерү бурычы:  балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын  үстерү.Тәрбия бурычы:...

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы

Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (4-5яшь) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча уртанчылар төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)  (4-5яшь)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча уртанчылар   төркемендәге балаларга  перспектив  план....

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....