"Математика иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)

Сабирова Рахиля Расиховна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_eshchnlek.matematika_ilen_syaht.docx21.11 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1нче  «Шатлык» балалар бакчасы»

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет  учреждениесе

                Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  ачык эшчәнлек.

                                                       Сабирова Рәхилә Расих кызы

                                                      Саба районы,ш.т.б. Байлар Сабасы

                                                      1-нче номерлы  “Шатлык”балалар

                                                       бакчасы тәрбиячесе

                                         

                                                      2021  

Максатлар:

Математика эшчәнлегендә алган белемнәрне гомумиләштерү.

Белем бирү бурычы:

1-20 гә кадәр саннар белән эшләүне ныгыту.

Кушу һәм алуга карата арифметик  мәсьәләләр чишәрүне дәвам итү..

Мәсьәләнең нинди өлешләрдән (условие, вопрос, решение, ответ) торуларын,картина буенча мәсьәләләр чишүне хәтердә ныгыту.

Кәгазь битенендә язылган саннарны дөрес тоташтырып ,ориенлаша алулары күекмәләре өстендә эшне ныгыту.

Үстерүче  бурыч:

 Балаларның логик фикерләүләрен,игътибарлылыкларын,бәйләнешле сөйләм телләрен ,бармак чукларының вак моторикасын үстерү.

Тәрбия бурычы:

 Математика эшчәнлегенә кызыксыну ,дуслыклык сыйфатлары тәрбияләү

Материаллар : кораблик рәсеме өчен,нокталар куелган битләр,, простой карандашлар, набор цифр от 0 - 9,веерлар.

Эшчәнлек барышы.

(Балалар  залга  керәләр).

-Балалар, бүген безгә күп кунаклар килгәннәр.Әйдәгез ,исәнләшик әле!(Исәнләшәләр).

-Исәнмесез,без сезне күрүебезгә бик  шат!

-( Хәерле көннәр теләү)????

-Исәнмесез,балалар,сез мине таныйсызмы,(Патшабикә).

-Әйе,мин Пашабикә.Ләкин гади генә патшабикә түгел.Мин математика иленедә яшәүче патшабикә булам. (Слайд №2)

-Ләкин мин гади генә патшабикә түгел,тик әлегә мин исемемне әйтми торам.

--Ә сез,кайсы төркем балалары? (Мәктәпкә  әзерлек төркеме балалары).

-Димәк,сез быел мәктәпкә барасыз?(Әйе).

-Ә сез,чынлап та мәктәпкә барырга әзер микән,мин сезне сынап карарга булдым.

Үземнең патшалыгыма кунакка чакырам.Минем патшалыгым да,тукталышлар булыр.Мин сезне шул тукталышларда сынармында.

Минем патшалыгымда буталмас өчен  нәрсә кирәк дип уйлыйсыз,балалар? (Карта).

(Слайд 3)

-Бик дөрес.Карта нәрсәләрдән тора? (Саннардан).

-Күзләрне  йомыйк та ,сул яктан әкрен генә әйләник.

-Күзләрегезне ачыгыз,менә минем патшалыгым,рәхим итегез.(Слайд №5)

-Картага карагыз эле,берече нинди сан тора (1 Саны).

-Димәк,беренче тукталын ...

1 “Зирәкләр “тукталышы. (Слайд №6)

* 3...6,8...5,7...11,12...12

-Монда нәрсә эшләргә кирәк?(Саннарны чагыштырырга ,балалар саннарны чагыштыралар).(2-3 баладан сорау).

-Самир син кайсы саннарны чагыштырдың? (7..8.,8 саны зурырак).

* Алмаларны икегә аеру .Җавабы 7 саны килеп чыккан алмаларны ,ак тәлинкәгә ,ә калганнарын,саргылт тәлинкәгә саласы)(слайд №7)

2.“Өлгерләр“тукталышы (Слайд №8)

 “Тетрис” уены белән эш.

-Балалар,минем туган көнемә ,дусларым тетрис уеннары бүләк иттеләр.Бик күңелле уен.Бер фигурасын дөрес урнаштырмасаң,аны җыеп бетереп булмый.Әйдәгез әле ,менә шушы уен ярдәмендә миңа йорт кошлары,йорт хайваннары төзеп бирегез әле.   (Парлашып эшлиләр)

(Балалар песи,эт, тавык,әтәч ясыйлар һ.б ясыйлар).

-Сөмбель,сез ншрсә ясадыгыз? (2-3 баладан сорау)

-Минем патшалыгым ,тагын да ямләнеп китте.Рәхмәт ,балалар. (Слайд №9)

3. “Шаяннар “тукталышы. (Слайд № 10)

-Бу тукталышта, безне шаян биремнәр белән сыныйм әле..

*3 сыерда ничә мөгез? (6)

*Ике каен агачы ,һәр агачта ике ботак,Ботак саен 2 шәр груша.Барлыгы ничә груша?( берү дә юк).

*Өстәлнең 4 аягы булса,ике өстәлдә ничә аяк? (8).

*Елганың бер ягында чебиләр, ә икече ягында үрдәк бибиләре.Елга уртасында  утрау.Утрауга  кайсылары бернче йөзеп килер икән? (Үрдәкләр,чөнки чебиләр йөзми).Әгәр өстәл ,урындыктан биек булса,урындык өстәлгә караганда (тәбәнәк).

*2 кг таш авырмы,әллә 2 кг.мамыкмы?

4.”Ял ит” тукталышы (Музыкальный физминутка) (Слайд № 11)

-Бию көенә биеп йорисез,ә инде музыка туктагач,мин нинди сан күрсәтәм,сез шулай басарга тиеш буласыз.(Балалар бииләр)

5.”Тапкырлар”тукталышы .(Слайд № 12).

(Экранга  рәсемнәр чыга ,балалар шуларга карап мәсьәләр чишәләр,җавапны веер ярдәмендә күрсәтәләр).

-Балалар, мәсьәлә ничә өлештән тора? (4 өлештән тора)

-Условие,Вопрос,Решение,Ответ.

Мәсьәлә куяннар (Слайд №13)

Мәсьәлә куяннар (Слайд №14)

Мәсьәлә куяннар (Слайд №15)

6. “Елга аша чыгу”. (Слайд №16)

-Балалар,монда сез нәрсә күрәсез?(Елга,су).

-Безгә ярның икенче ягына чыгарга кирәк.Ничек чыгабыз).(Б.Җ).

-Киң елгадан ничек чыгып була? (Кораблик ярдәмендә).

-Балалар,яхшы.Әйдәгез,елга аша ничек чыгып булганны ,саннарны

Тоташтырып карыйк әле.Сезнең җаваплар дөрес микән?. (Балалар бер – бер артлы саннаны р тоташтыралар).(Өстәл артында эшлиләр). (Слайд№ 17).

Нәрсә килеп чыкты,корабликлар. (Слайд №18)

7.” Хәзинә”тукталышы. (Слайд 19 )

-Балалар,карагыз әле .Монда ниндидер сандык.Сез минем биремнәремне төгәл эшләгәнгәдер инде.Әйдә ачык,бүләкләрне алыйк.

-Ачылмый бит бу,нигә ачылмый икән ул?

-Ачар өчен нәрсә кирәк? (Ачкыч).

-Балар ике командага бүленеп,эра конструкторларыннан ачкыч ясыйлар).

-Менә хәзер ачылды бу сандык.Карыйк әле,ниләр бар икән монда?

(Саннар)(Саннар сүзен төзиләр).

-Балалар, мин гади генә патшабикә түгел,ә саннар патшабикәсе., “Саннар патшабикәсе” булып чыгам.

-Балар,карагыз әле,сәгать ничә? (Слайд 20)

Олы теле нәрсәне аңлата,кечкенә теле  нәрсәне анлата? (Б.Җ).

-Балалар,бакчабызга кайтыр вакыт килеп җитте.

 Йомгаклау: (Слайд №21).

-Балалар,сезгә сәяхәт ошадымы?

-Сез өегезгә кайткач,кемнәргә сөйләр идегез?

-Сезгә биремнәрне эшләргә авыр булмадымы?

-Балалар,сез минем биремнәремне төгәл үтәдегез,дөрес җаваплар бирдегез.Димәк,сез мәктәпкә барырга әзер .                                                                

-Әйдәгез 1-10 гә кадәр ручса кирегә саныйк саныйк та,бакчабызга кайтыйк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...