Математика иленэ
план-конспект занятия по математике (средняя группа)

 Занятие в средней группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_ilende.docx24.69 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ  МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Тема: “ Математик илендәге теремкәй әкиятенә сәяхәт”

       (Уртанчылар төркемендә танып белү эшчәнлеге конспекты)

                                 Төзеде һәм үткәрде: гомуми үстерешле

                                                                76 нчы балалар бакчасының 3 нче төркем тәрбиячесе

                                                  Мөхәммәтгалимова Нәзирә Гаптерәуф кызы,

               

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Тема: «Математик илендәге теремкәй әкиятенә сәяхәт».

Максат: информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Белем бирү бурычлары: 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 – 5 кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.

Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.

Тәрбия бурычлары: математика фәненә мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, “Теремкәй” әкиятеннән слайдлар, саннар язылган түмгәкләр, зур һәм кечкенә карточкалар, 2 төрле озынлыктагы юл, геометрик фигуралардан ясалган төлке рәсеме, 2 куян һәм яшелчәләр  рәсеме, санау таякчыклары, бака һәм тычкан маскалары.

Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), матур әдәбият белән таныштыру, конструкцияләү, физкультура, социальләштерү.

Төзелеше:

1 .Кереш: Әти-әниләр белән эш күргәзмәсен карау 2 мин.

2.Төп өлеш:

       1. Дидактик күнегү: “Кайсы биек, кайсы тәбәнәк? (Теремкәйне янында

          үсеп утыручы биек агач белән чагыштыру) 2 мин.

       2. Дидактик күнегү: “Кайсы озын, кайсы кыска?”2 мин.

       3. Уен “Йозак” (бармаклар белән хәрәкәтләр эшлибез) 2 мин.

       4. Уен “Түмгәктән-түмгәккә” 2 мин.

       5. Балалар арасында диалог “Куян нәрсә ашаган һәм ничә?” 3 мин.

       6. Дидактик уен “Төлке нинди геометрик фигуралардан тора?”2 мин.

       7. Дидактик күнегү “Өй төзү” 3 мин.

3.Нәтиҗә:  Әкиятнең геройларын  нинди тәртиптә килүләрен карточкадагы саннарны дөрес итеп тезеп кую. 2 мин.

Барышы:

Кереш:

1.-  Балалар, бүген сез барыгызда әти – әниләр белән эәшләнгән эшләрегезне алып килдегез.Әйдәгез әле аларны бергәләп карый.

- Камиля син әниен белән нәрсә ясадың? Нәрсәдән ясадыгыз? (алып килгән бар баладан сорап чыгу).

- Бик тырышып, матур итеп ясап килгәнсез теремкәйләрне.

- Балалар, бүген мин сезне математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә кунакка алып барам.

-  Менә без сезнең белән урман аланында (Слайд №1) (балалар идәнгә мендәрләргә утыралар). Шушы матур аланда бер теремкәй бар икән.

Төп өлеш:

1. -Балалар карыйк әле. Теремкәй нинди? (Тәбәнәк)  Кайдан белдегез? (Янындагы агач белән чагыштырып)

- Әйе, бик дөрес: теремкәй тәбәнәк  агачка карата, ә агач биек. Күрсәтик ничек биек була. Ә тәбәнәк? (балалар басып,ә кулларын өскә күтәреп күрсәтә.)

2.Бервакыт, бер тычкан үтеп барганда, шул теремкәйне күреп алган һәм шунда барырга уйлаган. (Слайд № 2) Теремкәйгә бару өчен 2 юл бар ди.  “Кайсы юл белән барсам тизрәк барып җитәрмен икән?”, – дип уйлаган тычкан. Балалар, әйдәгез тычканга ярдәм итик.

(балалар басып чагыштыралар)

Менә монда ике юл.Алар тигезме? Чагыштырып карыйк әле юлларны.  (Исмагил) Әйтегез әле, тычкан кайсы юлдан тизрәк барып җитә алыр икән? (Балалар ике юлны чагыштырып карыйлар һәм кыска юлдан барса тизрәк барып җитә дигән нәтиҗә ясыйлар. Тычкан маскалары кигән балалар кыска юлдан йөреп күрсәтәләр).

Әйдәгез, карыйк әле, тычкан безне тыңладымы икән? (Слайд №3) Әйе, тыңлаган, теремкәй янына барып та җиткән. Караса, ишектә йозак эленеп тора, ди. Балалар, йозакны ачарга да ярдәм итик инде тычканга.

3.   Уен “Йозак” (бармаклар белән хәрәкәтләр эшлибез)

Аланда бар теремкәй (бармакларны бер-берсенә терәп куябыз)

Ишегендә аның йозак (бармакларны берсе арасына икенчесен тыгабыз)

Тычкан ишекне шакый (уч төпләрен бер-берсенә кагабыз)

Ачкычны бора (кушылган учларны боргалыйбыз)

Йозакны тарта (Кулларны акрын гына аерабыз)

Ишекне ача (Кулларны төшерәбез)

Шулай итеп тычкан теремкәйдә яши башлаган (Слайд № 4).

-Балалар, әйтегез әле, тычкан ничәнче булып теремкәйгә килде? (Беренче. балалар 1 санын  күрсәтәләр. Һәр балада саннар җыелмасы)

4. Бу аланнан ерак түгел бик матур күлдә бер бака яши икән. (Балалар түгәрәккә басалар ) Беркөнне бака күлдән башын чыгарып караган һәм теремкәйне күреп алган. Бака түмгәктән түмгәккә сикереп күлнең шул ягына чыгарга уйлаган. Ләкин түмгәкләр гади түгел, аларга  саннар сугылган. Бака саннарны танымый икән. Балалар, әйдәгез аңа ярдәм итик, ничек дөрес итеп сикерергә икәнен күрсәтик.

  Уен “Түмгәктән-түмгәккә”

(1-5 кә кадәр саннар  сугылган түмгәкләрдән, балалар бака маскасын киеп, тәртип буенча сикереп күрсәтәләр).

-Балалар, карыйк әле, бака-бакылдык чыгып җитә алдымы икән? (Слайд № 5) Шулай итеп бака да теремкәйдә яши башлаган.

– Ничә хайван яши теремкәйдә? (Ике)

– 2 санны күрсәтегез әле ?

– Бака ничәнче булып килде ? (Икенче)

5. Көннәрдән бер көнне теремкәй янына җырлый-җырлый бер куян килеп чыккан. (Слайд № 6) Ул шатлана-шатлана дусты яныннан кайтып килә икән. Дусты аңа  яшелчәләр белән сыйлаган.  Бездә парлашып утырып тыңлап карыйк. (балалар өстәл артына парлашып утыралар)

Куянкай бүген кунакка,

Дусты янына барган.

Утырып агач төбенә

Яшелчәләр  ашаганнар.

Я, әйтегез, дуслар ,

 Нәрсә һәм ничәне?

Ашаганнар куяннар?

 Балалар арасында рәсемнәргә  карап диалог “Куян нәрсә ашаган һәм ничә?”

- (Балаларның сораулары: Синең куян нәрсә ашаган? җавап: Кишер.

Ничә кишер ашаган? (4)

Менә шулай итеп, куян да теремкәйдә яши башлаган. (Слайд № 7)

– Әйтегез әле, хәзер теремкәйдә ничә хайван яши? (Өч)

– Куян ничәнче булып килде ? Күрсәтәбез (Өченче)

6. Шулай бервакыт төлкенең дә юлы теремкәй аша үткән. (Слайд № 8)

Ул үзе белән бер рәсем алып килгән. Рәсемне бергәләп карап китик әле.

 (Рәсемгә карап төлкенең нинди геометрик фигуралардан ясалуын әйттерү)

Шулай итеп, төлке дә теремкәйдә яши башлаган. (Слайд № 9)

-Ничә хайван яши теремкәйдә ? (Дүрт)

– 4 санын күрсәтегез әле? Төлке ничәнче булып килде ? (Дүртенче)

7. Матур гына яшәп ятканда теремкәй янына аю килеп чыга. (Слайд № 10) Аның да теремкәйдә яшәп каласы килгән. Аю теремкәйнең бер алдына, бер артына чыгып караган. Ләкин берничек тә керә алмаган. Түбәгә менеп, морҗадан төшмәкче булган. Менүе генә булган, теремкәй ишелгән дә төшкән. Хайваннар көчкә генә чыгып өлгергәннәр. (Слайд № 11)

Теремкәй җимерелде. Хайваннарны ярдәмнән ташламыйк. Балалар, без аларга өй төзеп бирик. Ә өйне без санау таякларыннан эшләрбез.

(Балалар өстәл артында 8 санау таягыннан өй эшлиләр. Өйнең корпусы квадрат, түбәсе өчпочмак).

-Менә нинди матур өйләр килеп чыкты. (Балалардан үзләренең өйләренең нинди геометрик фигуралардан торуларын, төсләрен әйттерү).

 Нәтиҗә

-Балалар, теремкәй җимерелгәч хайваннар төрлесе төрле якка чапканнар, буталып беткәннәр. Әйдәгез, ничә хайван булуын, аларның нинди тәртиптә килүләрен карточкадагы саннарны дөрес итеп тезеп куеп күрсәтик әле. (Балалар өстәл өстендә 1-5 кадәр саннар язылган карточкаларны тәртип буенча тезәләр)

– Ә хәзер чынлап та дөрес булдымы икән, тикшереп карыйк. (Слайд № 12) Менә шуннан соң алар үзләренең зур, матур өйләрендә дус, тату гаилә булып яши башлаганнар.

-Балалар, әйтегез әле, сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?

– Нәрсәләр ошады, нәрсәләр исегездә калды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Музыка иленэ сэяхэт"-музыка шогыле (М.хэзерлек торкеме)

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелгэн музыка шогыле...

"Экология иленэ сэяхэт"

Табигать...Гажэеп, катлаулы, купкырлы донья. Бала узен бу доньясы беренче ачучы итеп хис итэ. Балалар бакчасы бу доньяны танып белергэ ойрэтудэ беренче адым. Без бу китапта жыелган кулланмаларны эколо...

Ачык дэрес ( фэмп) "Геометрик фигуралар иленэ сәяхәт"

Исәнмесез! Диеп башлыйм әлеТанышу бит шулай башланаСезнен белән очрашкангаКунелем шундый  шатлана!...

"Экият иленэ сэяхэт"

Прогулка детей в сказочный мир.В сказку "Три медведя".Дети ознакомятся с видами мебели ,посуды....

Уртанчылар торкемендэ танып белу эшчэнлеге . Тема:" Математика иленэ сэяхэт"

Уртанчылар  төркемендә танып белү эшчәнлеге.Тема: "Математика иленә сәяхәт "Максат:Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү .Тәрбия бурычы  :Балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кыз...

«Экиятлэр иленэ сэяхэт»

Г Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша балаларның сөйләм телләрен үстерүне дэвам иттеру....

"Экиятлэр иленэ сэяхэт"

quot;Экиятлэр иленэ сэяхэт" викторина Уртанчылар торкеме...