"Математика иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Зарипова Ильсеяр Рамазановна

Скрайбинг технологияләрен кулланып 1-7 гә кадәр саннарны ныгыту,1-7 кадәр саннар белән предметларны тәңгәлләштерүне,пространствода ориентлашуны  ,тәүлек өлешләрен  ныгыту.

Геометрик формаларны күзаллауларын камилләштерү;геометрик формаларның паспортларын табарга өйрәтүне дәвам итү. 

Шөгыль аша балаларның танып белү эшчәнлеген камилләштерү, игътибарлыкларын, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл skrayb.konspekt.docx20.97 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

 Тема: Скрайбинг технологияләрен кулланып  “Математика иленнән бандероль”

Төп белем бирү өлкәсе:

  Танып белү өлкәсе

Интеграль  белем бирү өлкәләре:

    Танып белү,социаль- аралашу өлкәсе.

Яшь үзенчәлекләре:

Зурлар төркеме

Максат:

   Математика шөгылләрендә алган белемнәрен трмышта куллана белергә өйрәтү.

Бурычлар

Өйрәтүче.

Үстерүче.

Тәрбияви.

     Скрайбинг технологияләрен кулланып 1-7 гә кадәр саннарны ныгыту,1-7 кадәр саннар белән предметларны тәңгәлләштерүне,пространствода ориентлашуны  ,тәүлек өлешләрен  ныгыту.

 Геометрик формаларны күзаллауларын камилләштерү;геометрик формаларның паспортларын табарга өйрәтүне дәвам итү.  

Шөгыль аша балаларның танып белү эшчәнлеген камилләштерү, игътибарлыкларын, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Методик алымнар һәм чаралар:

 Балалар белән әзерләнгән видео сюжет карау, сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә,диалогик сөйләм,рәсем ясап китап төзү.

Җиһазлау:

 Күрсәтмә материал:1-7 кадәр саннар төшерелгэн карточкалар, 1 матрешка, 2 алма ,3 агач, 4 чәчәк,5 җиләк ,6 гөмбә, 7 кош;геометрик формаларның паспортлары, тәүлек өлешләрен билгеләүче картина; тартма, серле капчык.

Таратма материал: 1-7 кадәр саннар төшерелгэн карточкалар, ”художник ялгышкан” уенына карточкалар, 4 озынлыкта төсле полоскалар.

Сүзлек өстендә эш:

   Бандероль,оча торган тәлинкә.

Алдан үткәрелгән эш:

 Саннарны танып белергә өйрәтү,тәүлек өлешләрен ныгыту.

Алга таба эш:

 Атна көннәрен ныгыту.

Эшчәнлек структурасы:

 Шөгылнең структурасы.

1 нче өлеш-

1.Оештыру өлеше. Сюрприз момент.Шөгылне презентаөия белән башлап җибәрү.

2 нче өлеш.

2Уңай һәм кирегә санау.

3. Дидактик уен “кайсы сан югалды”

4.Предметлар һәм саннарны дөрес тәңгәлләштерү.

5.Ял минуты “Язгы урман”

6.Тәүлек вакытларын ныгыту.

7.Озынлык буенча полоскалар белән эш.

8. хәрәкәтле уен “күңелле туп”

9.проетор аша презентация “Ничә кош бар?”

10.Өстәл артына утыралар.Бандероль ачалар.

3 нче өлеш Йомгаклау.

 

 

 
 

Кадерле балалар! Бүген мин эшке килүгә өстәлемдә менә нинди матур бандероль ята. Ачып карамакчы идем тик ул ачылмый,мин кайгыга калдым. Бандероль  янында менә бу хат ята, ул математика иленнән килгән. Әйдәгез әле аны бергәләп укыйк.

“Балалар бу бандероль сезгә,сез аның эчендә нәрсә икәнен ачып карап белә аласыз.Тик ул ачкыч белән ачылмый. Аны ачыр өчен математика иленә сәяхәт ясарга кирэк. Сезгә анда бик күңелле биремнәр әзерләнгән.Һәр дөрес үтәлгән биремгә бер йолдыз  бирелә , әгәрдә сез 8  йолдыз  җыя алсагыз бандероль  ачылачак.”

1нче слайд-Математика иленә барыр өчен гади булмаган транспорт сайлыйк әле – оча торган тәлинкә. Аны кабызып очырыр өчен турыга һәм кирегә санарга кирэк 1-7 кадәр. 2-3 бала такта янына чыгып саный.

2 нче слайд- Без сезнең белән Математика иленә килеп життек, ләкин керә алмыйбыз. Керер өчен без сезнең белән ”Кайсы сан югалды?” уенын уйнап алырбыз.Балалар күзләрен йомалар,тактадан бер санны алып тәрбияче яшерә,балалар 7 сан арасыннан югалган санны ачыклап ,кул күтәреп әйтергә тиешләр.

3 нче слайд- Менэ килеп тә кердек. ”Ничә предмет шулкадәр түгәрәк яса”. Балаларга тактага предметлар куела. Бала тактага чыгып предмет санынча түгәрәк ясый һәм цифраны алып куя.

4 нче слайд-Ял минуты “Язгы урман урман”.

5нче слайд-Математика илендә дә таң  ата,кич була икән балалар.Тәүлек вакытларын ныгыту. Уен “Дөрес , дөрес түгел”.

-Иртән без бакчадан кайтабыз?

-Көндез уеннар уйныйбыз?

-Кич бакчага киләбез?

-Төнлә без йокларга ятабыз?

-Балалар дөрес җаваплар бирәләр. Рэсемнэрне урнаштыралар. Тактада эленгән рәсемнән тәүлек вакытларын чыгып күрсәтәләр.

6. нчы слайд-Әйдәгез әле  елга аша чыгар өчен күпер салыйк.Өстәл өстендә төрле озынлыктагы 4 полоска ята. Балалар сезгә бу төсле полоскаларны кыскару тәртибендә тезәргә кирәк.Башта иң озын полосканы табып куегыз , аннан дәвам итегез.Кайсы полоскадан күпер салып була икен ?сез ничек уйлыйсыз?Иң озыныннанмы ,әллә иң кыска полоскаданмы?

-Беренче нинди төстәге полосканы куйдыгыз, икенче нинди төстәген,-Балалар полоскаларны төсләре буенча кыскару тәртибендә  әйтеп чыгалар.

7 нче слайд-Балалар карагыз әле нинди матур замок сезнең кереп карыйсыгыз киләме?Әгәрдә дөрес эшләсәгез сезне анда да кертерләр.Уен “Художник ялгышкан” балаларга предметлар ясалган карточкалар таратыла. Предметлар янына саннар язылган тик алар предмет санына тәңгәл килми. Предметларны санап дөрес саннар куярга кирәк.

8 нче слайд-Ә хәзер балалар космик аланда  күңелле туп уенын уйнап алырбыз. Күңелле туп уенына серле капчык кертелә. Капчык эчендә геометрик формалар, туп кемдә туктый шул геометрик форманы алып исемен әйтә һәм тактада ябыштырылган карточкалар арасыннан геометрик форманың паспортын таба.

9 нчы слайд- Балалар безнең кайтыр вакытыбыз да җитте.Әйдәгез яңадан тәлинкәгә утырыйк әле.  

10. Тәмамлау. Балалар өстәлләр артына утыралар. Без  бүген сезнең белән нинди биремнәр үтәдек? Балаларның җаваплары.

  Балалар сезнең җавапларыгыз дөрес булды ,карагыз әле бандеролебез дә ачыла..Бандероль ачыла һәм аннан күчтәнәч конфетлар чыга.

Татарстан Республикасы Түбән Кама районы

“83 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы “

Муниципаль узидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Математика иленә сәяхәт” темасына

 өлкәннәр төркемендә скрайбинг технологиясен кулланып оештырылган танып белү өлкәсендә

 белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Төзеде:

ТР ТКМР “83 нче санлы  гомуми

 үстерелешле балалар бакчасы

 тәрбиячесе :Зарипова И.Р.

Түбән Кама шәһәре

2021 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...