ФЭМП буенча, кейс технологиясен кулланып үткәрелгән йомгаклау шөгыле.
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Лейсан Гарипова

Яшь узенчәлекләре:

Зурлар.

Тема:

«Кыш бабайдан бүләк алу».

Үткәрде :

Гарипова Ләйсән Наил кызы. МАДОУ №83, г. Нижнекамск

Эшчәнлек төре:

ФЭМП, кейс технологиясен кулланып.

Эшчәнлеккә кертелгән белем бирү өлкәләре:

Танып белү.

Сөйләм телен үстерү.

Максат:

Математик күзаллауларны ныгыту, логик фикерләүне үстерү.

Бурычлар:

1. Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–6 кадәр тәртип буенча, кирегә санауны һәм чагыштыруны ныгыту;

2. Балаларны геометрик фигураларны танып үзенчәлекләрен аңлата белүләрен камилләштерү, проблемаларны чишү ысулларын күрә һәм әйтә белүләренә ирешү;

3. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү, пространствода ориентлашырга һәм төгәл  җавап бирә белергә өйрәтү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек һәм шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.

Методик алымнар:

Күрсәтү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау.

Жиһазлау:

Экранда «Серле бүлмә» картинасы, полоскалар, кызыл һәм зәңгәр өчпочмаклар, санау таякчыклары, гади карандашлар, бирем белән кәгазь битләре, проектор, экран, компьютер, 1-6  кадәр санау өчен карточкалар.

Шәхси эш:

Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.

Сузлек өстендэ эш:

Биегрәк, күбрәк, әзрәк, трапеция.

Алдан үткәрелгән  эш:

1-6, 6-1 кадәр санау, предметларны чагыштыру, пространствода ориентлашу.

Эшчәнлек структурасы:

  1. Кереш өлеш (дәвамы 3 мин). Шигырь сөйләү, атна көннәрен, тәүлек өлешләрен, ел фасылларын искә төшерү, музыка тыңлау.

 Максат: Балаларның  игътибарын җәлеп итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

  1. Төп өлеш (дәвамы 20 мин). 1-6, 6-1 кадәр санау, полоскалар белән эш, пространствода ориентлашу, “Нәрсә артык” уенын уйнау, санау таякчыклары белән геометрик фигуралар төзү.

 Максат: Максатларны үзләштерү.

  1. Йомгаклау өлеше (дәвамы 2 мин)

Максат: Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Алга таба эш:

Алдагы шөгыльләрдә дә кейс технологиясен кулланып, балаларның белемен арттыру өстендә эшләргә.

Барышы:

Кереш өлеш

Тәрбияче: Әйдәгез балалар рәхим итегез, ярым түгәрәккә.  Шөгыльне башлап җибәргәнче бер – беребезгә һәм кунакларга хәерле иртә теләп исәнләшик.

(Балалар шигырь сөйли)

Исәнме, кояш!

Исәнме, һава!

Исәнме, иртә!

Исәнме, йомшак җил!

Исәнме, Туган ил!

Кейс 1 өлеш:

Проблема:

Т: Балалар әйдәгез белемнәребезне искә төшереп китик әле. Бер атнада ничә көн?

Чишелеше:

Б: Бер атнада 7 көн.

Т: Бер атнада ничә эш көне?

Б: Бер атнада 5 эш көне.

Т: Бер атнада ничә ял көне?

Б: Бер атнада 2 ял көне.

Т: Атна көннәренең исемнәрен атап китик әле.

Б: Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.

Т: Рәхмәт.Тәүлек ничә өлештән тора?

Б: Тәүлек дүрт өлештән тора. Иртә, көн, кич, төн.

Т: Хәзер тәүлекнең кайсы вакыты?

Б: Хәзер көн.

Т: Бер елда ничә ел фасылы?

Б: Бер елда дүрт  фасыл.

Т: Фасыл исемнәрен атап китик әле.

Б: Яз, җәй, көз, кыш.

Т: Балалар хәзер урамда нинди ел фасылы?

Б: Урамда көз фасылы.

Т: Көз  фасылы ничә айдан тора?  Атап китик. Хәзер нинди ай?

Б: Көз  фасылы өч айдан тора.Сентябрь, октябрь, ноябрь. Хәзер ноябрь  ае.

Т: Әйе, көз фасылының сонгы ае, тиздән нинди ел фасылы җитә?

Б: Кыш җитә.

Т: Бик дөрес, балалар кыш көне нинди бәйрәм әле?

Б: Яңа ел бәйрәме.

Т: Әйе, Яңа ел бәйрәмендә безгә кунакка кем килә ?

Б: Кыш бабай килә.

Т: Кыш бабай нинди әле ул?

Төп өлеш

Кейс 2 өлеш:

Проблема: Т: Ой, балалар онытып торам, бүген безнең балалар бакчасы почтасына Кыш бабайдан хат килгән. Кыш бабай нигә хат язды икән, ничек уйлыйсыз?

Чишелеше:

 Б: Бүләк бирергә.

Т: Дөрес балалар, Кыш бабай быел бүләкләрен алдан өләшергә булган. Сез бүләкне алырга әзерме?

Б: Әйе әзер.

Т: Балалар, Кыш бабай нинди әле ул?

Б: Тылсымлы.

Т: Күзләрне йомыгыз һәм 3 кә кадәр санап урыннарда әйләнәбез. Кыш бабай үзенең тылсымын җибәрә.

(Музыка. Күзләрне ачалар, экранда чыршы бизәлгән бүлмә. Өстәлдә цифралар язылган кәгазьләр һәм артына төрле төстәге түгәрәкләр ясалган).

Кейс 3 өлеш:

Проблема:

Т: Без нинди серле бүлмәгә эләктек. Балалар, барыбыз да берәр карточка алабыз һәм кемнәрдә цифралар бар 1-6 га кадәр тезелеп басабыз, кемнәрдә цифра юк минем яныма килә. Без сезнең белән дөрес тезелгәннәрме шуны тикшерәбез.

Чишелеше:

  • Риана дөресме? Рәхим итеп 1-6 кадәр санап карыйк әле. (Саный, ялгыш булса төзәтә)
  • Әмир, рәхим итеп 6-1 кадәр сатап күрсәт әле. (Саный)

Т: Балалар, сезнең кәгазьләрдә төрле төстәге түгәрәкләр ясалган, ул түгәрәкләр ни өчен ясалган? Ничек уйлыйсыз?

Б: Төсләрне туры китереп өстәл артына утырырга.

(Өстәлдә кызыл, яшел, сары, зәңгәр төстәге тамгалар тора)

Кейс 4 өлеш:

Проблема:

Т: Балалар, без сезнең белән нинди матур, серле бүлмәгә эләктек. Кыш бабай бүләген алыр өчен безгә бу бүлмәдән чыгарга кирәк. Бүлмәдән ничек чыгарга була?

Чишелеше:

Б: Ишекне ачып, ачкыч белән, ватып, пароль җыеп һ.б (Төрле җаваплар)

Т: Кыш бабай безгә биремнәр дә әзерләгән, шул биремнәрне табып, дөрес чишеп җавапларын язып барсак, ул безнең ишеккә код була һәм ишек ачылачак. (Чыршыны кузгаткач анда ишеккә код язырга сорый). Я балалар кайсы юлны сайлыйбыз?

Б: Биремнәрне чишәбез.

Т: Яхшы, балалар беренче бирем безгә тактада  күренеп тора, ә калганнары яшеренгән. Безгә аларны табып чишәргә кирәк булыр. Әйдәгез беренче биремне карап китик.

Безгә полоскалар бирелгән , шулар белән эшләп алырбыз. Полосканың өске өлешенә 4 кызыл өчпочмак куегыз, ә аскы өлешенә 3 зәңгәр өчпочмак куегыз. Зәңгәр өчпочмаклар, әллә кызыл өчпочмаклар күбрәкме? Ничәгә күбрәк? Ничек тигезләргә була?

Б: Кызыл өчпочмаклар күбрәк. Бергә күбрәк. Берне алып яки 1 өчпочмакны куеп тигезләргә була.

Т: Рәхмәт, балалар өчпочмаклар барысы бергә ничә булды?

Б: (Саныйлар, 8)

Т: Менә бу кодның беренче цифрасы була. (Тактага тәрбияче язып куя). Полоскаларны һәм өчпочмакларны алып куегыз.

Кейс 5 өлеш:

Проблема: Икенче биремне эзлик әле, почта тартмасын ачып карыйк, бирем күренә «Геометрик  йортлар».

Чишелеше:

Т: Әйдәгез бергәләп  тактага  карыйк  әле. Балалар  бу рәсемдә нәрсәләр  курәсез?

Б: Йортлар.

Т: Саныйк әле бергәләп  ничэ йорт бар монда?

Б:  5 йорт бар.

Т:  Беренче йортта  нинди  геометрик фигура яши  икән? (икенчесендэ,3,4.5.)?

Б: (балалар җавап бирә)

Т: Кайсы  геометрик  фигураның  йорты иң биеге, иң кечкенәсе?

Б: (балалар җавап бирә)

Т: Балалар кайсы йортка иң озын юл бара? (иң кыскасы)

Т:  Кайсы геометрик фигураның йорты бер этажлы  гына.?

Б: (балалар җавап бирә)

Т: Ничә йорт булды барлыгы?

Б: 5 йорт.

Т: 5 кодның икенче цифрасы була. Ә, хәзер кәгазь битләрендә пространствода ориентлашуны искә төшереп китик. Кәгазьләрне һәм карандашлар алып, кәгазьнең уртасына түгәрәк, өске уң почмакка квадрат, аскы сул почмакка өчпочмак ясагыз. (Балалар эшлиләр)

Ял итү минуты: “Без әле бераз ардык”

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Шөгылне дәвам итик.

Кейс 6 өлеш:

Проблема:

Т: Өченче бирем кайда икән? (Балалар җавабы). Китапта юк микән бирем? “Нәрсә артык?” (Балалар эшлиләр, һәр өстәлдә төрле бирем). Сездә нәрсә артык? Ни өчен алай уйлыйсын? Тәртип буенча ничәнче булып тора?  

Чишелеше:

(Балалар җаваплар бирәләр, бер бала такта янында эшли)  3 ле  кодның өченче  цифрасы була. (3 өстәл 3 код номеры була) 2, 4

Кейс 7 өлеш:

Проблема:

Т: Булдырдыгыз, сонгы бирем кайда икән? Экранны нәрсә белән кабызабыз?  (Балалар җавап бирә, бирем чыга). Санау таякчыклары белән нишләргә була?

Чишелеше:

Б: Геометрик фигуралар төзергә, уйнарга, санарга була.

Т: Ә сезнең нишлисегез килә?

Б: Фигуралар төзисе килә.

Т: Нинди  фигуралар беләсез, шуларны төзегез. (Балалар төзи). Нәрсәләр төзедегез? Барлыгы ничә булды?

Б: Квадрат, ромб, өчпочмак, турыпочмаклык, трапеция. 5 геометрик фигура.

Т: 5 кодның соңгы цифрасы була. Ишекне ачып карыйбызмы?

Б: Әйе.

(Код номерларын әйтеп торалар, ишек ачыла һәм анда бүләк. Тәрбияче бүләкне алып бирә, Кыш бабайга рәхмәт әйтелә).

Йомгаклау

Т: Балалар бүлмә ишеген ачар өчен без нәрсәләр эшләдек? Ни өчен ачырга тырыштык без аны?

Бүгенге шөгыль турында әниләрегезгә сөйлисезме?  Нәрсә дип сөйлисез?

Нәрсә сезгә   бик  ошады?

Шуның   белән  безнең  шөгылебез  тәмам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_femp_buencha.doc140 КБ

Предварительный просмотр:

дом.png

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Программа эчтәлеге.Белем бирү:·        сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү, [ә] авазының әйтелешен ныгыту, аны...

Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле.

Бурычлар:1)    балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү; исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү; у сузык авазын ...

Физик тәрбия буенча йомгаклау шөгыле (1 нче кечкенәләр төркеме 3т.)

Итоговое занятие по физкультуре в 1-ой младшей группе...

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....