Тема: «Без мәктәпкә әзер»
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)

Лейсан Гарипова

Тема

«Без мәктәпкә әзер»

Төп белем бирү

Иң гади математик күзаллауларны формалаштыру.

Интеграль белем бирү өлкәләре

Танып белү, башлангыч грамматога өйрәнү, сөйләм үстерү, социаль-аралашу, нәфес-нәфсәти үсеш.

Яшь үзенчәлекләре

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Үткәрде :

Гарипова Ләйсән Наил кызы

Максат

Балаларның ел буе алган белемнәрен ныгыту.

Бурычлар

1.Балаларда танып белү күнекмәләрен, башлангыч грамматик күзаллауларын , сөйләм телләрен, ел фасылын, атна көннәрен, 1–10 кадәр тәртип буенча санау,  кирегә санауны һәм чагыштыруны, так һәм җөп саннарны аера белүләрен ныгыту;

2. Балаларны геометрик фигураларны, геометрик формаларны аеруны пространствода ориентацияләрен  камилләштерү,  мәсьәлә төзи һәм чишә белүләренә ирешү;

3. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү, төгәл җавап бирә белергә ойрәтү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек  һәм шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

Чишелеш , шарт , иҗек, зур.

Шәхси эш

Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау

Методик алымнар һәм чаралар

күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә.

Җиһазлар , күрсәтмәлелекләр

Проектор, мольберт, шакмаклы кәгазь, маркер, 1-10 га кадәр санау өчен рәсем , чагыштыру һәм     күршеләрен тап биреме өчен  кәгазь , хәрефләр язылган карточкалар, зәңгәр һәм кызыл фишкалар, балык рәсеме, гади карандаш . Рәсемнәр.

Эшчәнлек структурасы

  1. Кереш өлеш: Оештыру моменты. (2 мин)

II. Төп өлеш:

1) атна көннәрен атау, вакытта ориентлашу, ел фасылларын һәм ай исемнәрен искә төшерү. (4 мин)

2) тәртип буенча һәм кирегә санау 10 эчендә. (3 мин)

3) санның күршеләрен тап. (3 мин)

4) предметларны чагыштыру.

5) рәсем буенча мәсьәлә төзе (3 мин)

6)  Физминутка (2 мин)

7) Авазның сүздәге урынын билгеләү, сүзләрне иҗекләргә бүлү (5 мин)

8)  графический диктант (3 мин)

9)  уен киресен әйт (2мин)

III. Йомгаклау.(2 мин)

Барышы:

Кереш өлеш

Тәрбияче: Әйдәгез балалар рәхим итегез, ярым түгәрәккә. Безгә бүген мәктәптән кунак килгән. Ул быел беренче классларны үзенә чакыра.  Шөгыльне башлап җибәргәнче бер – беребезгә һәм кунакларга хәерле иртә теләп исәнләшик.

(Балалар шигырь сөйли)

Исәнме, кояш!

Исәнме, һава!

Исәнме, иртә!

Исәнме, йомшак җил!

Исәнме, Туган ил!

Тәрбияче: Әйе, һәркемнең дә туган иле бар. Балалар без сезнең белән кайсы шәһәрдә яшибез?

Балалар: Без Түбән Камада яшибез.

Тәрбияче: Ә Түбән Кама шәһәре кайсы республикада урнашкан?

Балалар: Түбән Кама шәһәре Татарстан республикасында урнашкан.

Тәрбияче: Татарсстан республикасының президенты кем?

Балалар: Татарсстан республикасының президенты Минниханов Рустам Нургалиевич.

Тәрбияче: Россия Федерациясе президенты кем?

Балалар: Владимир Владимирович  Путин.

Тәрбияче: Әфәрин, рәхмәт балалар,

Төп өлеш:

Тәрбияче: Балалар кичә бакчаның электрон почтасына мәктәптән хат килде. Бүген, сезне дә хатның эчтәлеге белән таныштырып китәсем килә. Балалар сез барыгызда мәктәпкә әзерлеккә йөрисез. Сезнең укытучылар белемнәрегезне белә, ә менә мәктәп директоры сезнең турыда берни дә белми, әлегә. Мәктәпкә барырга сез  әзерме, юкмы икәнне белер өчен безгә сораулар һәм биремнәр җибәргән. Балалар сез бу сорауларга җавап бирергә, биремнәрне чишәргә әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез белемнәребезне искә төшереп китик әле. Бер атнада ничә көн?

Балалар: Бер атнада 7 көн.

Тәрбияче: Бер атнада ничә эш көне?

Балалар: Бер атнада 5 эш көне.

Тәрбияче: Бер атнада ничә ял көне?

Балалар: Бер атнада 2 ял көне.

Тәрбияче: Атна көннәренең исемнәрен атап китик әле.

Балалар: Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.

Тәрбияче: Буген атнаныӊ ничәнче көне, ул ничек атала?

Бала: Бүген атнаныӊ дүртенче көне пәнҗешәмбе көн.

Тәрбияче: Рәхмәт.Тәүлек ничә өлештән тора?

Балалар: Тәүлек дүрт өлештән тора. Иртә, көн, кич, төн.

Тәрбияче: Хәзер тәүлекнең кайсы вакыты?

Балалар: Хәзер көн.

Тәрбияче: Бер елда ничә ел фасылы?

Балалар: Бер елда дүрт  фасыл.

Тәрбияче: Фасыл исемнәрен атап китик әле.

Балалар: Яз, җәй, көз, кыш.

Тәрбияче: Балалар хәзер урамда нинди ел фасылы?

Балалар: Урамда яз фасылы.

Тәрбияче: Яз  фасылы ничә айдан тора?  Атап китик. Хәзер нинди ай?

Балалар: Яз  фасылы өч айдан тора.Март, апрель, май. Хәзер май ае.

Тәрбияче: Әйе, яз фасылының соңгы ае, тиздән нинди ел фасылы җитә?

Балалар: Җәй җитә.

Тәрбияче: Менә бу тартмада 1-10 кадәр цифралар.  Шул цифраларны алыйк һәм дөрес итеп 1 – 10 кадәр тезелеп басыйк әле. ( карточка җитмәгән балалар аларга каршы тезелеп басалар һәм сорауларга җавап бирәләр)

Балалар: 1 - 10 һәм 10 - 1 кадәр саныйлар. Цифраларның күршеләрен, җөп һәм так саннарны атыйлар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, бик дөрес, ә хәзер карточкаларның икенче ягын әйләндерик. Нәрсәләр күрәсез? Аларның исемнәрен атап китик әле.

Балалар: Геометрик фигуралар һәм формалар. (исемнәрен атыйлар)

Тәрбияче : Әкияттәге кебек күзләребезне йомыйк һәм 3 мәртәбә әйләнәбез. Күзләрне ачтык. Без  нинди бүлмәгә кердек ?

(Музыка. Күзләрне ачалар, экранда матур бүлмә).

Балалар: Матур бүлмәгә.

Тәрбияче: Ул матургына түгел әле тылсымлы да. Әйдәгез бүлмәгә рәхим итегез, урыннарга утырышыгыз.

Тәрбияче: Балалар сез мәктәпкә барырга әзер булсагыз бу ишек ачылырга тиеш, ишекне ачып карыйк әле. Ачыламы?

Бала: Юк ачылмый.

Тәрбияче: Нәрсә сорый соң ул бездән?

Бала: Код сорый.

Тәрбияче: Балалар бүлмәдәге предметларга биремнәр яшеренгән, безгә шуларны эзләп табарга һәм дөрес итеп чишәргә кирәк. Биремнәрне чишеп бетергәч, ишек ачылса, димәк без мәктәпкә әзер. Без бүлмәдән 5 биремне эзләп табарбыз һәм җавапларны тактага язып барырбыз. Сез әзерме.

Бала: Әйе әзер.

Тәрбияче: Әйдәгез биремнәрне сулдан  уңга таба эзләп карыйк. Әйдәгез беренчесен үзем булышам. Монда юк.  Нинди бирем килеп чыкты.  Нәрсә дип язылган.  Шрифт кечкенә. Аны нәрсә ярдәмендә зурайтып карарга була.

Балалар:  Микроскоп ярдәмендә .

Тәрбияче: Монда саннар составы бирелгән, шушы йортта яшәүче саннын һәр катта яшәүче саннарның күршеләрен табарга кирәк. Рәхим итеп урыннарда эшлибез, минем янымда тактада эшләргә Риана рәхим ит.

 Тәрбияче: Иң зур цифра ничәле булды?

Балалар: 10 булды.

Тәрбияче: Димәк, парольнең беренче цифрасы 10 булды. Ә хәзер алдагы биремне эзлик. Әйдәгез компьютерны кабызып карыйк. Монда да код сорый, попугайдан ярдәм сорап карыйк әле. Ачабыз, предметларны чагыштырырга кирәк.

(бер бала тактада, калганнар урыннарда эшли)

Тәрбияче: Иң күп предмет нәрсә һәм ничә булды? Бу кодның икенче саны.

Тәрбияче: Бик дөрес. Өченче биремне сейфтан карыйк әле, сейф та код сорый. Код сәгатьтә яшерелгән. (балалар кодны әйтәләр, 1035 бирем килеп чыга)

Тәрбияче:  Бу рәсем белән нишләргә була?

Балалар: Мәсьәлә төзергә.

Тәрбияче: Мәсьәлә ничә өлештән тора?

Балалар: Мәсьәлә 4 өлештән тора.

  1. Мәсьәләнең шарты.
  2. Мәсьәләнең соравы.
  3. Мәсьәләнең чишелеше.
  4. Мәсьәләнең җавабы.

Рәхим ит Рамилә мәсьәлә төзеп күрсәт әле. (балалар урыннарда чишәләр, җавап языла)

Күлдә 9 үрдәк бәбкәсе йөзеп йөри иде шуларның 3 се йөзеп ярга чыктылар. – Бу мәсәләнең шарты.

Сорау: күлдә ничә үрдәк калды?

Чишелеш:  9-3=6.

Җавап: күлдә 6 үрдәк калды.

Тәрбияче:  Молодец! Бу кодның тагын бер саны. Әйдәгез ял итеп алыйк.

Ял итү минуты: “Без әле бераз ардык”

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер өскә  сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Шөгылне дәвам итик.

 Тәрбияче:  Ял итеп алдык. Биремнәрне эзләүне дәвам итик. Тагын кайдан карарга була. Әйдәгез эттән сорап карыйк әле. Бирми. Бәлки ана берәр туп биреп карыйк.  Әйдәгез тупны эзлик. Тумбочкадагы кәгазләрне чүп чиләгенә салыйк. Менә туп  эткә биреп карыйк әле. Ул безгә биремне бирде. Бу биремдә нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Хәрефләр күрәбез.

Тәрбияче: Без сезнең белән хәзер хәрефләр белән һәм сүзләр белән эшләрбез. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм сүзне атыйсыз    иҗекләргә бүләсез. Ә, хәзер авазның сүздәге урынын билгеләү. Балыкларны алдык,  Мин атаган сүзләрдә к авазы сүзнең кайсы урынында ишетелә, фишкалар ярдәмендә билгелибез. Китап, мәктәп.

 Балалар: Китап – сүзендә к авазы  сүзнең башында ишетелә.

Тәрбияче: Мәктәп сүзендә к авазы сузнең кайсы урынында ишетелә?

Балалар : Мәктәп – сүзендә к авазы  сүзнең уртасында ишетелә.

 Мәктәп сүзен хәрефләрдән язабыз. Сүзне иҗекләргә бүләбез.

Мәктәп сүзе ничә иҗектән тора. Бу сүз ничә хәрефтән тора? Бу безнең тагын бер код номеры.

Балалар:  Мәктәп сүзе 2 иҗектән тора, 6 хәреф.

Тәрбияче: Балалар мәктәп сүзе белән җөмлә төзик әле.

БалаларҖөмләләр төзиләр.

Тәрбияче: Безнең тагын бер бирем чишәсе калды, кайда икән ул?

Балалар:  Эленеп торган киемгә басып карыйлар, бирем килеп чыга. Графический диктант.

Тәрбияче: Диктант язабызмы?

Балалар: Әйее, язабыз.

Тәрбияче: Нәрсә килеп чыкты?

Балалар: Ачкыч. (балалар җавап бирә)

Тәрбияче: Безнең ачкыч килеп чыкты, болай булгач ишегебез ачылырга тиеш. Хәзер ишекне ачканчы бер уен уйнап алабыз “Киресен әйт” дип атала

Мин сезгә сүзләр атыйм сез киресен әйтергә тиешсез .

Балалар:  

Озын – кыска

Батыр- куркак

Яшь-карт

Ак – кара.

Көн – төн.

Зур – кечкенә.

Тар – киң.

Йомшак – каты.

Кайнар – суык.

Ямьсез – матур.

Пычрак – чиста.

тирән- сай

Тәрбияче: Әйдәгез ишекне ачып карыйк. Ачар өчен үзебез эшләп алган цифралардан кодны язабыз. Мина кодны әйтеп торыгыз. Менә  сезгә мәктәп үзенең ишекләрен  ача.  Афәрин!

Тәрбияче: Балалар ишек ачылдымы?

Балалар: Әйе, ачылды.

Тәрбияче: Димәк без мәктәпкә укырга барырга әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

Тәрбияче: Директор ишек ачылганын күрде һәм ул сезне укырга котеп кала. Балалар без тылсымлы бүлмәгә керер өчен һәм безнең бүлмә ишегебез ачылсын өчен сезнең белән ниләр эшләдек? Кайсы бирем күбрәк ошады?

Балалар: (Балалар җавап бирә)

Шуның   белән  безнең  шөгылебез  тәмам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_shogyle_bez_mktpk_zer-_2022.docx33.17 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар: Җөмләләр төзиләр.

Тәрбияче: Безнең тагын бер бирем чишәсе калды, кайда икән ул?

Балалар: Эленеп торган киемгә басып карыйлар, бирем килеп чыга. Графический диктант.

Тәрбияче: Диктант язабызмы?

Балалар: Әйее, язабыз.

Тәрбияче: Нәрсә килеп чыкты?

Балалар: Ачкыч. (балалар җавап бирә)

Тәрбияче: Безнең ачкыч килеп чыкты, болай булгач ишегебез ачылырга тиеш. Хәзер ишекне ачканчы бер уен уйнап алабыз “Киресен әйт” дип атала

Мин сезгә сүзләр атыйм сез киресен әйтергә тиешсез .

Балалар:

Озын – кыска

Батыр- куркак

Яшь-карт

Ак – кара.

Көн – төн.

Зур – кечкенә.

Тар – киң.

Йомшак – каты.

Кайнар – суык.

Ямьсез – матур.

Пычрак – чиста.

тирән- сай

Тәрбияче: Әйдәгез ишекне ачып карыйк. Ачар өчен үзебез эшләп алган цифралардан кодны язабыз. Мина кодны әйтеп торыгыз. Менә сезгә мәктәп үзенең ишекләрен ача. Афәрин!

Тәрбияче: Балалар ишек ачылдымы?

Балалар: Әйе, ачылды.

Тәрбияче: Димәк без мәктәпкә укырга барырга әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

Тәрбияче: Директор ишек ачылганын күрде һәм ул сезне укырга котеп кала. Балалар без тылсымлы бүлмәгә керер өчен һәм безнең бүлмә ишегебез ачылсын өчен сезнең белән ниләр эшләдек? Кайсы бирем күбрәк ошады?

Балалар: (Балалар җавап бирә)

Шуның белән безнең шөгылебез тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи и обучению грамоте на тему «Придумывания сказки на предложенную тему» в подготовительной группе

План-конспект  занятия по развитию речи и обучение грамоте на тему:  «Придумывания сказки на предложенную тему» ( В ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ)   ВОСПИТАТЕЛЬ:За...

Домашние задания для родителей по лексическим темам. Тема «Транспорт". Тема "Посуда".

Предлагаемые задания помогут расширить словарный запас ребенка, сформировать грамматический строй речи, развить внимание, вербальную память, логическое мышление....

Тема: «Времена года. Осень».Тема: «Времена года. Зима».Тема: «Времена года. Весна».

Формирование представлений детей о времени года (зима).Формирование представлений детей о времени года (весна).Формирование представлений детей о времени года (осень)....

2020-2022 гг: Тема по самообразованию №1 за 2020г; Тема по самообразованию № 2, 3 за 2021 г; тема по самообразованию № 4 за 2022 г.

                ГБОУ Школа №1400 8ДКМладшая  группа № 2Воспитатель- Фролова Елена Владимировна Тема по самообразованию 2020-2021 уч. год. ...

Тема недели: Птицы осенью Конспект НОД по ознакомлению с окружающим миром на тему: «Почему не все птицы улетают на юг? Как птицы к зиме готовятся?» (РК) Тема : Птицы Алтая осенью»

Тема недели: Птицы осенью Конспект НОД по ознакомлению с окружающим миром на тему: «Почему не все птицы улетают на юг? Как птицы к зиме готовятся?» (РК) Тема : Птицы Алтая осенью» Цель: закрепить ...

Игра на тему "Космос" в 1 младшей группе №1 «Медвежата» Конспект игры-путешествия для детей 2-3 лет. Тема: «Космос» Тема: Путешествие в космос. 20.10.2021 г.

Игра на тему "Космос" в 1 младшей группе №1 «Медвежата»Конспект игры-путешествия для детей 2-3 лет. Тема: «Космос»Тема: Путешествие в космос.Цель: сфо...

АНАЛИЗ ТЕМЫ ПО САМООБРАЗОВАНИЮ ЗА 2021-2022 УЧЕБНЫЙ ГОД по теме по теме «Развитие эмоционального интеллекта у детей дошкольного возраста»

Еще пару лет назад об эмоциональном интеллекте никто и не говорил. А сегодня в том, что понимание своих и чужих эмоций, целей, желаний - необходимое умение, нет никаких сомнений....