"Фэмп буенча дәресләрдә уен технологияләрен куллану"
план-конспект занятия по математике

 Гульшат Василевна Юнусова

Тема: Фэмп буенча дәрес конспекты (уен технологиясен кулланып.

Максат: балаларның ФЭМП буенча белемнәрен яшь төркеме нигезендә ныгытырга.

Бурычлар:

Белем бирү: Геометрик фигураларны формасы, зурлыгы буенча аера белүне формалаштыру. Пространствода ориентлашуны камиллэштеру,  8 гә кадәр сан эчендә алдыннан, артыннан килгән саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәтүне дәвам итү,биек,тәбәнәк тошенчәсен ныгыту, санның составы турындагы белемнәрне беркетергә; 

Үстерү: Логик фикерләүне, хәтерне, күзаллауны, игътибарны үстерергә; аңлылык; - булган элементлардан яңа комбинацияләр төзи белүне үстерү; -сөйләмне активлаштырырга, математик терминнардан файдаланырга өйрәнергә; -уку эшчәнлеге күнекмәләрен камилләштерергә; күмәк һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: - үз гамәлләрен партнерлар белән килештерә белү; - Математикага кызыксыну тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл femp_buencha_dreslrd_uen_tehnologiyalren_kullanu.docx146.94 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фэмп буенча дәрес конспекты (уен технологиясен кулланып.

Максат: балаларның ФЭМП буенча белемнәрен яшь төркеме нигезендә ныгытырга.

Бурычлар:

Белем бирү: Геометрик фигураларны формасы, зурлыгы буенча аера белүне формалаштыру. Пространствода ориентлашуны камиллэштеру,  8 гә кадәр сан эчендә алдыннан, артыннан килгән саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәтүне дәвам итү,биек,тәбәнәк тошенчәсен ныгыту, санның составы турындагы белемнәрне беркетергә;  

Үстерү: Логик фикерләүне, хәтерне, күзаллауны, игътибарны үстерергә; аңлылык; - булган элементлардан яңа комбинацияләр төзи белүне үстерү; -сөйләмне активлаштырырга, математик терминнардан файдаланырга өйрәнергә; -уку эшчәнлеге күнекмәләрен камилләштерергә; күмәк һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: - үз гамәлләрен партнерлар белән килештерә белү; - Математикага кызыксыну тәрбияләү

1.   Оештыру.  Психологик халәт тудыру.

 Кунаклар бн исэнлэшу.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн хәммәбезгә.

Балалар, кәефләрегез ничек? Бүген бездә гадәти булмаган дәрес. Әйдәгез әле башта башларыбызны эшләтеп җибәрү өчен бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә сорау бирәм һәм тупны ыргытам, ә сез җавап әйтеп тупны кире бирергә тиеш буласыз.

Синең ничә кулың бар?

3 белән 5 арасындагы сан.

6 санының күршеләре.

5 саныннан соң нинди сан килә.

Нинди геометрик фигураның почмаклары юк.

Кайсы сан зурырак 8 ме яки 9мы.

Шакмакның ничә ягы бар.нинди геометрик фигураның почмаклары 3әү.

2 песинең ничә колагы бар.

Әфәрин балалар, булдырдыгыз.

(Ишек шакыйлар, әкият бабай керә).

Дәреснең темасын һәм максатларын кую.

-Хәерле көн кунаклар, хәерле көн балалар. Мин Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасына эләктемме соң ул? Мин сездән ярдәм сорап килдем. Мин Әкият бабай булам. Әкиятләр илендә буталчык килеп чыкты бит әле. Сез анда тәртип урнаштырырга булышмассызмы икән?

-Булышабызмы балалар?

-Балалар мин сезгә әкиятләр илендә адашмас өчен  карта бирәм. Юлыгыз бик авыр һәм ерак, арыгач менә бу тартманы ачарсыз. (Чыгып китә).

-Балалар әкиятләр иле бик ерак ди бит әле, нәрсә белән барырбыз икән соң без анда?

-Балалар җавабы.

1нче-Балалар әкиятләр иле булгач анда безнең транспорт белән барып җитеп булмас эйдәгез ковер самолет белән барабыз.

(Ачып күрсәтәм дә аптырыйм)

-Ах бу тычканнарны, минем ковер самолетымны тишкәләп бетергәннәр бит, балалар минем кулда ямаулар бар әйдәгез әле ковер самолетны төзәтик әле.

(хәр бала берәр ямау алып келәмгә куя).

-Булдырдыгыз балалар, ковер самолетка ямау салдык, ләкин аңа болай гына утырып булмый бит әле, анда урын алу өчен бер бирем үтәргә кирәк. Экранга сүз салыйк әле. Монда ике  бер төрле рәсем  бирелгән шунда безгә 10 аерма табарга кирәк.

(Экранда рәсем).

-Әфәрин балалар биремне эшләп чыктыгыз. Ә хәзер әйдәгез ковер самолетка утырабыз да әкиятләр иленә очабыз. (Утыралар). Күзләрне йомдык, кычкырып 10нан 1 гә кадәр саныйбыз.

-Менә без сезнең белән әкиятләр иленә килеп тә җиттек, әйдәгез Әкият бабай биргән картан ачып кайда  барасы икәнен карыйк әле. Беренче әкиятне табар өчен безгә яшел тамгалар буенча барырга кирәк икән.

1 нче әкият “Бүре һәм 7 кәҗә бәтие” .

-Бу әкияттә бүре кәҗә бәтиләрен куркыткан да алар буталып беткәннәр, әни кәҗә аларга кибеттән кәбестәләр алып кайткан, ләкин әни кәҗә  кайсысына кайсы кәбестәне бирәсе икәнне аптырап калган. Безгә кәҗә бәтиләрен зурдан бәләкәйгә тезәр  һәм аларга дөрес зурлыктагы кәбестәләрне бирергә кирәк. Кәҗә бәтиләрен ничек итеп тезәбез? Кайсысы зуррак кайсы бәләкәй икәнен ничек итеп белергә була?

-Балалар ә хәзер кәбестәләрне дә биреп чыгыйк инде. Иң зур кәҗә бәтиенә нинди кәбестәне бирәбез?

-Бу әкияттә  без тәртип урнаштырдык, әйдәгез киләсе әкияткә юл тотыйк.

(Картаны карыйлар).

-Киләсе әкияткә нинди төс буенча барырга кирәк?

2 нче әкият “Йомры икмәк”

-Нинди  әкият бу балалар? Сез бу әкиятне беләсезме?

-Йомры икмәк кә өйдә үзенә генә бик  күңелсез булганга күрә чыгып китә, ул чыгып китмәсен диеп әби аңа иптәшкә пицца пешерергә була. Ләкин рецептта нәрсәләр язганны аңламый. Әйдәгез әбигә булышыр өчен мин сезгә һәр  берегезгә берешәр ингридиент бирәм сезгә аларны рецептта язылганча эзләп табып бергә пиццага урнаштырасыгыз була. Бу биремне бергә күмәк итеп эшләргә кирәк балалар.

-Сез бигерәк уңган балалар икән, биремне бик тиз эшләп чыктыгыз.

-Балалар арып та китегез бугай әйдәгез әле ял итеп алабыз Әкият бабай биргән тартманы ачып карыйк әле.

Физминутка. “Ялгышма, бул өлгер уены”.

-Әйдәгез алдагы әкиятне карыйк инде.

3 нче әкият “Буратино маҗаралары”.

-Дусларым, папа Карло, Буратинога мәктәпкә алып барырга дип геометрик фигуралар ярдәмендә ракета рәсеме төзеп  биргән, ләкин Буратино аны мәктәпкә алып барганда егыла да рәсемне боза. Безгә Буратинога ярдәм итәр өчен бу рәсемне киредән  геометрик фигуралардан төзергә кирәк.

-Бу әкияттә дә тәртип урнаштырдыгыз  балалар . Әйдәгез киләсе әкиятне карыйк.

4 нче әкият “Теремкәй”

-Балалар әкият ничек тәмамлана әле.

-Безгә теремкәй ватылмасын өчен анда җәнлекләрне дөрес итеп урнаштырырга кирәк .  Җавабы 8 санына  тигез булырлдай мисалларны  сайлапалыгыз.

-Әфәрин балалар, ярдәм кирәк булган бөтен әкиятләргә дә булыштыгыз. Ә хәзер үзебезнең бакчага кайтырга кирәк инде. Мин сезгә битләр таратам анда әкият иленнән безнең бакчага юл күрсәтелгән. Безгә шунда юл салырга кирәк, сез бармакларыгыз белән пластилинны сылап юл саласыгыз булачак.

-Менә үзебезнең бакчага кайтып та җиттек. Без сезнең белән буген нәрсәләр эшлэдек?

 Picture backgroundPicture background

        

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Баланың сәламәтлеге һәм тулы физик үсеше -  ул шәхеснең формалаштыру нигезе....

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану....

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшчәнлек төрләрен оештырганда социоуен технологияләрен куллану.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшчәнлек төрләрен оештырганда социоуен технологияләрен куллану....

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану....

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану

quot;Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасына педагогик тәҗрибә...