Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшчәнлек төрләрен оештырганда социоуен технологияләрен куллану.
статья (подготовительная группа)

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшчәнлек төрләрен оештырганда социоуен технологияләрен куллану.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида №6 «Улыбка»

Зеленодольского муниципального района

Республики Татарстан

Выступление

«Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшчәнлек төрләрен оештырганда социоуен технологияләрен куллану».

                                 Подготовила:

 Тухфатуллина Лейсан Хайдаровна

                                                                    Воспитатель МБДОУ № 6 ЗМР РТ

Зеленодольск -2022г.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшчәнлек төрләрен оештырганда социоуен технологияләрен куллану.

“Социо-уен алымы” термины 1989 бэарлыкка килә. 1992 елда “Укытучы гәзите”ндә бер “Ирекле стиль яки 133 куян артыннан чабу” дигән мәкалә басыла. Анда автор балалар белән эшчәнлеген микротөркемнәр (социум) арасындагы уен формасында оештыруы турында яза. Әлеге технологиянең авторлары: Е.Е. Шелушко, В. М. Букатов, А. П. Ершова.

Технологиянең максаты – балаларда аралашу күнекмәләре формалаштыру.Минем әшчәнлегемдә куллануымның максаты үзара аңлашырга сәләтле балалар төркемнең мөстәкыйль эшчәнлеккә оешуы.В. М. Букатов фикеренчә, “социо-уен педагогикисы хәйләкәр”. Бу “хәйләкәр” сүзе нәрсәдә чагыла соң? Шөгыльләнүне шундый итеп оештырырга кирәк, үзеңнең дә, башкаларның да йөзе дә, күңеле дә шат булсын.

Социо-уен технологиясе – балаларның микротөркемдә уйнавы, шөгыльләнүе, шул ук вакытта баланың максатка ирешү өчен мөстәкыйль рәвештә төрле юллар эзләве, килеп туган проблемаларны чишүе.

Шулай итеп, технологиянең төп идеясы – бала үзе эшли, сөйли, тыңлый алырлык, шөгыльләнергә теләрлек итеп балаларның эшчәнлеген оештыру.

Уеннар билгеле бер тәртиптә кертелә:

Технолгиянең авторлары бу уеннарны оештырганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәклеген искәртә:

1. Кечкенәтөркемнәр б-н эшне алып барырга;

2. Лидерларны алмаштыру;

3. Укыту актив хәрәкәтләнү б-н аралаштырыла;

4. Темпны һәм ритмны алыштырып тору;

5. Эшчәнлек төрләрен интеграцияләү;

6. Полифония принцибын куллану “133 куян артыннан кусаң, унысын тотып куюың да ихтимал”

Әлеге технология кысаларында үз алдыма шундый бурычлар куйдым:

  1. Балаларга аралашырга ярдәм итәргә, белем бирү процессын тагы да кызыклырак оештырырга;
  2. Аларның актив позициясен, мөстәкыйльлеген, иҗадилыгын үстерергә.
  3. Балаларда яңалык белергә омтылыш теләге тәрбияләү.

Түбәндәге принципларга таянып эш оештырам:

  • педагог – тигез хокуклы партнер. Ул кызык итеп уйный, уеннар уйлап чыгара һәм оештыра.
  • Уен белэн балалар идарә итә, бу исә балаларда ялгышудан курку хисен киметә.
  • Балаларга сайлап алу мөмкинлеге бирү. Тик бу әле барысын да эшләргә ярый дигән сүз түгел. Үз теләк-хәрәкәтләреңне гомуми кабул ителгән кагыйдәләр белэн тәңгәл китерергә кирәк.
  • Уен уйнау урыннарын алыштырып, балаларга төрле мөһиттә аралаша алу мөмкинлеге бирү.
  • Баланың индивидуаль ачышларына ориентлашу.
  • Кыенлыкларны җиңеп чыгу. Җиңел башкарыла торган әйберләр балада кызыксыну уятмый, ә менә кыенлыклар аларны үзенә тарта.
  • Хәрәкәтләнү һәм активлык.
  • 5-6 баладан торган төркемчәләрдә уйнау.

Шулай ук түбәндәге кагыйдәләр белән балаларны таныштырып куям:

  • Беребез бөтенебез өчен дә;
  • Капитан үз команадасының ышанычын аклый, команда капитанныкын;
  • Бер команда җавап бирә, калган командалар тыңлый;
  • Эш барашында иптәшләреңә комачаулык итмә;
  • Үзең эшләп бетергәч, иптәшеңә ярдәм ит;
  • Үз фикереңне әйтергә курыкма;
  • Иптәшеңнең ярдәмен кабул итә бел.

Алда әйтелгән кагыйдәләрне кулланып эшләгәндә балалар бер-берсен тыңларга, иптәшләренең сүзләренә колак салырга, килешергә һәм нәтиҗә ясага өйрәнәләр; аралашу күнекмәләре үсә, әйләнә-тирәгә һәм башка кешеләргә, үз-үзенә карата позитив караш формалаша; үз фикерләрен ягымлы итеп әйтәләр һәм үз позициясен яклый алалар; ялгышудан курыйкмый башлыйлар.

Социо-уен технологияләрен үз эшчәнлегемдә куллана башлагач, аның уңай якларын күрдем:

  • Бала – яшьтәш мөнәсәбәтләре;
  • Педагог – ул партнер;
  • Бала иптәшенә ориентлаша, шулай булгач ул педагог кушкан буенча эшләми;
  • Балалар мөстәкыйль һәм инициативалы;
  • Балалар сөйлиләр дә, тыңлыйлар да;
  • Балалар арасында аралашу микротөркемдә һәм микротөркемнәр арасында бара;
  • Балалар бер-берсенә ярдәм итәләр һәм бер-берсен контрольдә тоталар;
  • Бу уеннар актив балаларга иптәшләренең фикерләрен тыңларга, ә кыюсызрак балаларга үзенең куркуларын, икеләнүләрен җиңәргә, тәвәккәлрәк булырга өйрәтәләр.

Кушымта

  1. Балалар парлашып басалар, бер-берсенә түбәндәге сүзләрне әйтәләр

Хәерле иртә миңа

Хәерле иртә сиңа.

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә һэмәбезгә дә.

  1. “Исәнме, бу – мин” уены.

Балалар түгәрәк ясап утыра. Танышу бер-бер артлы бара. Беренче бала үзе турында сөйли: “Минем исемем Марат, мин туңдырма яратам. Безнең этебез бар”. Икенче бала дәвам итә: Минем исемем Кәрим, мин дә туңдырма яратам, мин әле футбол уйнарга да яратам. Шулай итеп һәрбер бала үзе турында сөйләп чыга.

  1. “Тылсымлы таяк” уены.

Балалар тылсымлы таякны бер-берсенә тапшыралар, шул вакытта бер-берсенә теләк телиләр.

  1. “Кер юу машинасы”

Балалар түгәрәккә басалар. Бер баланы уртага кертеп җибәрәләр һәм аңа төрле комплиментлар әйтәләр, кәефен күтәрәләр.

  1. Хәерле иртә, күзләрем,

Сез уяндыгызмы?

Хәерле иртә, колакларым,

Сез уяндыгызмы?

Хәерле иртә, кулларым,

Сез уяндыгызмы?

Хәерле иртә, аякларым,

Сез уяндыгызмы?

Хәерле иртә, кояш!

Без уяндык!

  1. “Минем кебек эшлә” уены

Бер баланы санагыч ярдәмендә уртага бастырабыз. Тәрбияче музыка куя. Музыка кинәт кенә туктый һәм уртадагы бала нинди дә булса хәрәкәт күрсәтә, ә калганнар аны кабатлыйлар. Соңыннан уртадагы балалар алмаша. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

  1. “Дуслаштырабыз”уены.

Балалар парлашып, җитәкләшеп басалар. Тәрбияче уен кагыйдәләрен аңлата: “Мин әйткән “Җирләрегезне” ти-тиз генә дуслаштырыгыз. Мин алмаштык дигәч, парларыгызны алмаштырасыз”. Башлыйбыз: “Арка – арка”, “Баш бармаклар”, Башлар”, “Колаклар” һ.б.

  1. “Мин чәүкә, син чәүкә” уены. Балалар парлашып каракаршы басалар:

“Мин чәүкә, син чәүкә” (балалар башта үзләренә, аннан иптәшенә төртеп күрсәтәләр)

Минем дә борыным, минеңдә борының (Башта үзләренең, аннан иптәшенең борынына тияләр)

Минеке дә шома, синеке дә шома (үзләренең әм иптәшенең битен сыпыралар),

Минеке дә баллы, синеке дә татлы (авыз кырыларын тоту),

Мин дә дус, син дә дус (бер-берсенең иңсәләренә кулларын куялар)

Без бергә (кочаклашалар)

  1. “Алышынулар” күнегүе.

Хәрәкәтле уен буларак, уңай мохит һәм бердәмлек халәте тудырырга ярдәм итә. Балалар түгәрәк ясап баса. Тәрбияче, аннары аерым балалар әйтә: “Кемнәр ирттән ботка ашаган, шулар алмаша”, “Кем бакчага әнисе б-н килдде, шулар алмаша”. Әлеге раслау үзенә туры килгән балалар урыннарын алмашалар.

Төркемнәргә бүленү уеннары:

“Дус тап” микротөркемнәргә бүленү өчен кулланыла. Бер принцип нигезендә төркемнәр хасил була: чәч, күз төсе буенча; туган ел фасылы, ае буенча, бер хәрефкә башланган исем буенча һ.б.

“Рәсемнәр буенча” төрле төркемнәргә берләшердәй рәсемнәр төшкән карточкалар таратырга, мәсәлән “әкият”, “Ризыклар”, “Кошлар”, “чәчәкләр” һәм башкалар.

  1. “Ватык телефон” уены

Балалар төркемнәр булып утыралар. Капитан бер сүз уйлый һәм янында утырган иптәшенең колагына әйтә, ул икенчесенә, чылбыр рәвешендә соңгы уенчыга кадәр барып җитә. Соңгы уенчы нинди сүз ишеткәнен әйтергә тиеш була.

  1. “Тылсымлы таяк”

Балалар түгәрәктә басып торалар. Берәр нинди таяк, карандаш, предмет алына. Әлеге “Тылсымлы таяк” ны иптәшеңә “алдан әйтелгән команда буенча” тапшыра барасың: бу предмет нәрсәгә ошаган, адресыңны әйт, кыш нинди була? Һ.б.

  1. “Мин нәрсә уйладым”

Команда капитаны нинди дә булса предмет уйлый. Калганнар төрле сораулар биреп аның нәрсә уйлаганын белергә тиешләр. Мәсәлән, ул җанлымы, җансызмы, җәнлекме, бу бүлмәдә бармы, ашый торганмы, кызылмы, сарымы, һ.б.

  1. “Җөмләне тәмамла”

Балалар түгәрәккә басалар. Уенны алып баручы җөмләнең башын әйтә “Мин бүген ... барам”, “мин ... эшләргә яратам” һ.б. тупны кемгә дә булса ыргыта. Тупны тоткан кеше җөмләне әйтеп бетерергә тиеш була.

  1. «Тылсымлы таяк»

“Тылсымлы таяк” (карандаш, таякчык һ.б.) бер-еберсенә бирәләр. Шул ук вакытта таякны биргән кеше предмет әйтә, ә алаган кеше әлеге предметка туры килгән сыйфат яки фигыль әйтә. Әкият – персонаж һ.б. формаларны да алырга була.

  1. “Кайда булганны әйтмибез, күрсәтеп бирәбез.”

Бер бала сайлап алына. Ул икенче бүлмәгә чыгып тора. Калган балалар нәрсә яки нәрсә эшләгәннәрен күрсәтергә кирклеген күрсәтәләр. Мәсәлән, бакчада бәрәңге алдык. Бала иптәшләре янына кергәч, сорый “Йә, дусларым, әйтегез, сез кайларда йөрдегез, нәрсәләр күрдегез?”. Итәшләре җавап бирә: Кайда йөргәнне әйтмибез, ни эшләгәнне күрсәтбез”. Балалар төрле хәрәкәтләр күрсәтәләр, уртадагы бала белергә тиеш.

  1. “Туган көн”

Бер бала сайлап алына, аның имеш тә туган көне була. Калган балалар кунаклар. Һәрбер бала туган көнгә нәрсә алып килгәнен кулы белән (жест) ясап күрсәтә.

  1. “Тылсымчы”

Нинди дә булса предмет алына. Һәр бала әлеге “Тылсымчы” булып әлеге предметны нинди д булса, башка предметка әйләндереп күрсәтә, сөйли. Мәсәлән, кечкенә тупны алмага, кар йомарламы, бәрәңгегә әйләндереп була.

  1. “Патша”

“Патша” сайлап алына. Калган балалар, төркемнәргә берләшәләр. Патша янына килеп, үзләрен эшкә алуларын сорыйлар. Патша: “Сез нәрсә эшли беләсез” дип сорый. Эшчеләр нәрсә эшли белүләрен пантомимо рәвешендә күрсәтәләр. Патша аларның нинди һөнәр иясе булуларын белергә тиеш.

  1. “Алма бакчасында” этюды (немое кино)

Тәрбияче хикәя укый, ә балалар тәрбиче укыган хәрәкәләрне күрсәтеп баралар. “Балалар алма бакчасына бардылар. Бакчага барганда кечкенә елга аша атлап чыктылар. Алма бакчасының бакчасын ачып керделәр. Анда биек агчларда алмалар үсә. Бу алмалар түгәрәк, бераз ачырак. Бу алмалар агачтан үзләре дә өзелеп төшәләр. Балалар агачтан алмаларны җыеп кәрзиннәрг салдылар, өйләренә алып кайталар. Балалар алмаларны юалар, урталай кисеп әтисен һәнисен сыйлыйлар. Алмалар бик тәмле булганнар.”

  1. “Сукыр һәм Йөртүче”

Балалар парлашалар. Аларның берсе сукыр була. Икенчесе аны йөртүче. Сукырның күзләрен бәйлилиәр. “Сукыр” каядыр бара, ә иптәше аны куркынычсызлыгын саклап шул урынга алып бара.

  1. “Кәрләләр – великаннар” уены.

Тәрбияче “Кәрләләр” ди, балалар чүгәләп утыралар, “Великан” дигәч басалар.

  1. “Береккән кул”

Ике бала парлаша. Бер бала кулын икенчесенең башына куя. Алар йөгерәләр, ә кул баштан аерылмаска тиеш.

  1. “Инә, җеп, төен”

Балалар түгәрәккә басалар. Өч бала сайлап алына. Аларның берсе – инә, икенче – җеп, өченчесе – төен. Шул тәртиптә алар балалар арасыыннан йөгереп чыгып йөриләр, берәрсе дөрес арадан чыкмаса, уен туктатыла. Инә, җеп, төен итеп башка балалар сайлап алына.

  1. “Яр – диңгз” уены.

Таяклар яки аркан ярдәмендә яр һәм диңгез билгеләнә. Тәрбияче “диңгез” дигәч, балалар “диңгез”гә сикерәләр, “яр” дигәч “яр”га сикерәләр.

  1. “Каргалар – чыпчыклар”

Балалар ике командага бүленәләр. Аларның берсе каргалар, икенчесе чыпчыклар командасы булалар. Ике команда ике колоннага зелеп кара-каршы басалар. Тәрбияче “Каргалар куа” дисә Каргалар командасындагы балалар “чыпчыклар”ны куа балыйлар һәм киресенчә.

  1. “Тычканнар һәм капкан”

Балалар ике төркемгә бүленәләр. Бер төркем балалар капкан булып түгәрәк ясап басалар. Икенче төркем балалар тычканнар булып алар арасыннан чабып йөриләр. Капканда басып торган балалар кинәт кенә чүгәлиләр. Түгәрәк эчендә калган балалар түгәрккә басалар. Уен бер бала гына калганчы дәвам итә.

Кулланылган әдәбият:

1. А.П.Ершова, В.М. Букатов / Карманная энциклопедия социо-игровых приемов обучения дошкольников: справочно-методическое пособие воспитателей и подготовительных групп детского сада /– СПб: Образовательные проекты; М: НИИ школьных технологий,2008.

2. В.М Букатов. / Педагогические таинства дидактических игр. – М.: Владос, 2013. – 56 с.

3. В.М. Букатов, Е.Е. Шулешко, А.П. Ершова / Возвращение к таланту. – Красноярск, 2010. – 78 с. 4. Кравцов Г.Г. Психологические проблемы дошкольного образования. – М.: «Сфера», 2012. – 177 с.

4. О.Н. Бакаева, / Педагогические условия формирования интеллектуальных умений у старших дошкольников. – М.: Издательство «Логос», 2012. – 190 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ

Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында мәктәпкәчә белем бирү, мәктәптә укуга әзерлек чоры итеп түгел, мөстәкыйль һәм җитди чор итеп карала.Программаны тормышка ашыру, уен формасында таны...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тестопластика буенча эшләү программасы - КҮМӘЧ

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әвәләп эшләү уку һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.  Ул- күреп үзләштерүне, хәтерне, фикерләүне, кул күнекмәләре булдыруны һәм мәктәптә уңышлы уку өчен мөһим булг...