Роль игры в воспитание детей
учебно-методический материал (средняя группа) по теме

Конспект родительского собрания в средней  татарской  группе на тему «Роль игры в воспитание детей» с целью выявить главную проблему в воспитание ребенка на татарском языке.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rol_igry_v_vospitanie_detey.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №59 «Дружба» города Набережные Челны РТ

Конспект родительского собрания в средней  татарской  группе

на тему

«Роль игры в воспитание детей»

       

                                  подготовила:

                                                           воспитатель 1 кв. категории

                                                               Валиулина Гульназ Рифнуровна

Г.Набережные Челны

Уен - мавыгу гына түгел.

Максат: әти-әниләрнең педагогик культура дәрәҗәсен үстерү.

Эшкә хәзерлек:

1нче бәйге: «Гаиләдә уен почмагы!» (уен почмаклары белән танышу максатыннан, башка гаиләләр белән очрашу, уен почмакларының фото сурәтләре).

2нче бәйге: «Оста куллар!» (балалар белән берлектә эшләнгән кул эшләре, ясалган уенчыклар).

Уенчыклар турында шигырь һәм табышмаклар. (балалар белэн шигырь һәм табышмаклар өйрәнү, бергә уйлап чыгару.)

Балалар белән төркемдә әти-әниләргә чакыру билетлары хәзерләу.

Плакатлар:

«Уен шөгыльләре» дигән темага китап, журнал күргәзмәсе.

Сораулар: Сез уйнарга яратасызмы?

Өйдә нинди уеннар уйныйсыз?

Сезнең яраткан уенчыкларыгыз бармы? Алар белән ничек уйныйсыз?

Өлкәннәр сезнең белән уйныйлармы? Кем?

Уенчыкларны ничек саклайсыз?

Жыелыш барышы.

1. Чыгыш. Балаларның балачаклары бәхетле булсын өчен, аларның тормышларында төп урынны уен алып торырга тиеш. Балачакта уен балага бик кирәк, һәм аны канәгатьләндерергә кирәк. Чөнки уен  аркылы бала тормышны таный һәм өйрәнә.

Уен баланың бөтен гомеренә үтеп керә. Аның уенга дәрте бар, һәм аны канәгатьләндерергә кирәк. Моннан тыш, аның бөтен гомерен уен аркылы язарга кирәк. Баланың бөтен гомере – ул уен.        

                                                                           А.С.Макаренка.

-Әйдәгез, буген уен турында сөйләшик.

 

2. Әңгәмә. «Баланың уены белән идарә итәргә кирәкме?»

Әти-әниләргә сорау: «Сез ничек уйлыйсыз, баланың уены белән идарә итәргә кирәкме?»

Әти-әниләр фикере.

Тәрбияче берләштерә: Әгәрдә аның белән уйнамасаң, кечкенә вакытта баланың уены белән идарә итмәсәң, аның узлектән уйный белуе формалашмый, һәм ул башка балалар белән дэ уйный алмаячак. Кечкенә яшьтә уен өлкәннәр белән, эчтәлекле аралашу нигезендә төзелсә, аның усешенең һәм тәрбия нигезенең төп элементы (Средство) булып кала.

Улың яки кызың белән уйнаганда шуны исегездә тотыгыз: «Баланың фикереннән өстен булмагыз!»- аның белән бертигез уйнарга тырышыгыз. Уйнаганда үзегезнең сөйләмегезне игътибарда тотыгыз: тигез темпта сөйләшегез, үзегезне тыныч тотыгыз. Шул вакытта бала үзен аңлауларын, фикерен уртаклашуларын, аның белән уйнарга теләүләрен аңлап үзенә карата ышанычы арта. Шуңа күрә без, әти-әниләргә, шуны тәкъдим итәсебез килә: көненә берничә тапкыр баланың уенына кушылырга. Бу балага яңа адымнар ясарга этәргеч була.

3. Сорау: «Яхшы уенчык нәрсә ул?»

Әти-әниләр белән фикер алышу.

Тәрбияче берләштерә: Иң беренче ул баланың яшенә туры килуче, куркыныч янамаган уенчыклар. Уенчыклар төрле булса, балага уйнавы кызыклырак була. Уенчыкларның төрле булуы, аның артык күп булырга тиеш дигән сүз түгел.

Яңа уенчык сатып алыр алдыннан, баланың фикерен сорашсаң яхшырак була. Әгәрдә уенның 90% балага туры килсә,  калган 10% уенчык өлешенә туры килсә бу яхшы уечык. Бала өчен үзе кереп утыра ала торган буш тартма да бик яхшы уенчык була ала. Ул аның уенында корабта, манара да яки самолетта була ала. Мондый уенчык аның фонтазиясен, уйлап чыгару сәлатен дә үстерә. Аны ничек бар шулай кабул итергә була. Бу буш тартмага тишекләр тишеп тәрәзә яки инде рәсемнәр ясап була. Ясаган уенчыклар тәрбия өлешендә зур урын ала.

4. Әти-әниләрнең тәрбия чаралары буларак тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашулары.

«Гаилә белән гаилә арасындагы уеннар.»

«Гаиләдәге буш вакытлар.»  

 

5. Уен бирем.

Мин гадәти булмаган бирем тәкъдим итәм. «Үзегезнең гаиләдәге кичләрне искә төшереп, аңа нинди бәя бирәсез?» Әгәрдә әйткән эшләрне үтәсәгез кызыл фишкаларны куегыз, кайвакытта гына – сары, беркайчанда – зәңгәр.  

Һәр көн кич бала белән уйнарга вакытымны бирәм.

Үземнең балачакта уйнаган уеннарым турында сөйлим.

Уенчык ватылса, аны бала белән берлектә төзәтәм.

Балага яңа уенчык алгач, аның турында сөйлим, ничек уйнарга икәнен аңлатам, уйнап күрсәтәм.

Баланың, балалар бакчасындагы уенчыклары, уйнаган уеннары турында сөйләвен тыңлыйм.

Баланы уенчыкларын, уеннарын алып куеп, кисәтү ясап тыймыйм.

Берләштерү. Әгәр дә сезнең өстәлдә кызыл фишкалар күп булса, димәк сезнең өегездә уенга һәрвакыт урын бар. Бала белән бер дәрәҗәдә уйныйсыз. Сезнең балагыз җитез, кызыксынучан, сезнең белән уйнарга ярата. Балага тормышның иң кызыгы – ул уен.

6. Уеннарга экскурсия.

Тәрбияче балаларның яраткан уенары, уенчыклары турында сөйли. Әти-әниләрнең сорауларына җавап бирә.

7. Әти-әниләр жыелышының нәтиҗәсе.

Баланың уенында актив катнашу.

Уенчыклар, уеннар әзерләудә өлеш кертү.

                                              Литература:

1. Кравцова А., Кукуруза А., Михановская Н. Игра не для забавы: Развивающие игры и упражнения для детей от рождения до трех лет. Пособие для родителей, Издание 3-е. Харьков, 2007

2. Концепция дошкольного воспитания / Под ред. В.В. Давыдова. - М., 1988

3. Смирнова Е.О. Детская психология. - М.: Владос, 2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Из опыта работы воспитателя "Роль игры в воспитании детей".

Для взрослого человека главное занятие – труд, для школьников – учеба, Для детей – дошкольников – игра. В игре ребенка отражаются различные события, полученные им в д/саду и в семье, при общении с раз...

Роль игры в воспитании детей дошкольного возраста.

Нет весомых оснований для противопоставления учебной и игровой деятельности  ребенка  - дошкольника. Ребенку необходимо предоставлять свободу выбора учебного материала. Тогда активная р...

Роль игры в воспитании детей дошкольного возраста

В материале отражено значение игры для детей дошкольного возраста. Игра - это и досуг, и приобретение новых знаний, и социализация, умение найти свое место в коллективе, умение использовать личный опы...

Роль игры в воспитании детей

Презентация для родителей о роли игры в дошкольном возрасте, характеристика игр....

Консультация «Роль игры в воспитании детей»

В работе с детьми используются игры-занятия — это форма совместной игры воспитателя с детьми по заранее намеченному плану, в котором учитывается последовательное становление самостоятельной игры. В со...

Мастер - класс для родителей " Роль игры в воспитании детей дошкольного возраста"

Мастер-класс для родителей " Роль игры в воспитании детей дошкольного возраста"...