Бәлане булдырмый калыйк
консультация на тему

Салахова Эльвира Баграмовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aktanysh_gomumi_usesh_biruche.docx14.49 КБ

Предварительный просмотр:

                               Бәлане  булдырмый калыйк....

  Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган  бүләк. Сезгә әти-әниләрегез тормыш бүләк иткән. Сез үз балаларыгызны  табып үстерәсез, ә инде сезнең балаларыгыз үз балаларына тормыш бүләк итәчәкләр һәм бу буыннан буынга шулай дәвам итәчәк. Тормыш  ул тәннең сәламәт булганда  гына  матур һәм рәхәт. Барыбызда  сәламәт, бүгенге кебек көләч йөзле булсын өчен, һәркемгә юл кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта - юлда  машиналар агымы арткан чорда. Алар  белән бергә юл - транспорт  һәлакәтләре саны көннән-көн арта. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Безнең илдә Германия, Франция белән чагыштырганда  зыян  күргән балаларның саны ике тапкырга, Италиядән  өч тапкырга артык. Саннар  куркыта.  Әлеге  ситуацияне үзгәртеп буламы? Була. Төп белемне кеше бала вакытта ала. Ә баланы бу тормышка тулы белем белән (юл йөрү кагыйдәләрен  белү, аларны төгәл үтәү, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишә белү һ.б.) кертеп  җибәрү- без, зурларның, төп бурычы

                                  

                            Әниләргә hәм әтиләргә

Юл аша чыгар алдыннан, светофорның эшләү-эшләмәве белән кызыксыныгыз,  светофорда янган төсле утларның машиналар hәм җәяүлеләр хәрәкәте белән турыдан-туры бәйләнеше барлыгы хакында балагызга аңлатыгыз.

Балагызга юл билгеләрен күрсәтегез. Аңа ул билгеләрнең ни өчен куелганлыгы турында сөйләгез.

Кибеткә яисә бүтән җиргә барган чакта балагызны да ияртегез, аңа өегезгә кайту юлын өйрәтегез.

Урамда хәрәкәт иткәндә теге яки бу очракта ни эшләргә кирәклеге хакында балагызга сөйләгез. Аның үзенә дә сораулар бирегез (әйтик, бу юл билгесе ни аңлата, теге бала юл аркылы дөрес чыктымы, h. б.).

Урамда йөргәндә игътибарлы hәм сак булырга кирәклеге турында балагызның исенә hәрдаим төшерегез.

                  Үзегез нинди – балагыз шундый

Ана белән бала тротуардар буйлап бара иде. Шулвакыт бала  урамның теге ягындагы әбисен күреп алды hәм тиз генә аның янына ашыкты. Бу вакытта урамда машиналар хәрәкәт итә иде....

 Сорау: Ананың ялгышы нидә?

Алсу белән Гөлназны бүген бакчадан Алсуның әбисе алды. Кызлар, җитәкләшеп, көлешә-көлешә атлыйлар.

Менә алар үзләре яшәгән йорт янына үк килеп җиттеләр. Алсуның әнисе киосктан гәзит алырга тукталды. Кызлар ишегалдына таба йөгерделәр. Шулвакыт ишегалдыннан бер машина килеп чыкты. Кызлар, аны күрүгә, куркудан бер-берсен читкә өстери башладылар. Гөлназ егылды. Бәхете бар икән, шофер кая - кирәк алай машинасын читкә борып өлгерде...

Сорау: Алсуның әнисенең ялгышы нидә? Әлеге хәл уңаеннан сез үз балагызга тагын ниләр сөйли алыр идегез?

               Хөрмәтле әти-әниләр! Өлкәннәр!

Хәтерегездә тотыгыз: бала hәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Шуңа күрә. Урамда өйоргәндә, юл аша чыкканда үзегез дә hәрчак төгәл үтәгез. Фаҗигане булдырмый калдыруда барысын да эшләгез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Сойлэмдэге кимчелеклэрне булдырмый калу чаралары."

Эти-энилэргэ кинэшлэр.Сойлэмдэге кимчелеклэрне булдырмый калу чаралары.Дорес сойлэм тэрбиялэу эшен ничек оештырырга?1.Ин элек бала белэн аралашучы хэр  кеше тыныч тавыш белэн ашыкмыйча,бера...

Сөйләмдәге кимчелекләрне булдырмый калу чаралары.

әти - әниләргә киңәш – тәкъдимнәр....

Әти - әниләр өчен консультация "Бәлане булдырмыйк дисәк."

Хөрмәтле әти – әниләр! Өлкәннәр! Хәтерегездә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Шуңа күрә, урамда йөргәндә, юл аша чыкканда үзегез дә һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен һәрчак ...

Подарки для Ланы и Раи

игры на автоматизацию и дефферинциацию звуков для детей старшего дошкольного возраста с речевыми нарушениями...

Сказка о том, как лев, павлин, пони и лань делили своё пространство.

Технология В.В. Воскобовича, коврограф «Ларчик»...

Анимационная игра "Покупки Ланы и Аллы"

Данная анимационная игра - помощник взрослого и ребёнка на стадии автоматизации звука [Л] в словах и предложениях. Ребёнок активнее включится в деятельность в игровой ситуации, а взрослый проконтролир...

Чăвашлăха упрасси ачаран пуçланать

Апрелĕн 25-мĕшĕ - Чăваш чĕлхи кунĕ. Чăваш чĕлхине вĕрентес, аталантарас тата сыхласа хăварас, çитĕнекен ăрăва чăваш йăли-йĕркипе паллаштарас тесе «Çăлкуç» ача садĕнче нумай ĕç туса ирттере...