Мәктәпкәчә яшьтәге баланың нәфис-нәфасәти үсешендә гаиләнең роле.
консультация на тему

Сабирова Рамзия Галимзяновна

мәктәпкәчә яшьтәге баланың нәфис-нәфасәти үсешендә гаиләнең роле

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың нәфис-нәфасәти

үсешендә гаиләнең роле.

        Иҗади сәнгать белән шөгыльләнү баланың үсешендә зур әһәмияткә ия. Ул балага эстетик, әхлакый тәрбия бирүгә, белем дәрәҗәсен үстерүгә булышлык итә. Рәсем ясау һәм бүтән төрле сәнгать белән шөгыльләнү баланың сенсор үсешенә, моторикасына, әйләнә-тирәдә ориентлаша белүенә, сөйләм теле, уен  формалашуга уңай йогынты ясый. Гомүмән, балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә.

        Мәктәпкәчә яшьтәге балада  баланың эстетик үсешендә  зур әһәмияткә ия булган берничә уңай сыйфатлар формалаша: матурлыкны, яхшылыклы, дөресне аңлый белү, форма белән эчтәлекне тулаем аңга ала белү, бер –береңнең хәленә керә белү.

       Ата-аналар белән педагогларның бурычы -  баланың сәнгать әсәрләрен карауга теләгенә игътибарлы булу, баланың үзендә дә иҗат итәргә теләк уяту, баланың иҗат җимешләренә сакчыл карау. Төп игътибар иҗади сәнгатьтә күпкырлы кызыксыну формалаштыруга юнәлтелергә тиеш. Бала үзенең көчен төрле  сәнгать өлкәләрендә  сынап карарга тиеш.

      Нәфис-нәфасәти  тәрбия бирү  балалар бакчасындагы эшчәнлек вакытында гына барырга тиеш түгел. Өйдә дә бала  үзлектән рәсем ясаганда, әвәләгәндә, кисеп ябыштырганда ул тәрбияне ала. Бакчада иҗади сәнгать шөгыльләрендә өйрәнгәннәрен бала өйгә кайткач, яңа шартларга күчерә. Үзлектән нәрсәдер иҗат иткәндә балада әниенә, тәрбиячегә бүләк ясау, авырган иптәшенә рәсем җибәрү, кечкенәләр төркемендәге балаларга уенчык ясап бирү теләге барлыкка килә. Балага  бакчада алган күнекмәләрен өйдә ныгыту өчен олыларның да ярдәме кирәк. Бала рәсем ясаганда ата-аналарга баланың иҗат җимешләренә ихтирамлы булып,  уңыш ситуациясе булдырырга кирәк. Балага “Син матур ясамадың” дип әйтергә ярамый. “Менә болай ясап кара әле” дип  әти яки әни үрнәк күрсәтсә отышлырак була.

      Бала иҗат белән шөгыльләнсен өчен, беренче чиратта, өйдә баланың, утырып, яраткан шөгыле белән шөгыльләнә  торган урыны булырга тиеш. Өйдә бала куллана алырлык буяулар, пластилиннар, төсле кәгазьләр, картоннар, кайчы, ак кәгазь битләре һ. б. булырга тиеш.

      Шул очракта гына баланың иҗади  сәләтләрен ачыклап һәм үстереп була.   Бу эштә  ата-аналар педагоглар белән берлектә эш итсәләр уңышларга тизрәк ирешеп булыр иде.

Ата-аналарга анкетирование уздыру.

Максат: ата-аналарның гаилә шартларында баланың иҗади сәнгать белән шөгыльләнүендә компетентлыкларын ачыклау.

Анкетаның сораулары:

  1. Ф. И. О.
  2. Сезнең гаиләдә ничә кеше? (әти, әни, апа, абый..-аларның яше)
  3. Ата-ананың һөнәре.
  4. Сез сәнгать белән кызыксынасызмы? (нинди төрләре белән?)
  5. Сезнең гаиләдә бала белән бергә олылар сәнгать белән шөгыльләнәме? (рәсем ясау, әвәләү, кисеп ябыштыру) .
  6. Сезнең өегездә  рәсем ясарга, әвәләргә, кисеп ябыштырырга баланың махсус урыны бармы?
  7. Сезнең гаиләдә балага рәсем ясарга, әвәләргә, кисеп ябыштырырга шартлар тудырылганмы? (буялар, пластилиннар, төсле кәгазьләр, картоннар, карандашлар һ. б. бармы?)
  8. Балалар бакчасында баланы өйдә иҗат белән шөгыльләндерергә методик киңәшләр бирелергә тиешме?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

"Балаларның физик һәм психологик үсешендә дидактик уеннарның роле"

Уен – балаларның төп эшчәнлеге hәм тәрбия бирүнең төп чыганагы да булып тора. Балалар уены уенчык белән аерылгысыз бәйләнештә. Уеннар ижади, сюжетлы-рольле, сүзле-хороводлы була. Уен бик күптәнн...

Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уенның әһәмияте.

Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный  тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый....

Презентация на тему: " Бала шәхесенең үсешендә хезмәт тәрбиясенең роле "

Презентация на тему: "Бала шәхесенең усешендә хезмәт тәрбиясенең роле "...

Тикшеренү-экспериментлаштыру үзәгенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендәге роле

Тикшеренү-экспериментлаштыру эшчәнлегенең балаларның үсешенә тагын бер уңай ягы – ни дә булса эшләргә мотив булу. Ягъни, тәрбияләнүчеләр нинди дә булса нәтиҗәгә килергә кирәклеген аңлап эшлиләр,...