"Саф һавада физкультура шөгыльләре".
консультация на тему

Шакирова Эльвира Альфредовна

Саф  һавада  үткәрелгән  физкультура  шөгыльләре  йөрәк-кан  тамырлары, сулыш  алу,  мускул  һәм  башка  мөһим  организм  системаларының  үсешенә  булышлык  итүе, аларның үзенчәлекләре турында әйтелә. Физик  күнегүләрне  эшләгәндә балаларның  сулыш  алулары тирәнәя. Хәрәкәтләр  сулыш алу белән  дөрес чиратлашырга тиеш: кулларны  өскә күтәргәндә, ян-якка  сузганда, гәүдәне турайтканда  һәм  иелгәндә  сулыш  алабыз, ә кулларны  төшергәндә, гәүдәне  иеп  һәм  борылышлар  ясаганда – сулышны  чыгарабыз.Саф  һавада физкультура  шөгыле үткәргәндә борын  аша  сулыш  алуга  игътибар итәргә кирәклеге билгеләп үтелә. Балалар спорт формасында булырга тиеш: һава торышы үзгәргән очракта  кием дә үзгәрә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saf_havada_fizkultura_shogyllre.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Саф  һавада  физкультура шөгыльләре, уеннар  һәм  физик  күнегүләр үткәрү.

           (әти-әниләр өчен консультация)

                                             Саба 2-нче номерлы

                                                  “Әллүки” б/бакчасының

                                               1 категорияле тәрбиячесе

                                                         Шакирова  Эльвира

                                                                 Альфред кызы.

                               

     Балаларның  сәламәтлеген  физик  яктан  ныгыту  һәм  үстерү  өчен  хәрәкәтләнү  активлыгының  төрле  формалары  кулланыла. Чишеләсе  максатлардан, балаларның  яшь  үзенчәлекләреннән  һәм  башка  шартлардан  чыгып, балалар  эшчәнлегенең  формалары  билгеләнә. Шулай  итеп, елның  җылы  вакытында  балаларны  бадминтон, өстәл  теннисы  уеннарының  элементларына, велосипедта, самокатта  йөрергә   өйрәтү  өстенлек  итсә, кыш  көннәрендә  балалар  чанада, чаңгыда  шуалар, бозлы  юллардан, таудан  шууны  үзләштерәләр, хоккей  уйныйлар.

   Саф  һавада  үткәрелгән  физкультура  шөгыльләре  йөрәк-кан  тамырлары, сулыш  алу,  мускул  һәм  башка  мөһим  организм  системаларының  үсешенә  булышлык  итә. Бу  уңышка  шөгыльләргә   хәрәкәтле  уеннар,  уен-эстафеталар, спорт  күнегүләре, йөгерүнең  төрле  төрләрен,  төп  хәрәкәт  күнегүләрен  кертеп  ирешеп  була. Саф  һавада  физкультура  шөгыльләрен үткәргәндә  эшчәнлекнең  төрләре  еш чиратлашып  тора: әкрен  йөгерү  уен  белән  алышына,  уен – төп  хәрәкәт күнегүе  белән  һ.б.

   Саф  һавада  үткәрелгән  шөгыльнең  бер  үзенчәлеге булып  гомумүсеш  күнегүләрнең  рәттән  түгел,  ә  шөгыльнең төрле өлешләрендә  үткәрелүе  тора: кереш  өлештә  йөрү вакытында балалар  куллар  белән  төрле  хәрәкәтләр  ясыйлар, әкрен  йөгерү  бер  һәм  ике  аякта  сикерү  белән  чиратлаша; төп  өлештә аяклар  һәм  гәүдә  үсешенә  күнегүләр  бирелә. Гомумүсеш  күнегүләрне  болай  эшләү  вакытны  экономияли, шөгыльне хәрәкәтләргә  баета, ә  бу  үз  чиратында  елның  салкын  вакытында  бик  мөһим.

   Саф  һавада  үткәрелгән  шөгыльнең  икенче үзенчәлеге  булып  балаларны  спортлы  уеннарга  һәм  күнегүләргә  өйрәтү  тора: сикергеч аша  сикерү, чаңгыда  йөрү  һәм шуу. Балалар баскетбол, футбол, хоккей  элементларын  үзләштерәләр,  бадминтон уйнарга  өйрәнәләр. Моннан  тыш, саф  һавада  үткәрелгән  шөгыльләр  вакытында балалар  физкультура  шөгыльләрендә  өйрәнгән  төп  хәрәкәтләрне  ныгыталар.

   Саф  һавада  үткәрелә торган физкультура  шөгыльләре  бер-берсенә бәйле өч  өлештән торалар: кереш  өлеш, төп  өлеш, йомгаклау  өлеше.

   Шөгыль дәвамында  балалар  күп  йөгерәләр. Тизлек  буенча 3  төрдәге  йөгерүне  шартлы  рәвештә билгеләргә була: әкрен йөгерү, уртача  темптта, кызу  йөгерү.

   Физик  күнегүләрне  эшләгәндә балаларның  сулыш  алулары тирәнәя. Хәрәкәтләр  сулыш алу белән  дөрес чиратлашырга тиеш: кулларны  өскә күтәргәндә, ян-якка  сузганда, гәүдәне турайтканда  һәм  иелгәндә  сулыш  алабыз, ә кулларны  төшергәндә, гәүдәне  иеп  һәм  борылышлар  ясаганда – сулышны  чыгарабыз.

   Саф  һавада физкультура  шөгыле үткәргәндә борын  аша  сулыш  алуга  игътибар итәргә кирәк. Шул ук вакытта йөгергәндә, уеннар  вакытында, башка күнегүләрне үтәгәндә балалар авыз аша суласалар,  курыкмаска кирәк. Чөнки шөгыльләрдә көчле интенсив һәм аз интенсивтагы  күнегүләрнең алышынуы күзәтелә, балалар, кагыйдә буларак, авыз аша да, борын аша да сулыйлар. Салкын  һәм  борын  аша  үткән җылы һаваның чиратлашуы бик яхшы  чыныктыру чарасы да.

   Балалар спорт формасында булырга тиеш. Һава торышы үзгәргән очракта  кием дә үзгәрә.  Аяк киемен алганда  (мәсәлән, кеданы),  аны  1-2 размерга зурракны сатып алырга киңәш ителә. Кедаларның бөгелә торган олтаны аяк табаннарына актив  рәвештә эшләргә ярдәм итә.

     Чыныккан, салкынга ияләнгән балалар җиңелчә киенәләр, яңа килгән, салкынны авырдан кичерүче балалар  җылырак киемдә шөгыльләнәләр.

    Төп хәрәкәтләр өлешендә үткәрелә торган хәрәкәтле уеннар һәм күнегүләр балаларның хәрәкәт активлыкларын күтәрә, үзләштергән күнекмәләрне ныгыта, сәламәтлекләрен яхшырта.  Саф һавага  чыкканда хәрәкәтле уеннарны һәм күнегүләрне үткәрү өчен балалар кирәкле инвентарьны алып чыгалар: туплар, шнур, кеглилар һ.б.. Тәрбияче белән бергә гимнастик скамейкалар урнаштыралар.

    Иң элек уеннар яки эстафета үткәрелә. Аннары балаларга таныш күнегүләрне эшләргә тәкъдим ителә: гимнастик баскычка менү һәм аннан төшү, гимнастик скамейка буенча йөрү, аннан сикереп төшү һ.б.

     Шулай итеп, залда физкультура шөгыльләрендә  өйрәнгән хәрәкәтләрне балалар саф һавада уеннар һәм  күнегүләр аша   ныгыталар.

     Саф һавада балаларның хәрәкәтләрен оештырганда спорт уеннарына һәм күнегүләргә зур урын бирелә.

    Балаларны спорт күнегүләренә һәм спорт уеннары  элементларына өйрәтү тәрбияче тарафыннан саф  һавада үткәрелә торган физкультура шөгыльләрендә башкарыла. Ләкин балалар спорт күнегүләрен үзләштерсеннәр өчен, аларны уйный белсеннәр өчен  уеннарны гел кабатлап, ныгытып торырга кирәк.

    Балалар  спорт уеннарының элементларын гына түгел, ә  аларның  төп кагыйдәләрен, спорт инвентарьларының исемнәрен һәм аларны куллана белергә тиешләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана теле шөгыльләрендә заманча алымнар

Педагогик киңәшмәдә чыгыш....

Кыш көне саф һавада күзәтүләр.

Олылар төркеме өчен саф һавада күзәтүләр....

Тәрбиячеләр өчен консультация: “Максатлы саф һавада йөрүне оештыру”

Бу төр эшчәнлекне куллану балаларны табигатьтә булуга күнектерә, гаҗәпләнергә өйрәтә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынулы һәм сак караш тәрбияли, туган якның мөһим объектлары белән таныштыра, үсемлекләр һ...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план тәкъдим итәм....

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...

саф һавада ситуатив аралашу

саф һавада ситуатив аралашу...