саф һавада ситуатив аралашу
материал (старшая группа) на тему

саф һавада ситуатив аралашу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл saf_havada_situativ_aralashu.docx22.04 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар,мәктәпкә әзерлек  төркемендә балалар белән саф һавада  ситуатв  аралашу

Бурычлар :

- Туган як табигатендәге үзгәрешләргә карата кызыксынучанлык,күзәтүчәнлек үстерү.

- Тере һәи тере булмаган табигатьтәге күренешләрнең  бер-берсе белән гади бәйләнешен күрә белү сәләтен формалаштыру.(Салкынайтты,күбәләкләр,коңгыз

лар юкка чыкты,чәчәкләр корыды.)

- Кошларга ярдәм итәргә теләк тудыру

- Табигатькә  мәхәббәт.сак караш тәрбияләү.

- Хезмәт итәргә теләк тәрбияләү.Коллектив йөкләмәләр башкара белүне үстерү.Уртак  хезмәтне вакытында тәмамлауны кайгырту.

- Төрле уеннарга кызыксыну,мөстәкыйль уеннар сайлый белүне үстеру,актив

эшчәнлек уяту.

-Көч белән этелеп җибәрелү һәм дөрес итеп ике аякта җиргә төшә белүне ныгыту.

ҖИҺАЗЛАУ :

Тәрбияче һәм балаларның бердәм эше өчен : күзәтү өчен  бөтерчек;  кошлар өчен  ипи валчыклары, ике җимлек; хезмәт өчен тырма һәм чиләкләр;хәрәкәтле уен өчен  мәче һәм тычкан башлыклар,туплар,сикергечләр,боҗралар,акбурлар белән кәрзин.

Мөстәкыйльэшчәнлек өчен  кәрзин белән уенчыклар(автомобильләр,туплар,җыелмалары )

Социаль коммуникатив аралашу

үстерү үсеше

Яшьтәшләре,өлкәннәр белән аралашу:балаларга сораулар,аңлату һ.б.

Табигатьтә хезмәт:тырма белән чи-

ләккә яфраклар җыю,алар белән агач

төбен каплау.

Җимлеккә ипи валчыклары салу.

Уен ситуация:”Автомобиль белән урманга барабыз”

Х/уен “ Песи һәм тычканнр”

Сөйләм үстерү үсеше

Шигырь уку: М.Мазунов.”Октябрьдә”

Санамыш.

Эзләнүле танып белү үсеше

Бөтерчек кулланып тирә юньдәге

объектларны тикшерү,эксперимент

үткәрү.

Эстетик тәрбия үсеше

Җыр башкару : “Шофер буласым

килә”  Асфальта рәсем ясау.

Физик үсеш

Балаларның  актив эшчәнлеге форма-

лары :туп белән кеглейны бәрү,боҗ-

ра тәгәрәтү.асфальтагы рәсемнәрне

файдаланып алга таба хәрәкәт ясап

ике аякта сикерү.

ТӘРБИЯЧЕ:Балалар ,карагыз әле, бүген нинди  көзге көн. Тыңлагыз,мин сезгә шигырь укыйм. М,Мазунов.”Октябрьдә “.Әйдәгез әле искә төшерик,сез көз турында нинди шигырьләр беләсез?(Балалар көз турында таныш шигырьләрен сөйлиләр.)Балаларга сораулар :

-Шигырьдә нинди ел фасылы турында сөйләнә?

-Тирә ягыгызга  карагыз әле,көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

-Көз көне еш кына җил исә.Әйтегез әле хәзер җил исәме?Каян белдегез?

(Блалар җавабы.)Җил җылымы,салкынмы?Җил искәнне каян белеп була?

Җиллне  күзәтү өчен мин матур бөтерчек әзерләдем.Бөтерчек ярдәмендә эксперемент үткәрик.Җил исәме,Нинди көч белән исә? (балалар бөтерчекләр                алалар,Тәрбияче бөтерчекне ничек кулланырга кирәклеген күрсәтә.балалар                 үзләренең фикерләрен әйтәләрТәрбияче балаларның фикерләрен гомумиләш-             терә.)

Тәрбияче : Көзнең матурлыгына  соклану өчен әйдәгезурманга барабыз Урманга нәрсә белән барырга мөмкин? (Балалар җавабы.)Бүген без урманга автомобильгә утырып барырбыз.  Барырга күңелле булсын өчен җыр җырлыйбыз   Э. Шарифуллина  “Шофер буласым килә”                            (Балалар тәрбияче белән бергә җырлыйлар.)Менә килеп тә җиттек.Карагыз әле урманда нинди матур Балалар,урманда яфраклар коелуны еш күрергә бу-              ла,Бу вакытны ничек әйтеп була?(Яфрак коелу,яву.)Шигырь уку  Л.Лерон. ”Яфрак   бәйрәме”.

Тәрбияче : Ә хәзер тырмалар,чиләкләр алып яфраклар җыеп,агачларның та-                             мырларын каплыйбыз.(Балалар тәрбиячеләр белән бергә эшлиләр.)

Тәрбияче : Балалар карагыз әле,агачларга кечкенә,матур өйләр элгәннәр.Бу                 нәрсә (җимлек)Кошларны нәрсә белән ашатырга мөмкин?(орлыклар,ипи валчыклары белән)Мин үзем белән ипи валчыклары алдым,әйдәгез аларны                          кошларга сибик . (Балалар җимлеккә ипи валчыклары салалар.)

Тәрбияче :Балалар ни өчен салкыннар башлануга кошлар җылы якларга очып             китәләр?(Салкын,ашарга ризык таба алмыйлар.)Мондый кошларны н кичек атыйлар?(Җылы якларда кышлаучы кошлар.) Монда калучы кошларны ничек                             атыйлар.(кышлаучы.)

Тәрбияче : Балалар,сезгә урманда ошадымы?Агачларны салкыннан  саклап  төрдек,кошларны ашаттык,көзге һава белән суладык.Әйдәгез,автомобильгә утырыйк,балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте.(Имитация ясыйлар.)

Тәрбияче :Мин сезгә “Мәче һәм тычканнар” хәрәкәтле уенын  тәкъдим итәм.             Ә,сез яхшылап уйлагыз,алып баручы ролен ничек сайларга мөмкин? (Балалар                                        үзләренең вариантларын тәкъдим итәләр.Бергәләп санамыш вариантын сайлыйлар.)

Хәрәкәтле уен “Мәче белән тычканнар” уйнала.Тәрбияче уен кагыйдәләрен                              күзәтә.Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

Тәрбияче : без яхшы гына тырыштык : агачларның тамырларын кышка җылыттык,кошлар ашаттык.Ә хәзер ял итегез,үзегезнең яраткан,теләгән уен-                               нарыгызны уйнагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыш көне саф һавада күзәтүләр.

Олылар төркеме өчен саф һавада күзәтүләр....

Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.

1)    балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;2)     балаларның игътибарын, хәте...

Тәрбиячеләр өчен консультация: “Максатлы саф һавада йөрүне оештыру”

Бу төр эшчәнлекне куллану балаларны табигатьтә булуга күнектерә, гаҗәпләнергә өйрәтә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынулы һәм сак караш тәрбияли, туган якның мөһим объектлары белән таныштыра, үсемлекләр һ...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен саф һавада йөрү буенча перспектив план тәкъдим итәм....

"Саф һавада физкультура шөгыльләре".

Саф  һавада  үткәрелгән  физкультура  шөгыльләре  йөрәк-кан  тамырлары, сулыш  алу,  мускул  һәм  башка  мөһим  организм  системаларыны...

Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр” (Кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек)

Татарстан Республикасы Әтнә районымәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе“ Олы Әтнә балалар бакчасы”     Тема : “Саф һавада язгы күзәтүләр&rdquo...