“Үткәнне белмәгәннең, киләчәге юк!”
статья (младшая группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

һәр нигезнең, һәр авылның, һәр каланың үткәне бар... Ә менә безнең балалар бакчасына ни өчен "Йолдыз" исеме бирелгәнен белер өчен,  без балалар бакчасының тарихы белән танышырга булдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utknne_belmgn_1.docx722.37 КБ

Предварительный просмотр:

“Үткәнне белмәгәннең, киләчәге юк!”

Хәтерләүдән курыкма син!
        Үткәннәрне онытма син.
         Бел син ерак бабайларның
       Ничек итеп көн иткәнен.
        Нинди уйлар, нинди моңнар
        Безгә калдырып киткәнен.
                                                            Р.Фәйзуллин

Һәр нигезнең, һәр авылның,  Һәр каланың үткәне бар...

  Ә менә безнең балалар бакчасына ни өчен  “Йолдыз” исеме кушылган? Шушы сорауга җавап эзләп үзебезнең бакча тарихы белән танышырга булдык.

1936 ел

C:\Users\рузалия\Desktop\детский сад\image (6).jpg

Матур җәй иртәсе, сызылып кына таң ата. Кояш нурлары күзләрне камаштыра. Эх, күңелле дә соң җәйге иртәләр! Менә ишек алды. Кечкенә генә йорт. Тынлык. Озакламый бу ишек алды нарасыйлар тавышы белән шау-гөр килеп торыр. Әйе, әйе бу балалар бакчасы.

   Элеккеге Калинин районы, Совет урамында урнашкан бу бинага әкренләп балалар килә башлый. Иң беренче булып пешекче Мәкълүфә апа килде. Ул ашыга-ашыга ут кабызды һәм ашарга пешерә башлады. Чын күңелен биреп, тәмле итеп пешерә ул ашарга. Ә көннәрдән беркөнне чибәр озын толымлы, кыска гына буйлы Зөлфирә апа Казаннан укуын тәмамлап кайтып  РАНОга барды. РАНО мөдире аны “Үзең дә сабый гына инде , эшли алырсыңмы?- дип аны балалар бакчасына җибәрә.  Бу Совет урамында урнашкан начар хәлдәге бер иске генә йорт була. “Башта еласым килде, бүлмәләр шыксыз, уенчыклар да җиһазлар да юк” –дип искә алды Зөлфирә апа.  Ләкин тормыш дәвам итә. Балалар бакчасына бер төркем җыела. Бу төркемдә 22 бала була.

Ләкин яшәеш өчен тормыш шартлары авыр була. Эшне алып бару өчен уңайлыклар булмаса да,  балалар бакчасы үз эшен чорына туры китереп оештыра башлый. Бәйрәмнәр,  төрле чаралар уздырылып тәрбия бирелә.

 1940 елда кулаклар йортын сүтеп бирәләр. Шул бүрәнәләрдән яңа балалар бакчасы салына. “Бу бинаны үзем артыннан йөреп салдырдым, экренләп җиһазлар, урындыклар кайтартыла башлады” –дип искә алды Зөлфирә апа. Бу бакчада инде ике төркемгә бала җыела. Авыр еллар була, әмма бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен яклап эшлиләр андагы хезмәткәрләр.

1959 елда  балалар бакчасы мәчет бинасына күчерелә.  Бакчада  инде балалар дүрт төркемгә  буленә. Балалар бакчасына игьтибар күбәя: җиһазлар, методик ярдәмлекләр кайта, штатлар да арта.

C:\Users\рузалия\Desktop\детский сад\image (17).jpg

Һәр төркемдә 25 – 30 бала йөри. Хуҗалыкны алып бару бик авыр була. “Мичкә ягып, урманга барып утын әзерләүләр эшчеләрнең өстендә була, идәннәр буялмаган, аны ап-ак итеп,  аякка гәлүш киеп,  ком белән ышкып юа идек” -дип сөйли иде шул чорда няня булып эшләгән Мияссәрә апа. Колхоз эшлэренә дә катнашалар: чөгендер эшкәртү, бәрәңге алу, амбар алдына барулардан алар читтә калмыйлар... Авыр еллар булса да бакча коллективы бер бәйрәмнән дә читтә калмый. Озак еллар музыка җитәкчесе булып эшләгән Ахметова Ләлә апа бу кичәләрне үткәрүдә зур тырышлыгын куя. Ул бик оста итеп мандолинада уйный.  Шул чор балалары Ләлә апаның оста итеп мандолинада уйнаганын сагынып искә алалар.

 Еллар үтә, дөнья алга таба атлый.     Җитәкчеләр дә алышынып тора.

Ә менә  ясле-бакча  балалар бакчасыннан аерым була. Чөнки монда 3 айдан-3 яшькә кадәрле балалар кабул ителә. Бер төркем була , анда 25-30 бала йөри. Тәрбиячеләр булып шәфкать туташы белеме булган кешеләр генә эшләгән.

    1975  еллар.    Эш башлаганда төрле кыенлыклар килеп чыгып тора. Барысын да яңадан төзергә кирәк: уен почмакларын, гимнастика мәйданчыгын, агачлар, куаклар, чәчәкләр  утыртырга.

Шушы чорда мөдир булып эшләгән Разия апа белән сөйләшкәндә ниндидер горурлану хисе тойдым мин. “Безнең коллектив шулкадәр бердәм, акыллы иде,  - дәверенә карап җиһазландыру  да яхшы  иде. Мин мөдир булып килгәч, ремонт үткәрдек, бакчабыз тагын да матурланды. Иң беренче итеп рус телен өйрәтү, эксперимент итеп бездә,  мәктәпкә әзерлек төркемендә башланды”-  дип сөенә-сөенә искә алды ул”. Ә балаларның сәламәтлеген кайгырту Пучы больницасында балалар педиатры булып эшләгән шәфкать туташы Миргаязова Гәүһәрия апа кулында була. Ул яңгырлы көн дими, буранлы салкын кыш дими, бакча балаларына үзенең намуслы  хезмәтен күрсәтә.

1981 елда яңа бина төзелә.   Яңа бинага да исем кирәк. Бик озак киңәшкәннән сон “Йолдыз” исеме куярга кирәк, Бакчабызда 5 төркем, биш почмакта биш төркем булыр, биш саны яхшы сан, бакчабыз да бик мактаулы булыр”-дип юрый Мәдинә апа. Юраган юш килә. Бакчабыз чыннан да гөлләр иленә әверелә. Яңа җирләрне эшкәртеп- чәчәккә төрәләр. Бакчабыз чәчәккә кенә төрелеп калмый, алар үзләре дә чәчәкләргә тиң булалар. Ул елларда, тормыштагы авырлыкларга карамастан, бакча коллективы бик күңелле яши. Төрле кичәләр, концертлар, спектакльләр куялар. Авылыбызның чын-чынлап йөзек кашына әвереләләр.

Менә бит “Йолдыз” исеме ничек кушылган икән.

   199   елда балалар бакчасын Хайруллина Әлфия апа җитәкли башлый. Ул  яхшы җитәкче, без-яшьләргә төпле киңәшләрен бирүче остаз педагог булды. Лаеклы ялда булуына да карамастан, Әлфия Хәйрулла кызы күп еллар буена бакчабыз тормышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яши.

    200 елдан Әлфия Хәйрулла кызы үзенең вазифасын  Фиразия Назим кызына тапшыра.

     Һәр чорның үз авырлыгы, үз кыенлыклары.Бар әйберне дә  замана таләпләренә туры китереп, яраклаштырырга, яңартырга кирәк.Шушы максаттан бакчабызга 1999 елда  реконструкция  үткәрелеп, бүлмәләребез тагын да матурлана, яңа җиһазлар кайтартыла.Бу эштә Фиразия Назим кызының хезмәте һичшиксез зур.

         Авылыбыз зур, яшьләр күп, балалар саны да елдан ел артып тора.Бакчабыз балаларның шат авазыннан яңгырап тора.

C:\Users\Администратор\Desktop\DSCF9452.jpg

Ул авыр елларда эшләгән эшчеләребезнең күбесе инде вафат. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән,  тере шаһитларыбыз бар. Алар картлык көннәрендә зур игьтибарга, хөрмәткә лаек. Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларның Белмәмешкә ярдәме

математика шөгыле...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Статья «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк»

Опубликовала статью «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк» в методическом сборнике  Республиканского семинара-практикума «Традиции и инновации сельского детского сада в рамках ...