Балаң мәктәпкә әзерме?
консультация (подготовительная группа) на тему

Саматова Лейля Исмагиловна

Бала 5-6 яшькә җиткәч әти-әниләре аны кайсы мәктәпкә, кайчан бирү турында, таныш-белешләре белән киңәшә башлыйлар. Алар барысы да сабыйның уңышлары (хәрефләрне тануы, сәнгать мәктәбенә йөрүе, чит телләрне белүе) турында горурланып сөйлиләр. Ә аның үз-үзен тотышындагы һәм физик үсешендәге кимчелекләргә, сәламәтлегенең начар булуына артык игьтибар итмиләр. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balan_mktpk_zerme.docx16.59 КБ
Файл anketa_dlya_roditeley.docx13.45 КБ

Предварительный просмотр:

Балаң мәктәпкә әзерме? (әти-әниләр өчен консультация) Мәктәпкә әзерлек төркеме.

      Соңгы елларда мәктәптә укуның кыенлыклары, артык эш йөкләү нәтиҗәсендә укучыларның сәламәтлекләре какшау турында ачыктан-ачык сөйләшү, бәхәсләр булып тора.

Балалар мәктәптә укый башлагач, кыенлыклар белән йөзгә-йөз очрашалар. Ата-аналарның күбесе, аларга ничек ярдәм итәргә белмичә, аптырап кала.

Бала 5-6 яшькә җиткәч әти-әниләре аны кайсы мәктәпкә, кайчан бирү турында, таныш-белешләре белән киңәшә башлыйлар. Алар барысы да сабыйның уңышлары (хәрефләрне тануы, сәнгать мәктәбенә йөрүе, чит телләрне белүе) турында горурланып сөйлиләр. Ә аның үз-үзен тотышындагы һәм физик үсешендәге кимчелекләргә, сәламәтлегенең начар булуына артык игьтибар итмиләр. Бала мәктәптә берничә көн, атна укыгач, ата-аналарның кәефе кырыла. Чонки бик яхшы укыячак дип өметләнеп торганда, бала төрле кыенлыклар кичерә: иптәшләре белән аралаша белми, хәрефләрне һәм сүзләрне язганда бик күп хата җибәрә, укытучы аның тәртибеннән кәнагать түгел. Ул бик тиз ярсый, елый башлый. Менә шунда мәктәп һәм гаилә арасында төрле каршылыклар килеп чыга. Укытучы гаиләне, ә ата-аналар мәктәпне гаепли. Ләкин төптәнрәк уйлап карасак, кыенлыклар мәктәпкәчә яшьтәге чорда ук булган. Бала укый башлагач, өскә калкып чыккан. Чонки аның көндәлек тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килгән, аның физик һәм психик сәламәтлегенә җитди таләпләр куелган. Уку хезмәтен шушы үзенчәлекләрне истә тотып оештырганда гына уңышка ирешергә мөмкин. 6-7 яшьтә баланың физик үсешендә кискен үзгәрешләр барлыкка килә. Аның хәрәкәт системасы (скелет, мускуллар, буыннар) интенсив рәвештә формалаша башлый. Нәкъ менә шул чорда парта артында ул 35-45 минут утырырга мәҗбүр. Дөрес утырмау, озак вакыт хәрәкәтләнмәү нәтиҗәсендә аның буй-сыны бозыла, умыртка баганасы кәкерәя. Бу яшьтьге балалар йөгерү, сикерү, чаңгыда яки тимераякта шуу кебек “катлаулы” хәрәкәтләрне оста башкарсалар да, вак мускулларны тиз генә эшкә җиңә алмыйлар. Шуңа күрә язган вакытта: “Кулым арыды, авырта” дигән сүзләр еш ишетелә. Нерв системасы хәрәкәтләрне тиешле дәрәҗәдә көйли алмый. Балага  хәрәкәтләрне төгәл һәм тиз үтәү, берничә параллель сызыкны сызу, хәрефләрен зурлыгын күз белән чамалау бик читен. Бу яшьтә йөрәк-кан тамырлары системасы да үзгәрә. Нерв системасын үзлекләре аның үз-үзен тотуында, эшчәлегендә ачык чагыла. Сабый ясаган рәсемгә карап, аның темпераментын, нерв системасының үзлекләрен белергә мөмкин.

Кул чукларының төгәл хәрәкәте матур язу өчен генә түгел, ә баш мие үсеше һәм укыганның мәгьнәсен аңлау, эчтәлеген сөйләү һ.б. күнекмәләр бирү әһәмиятлерәк. Ләкин баланың мәктәпкә әйбәт укуы өчен иң әһәмиятле шарт – аның сау-сәламәт булуы. Билгеле , аның физик үсеше, сәламәтлеге турында хәлиткеч фикерне табиб әйтә, шулай да ата-аналарга кайбер куркыныч факторларны алдан белеп тору әһәмиятле. Сәламәтлеге какшаган бала ти зарый, аның сәләте кими. 7 яшь тулган булса да, уку аның өчен авыр эшкә әверелә. Гаиләдәге хәлләр дә (ызгышу, куркыту, торак шартларының уңайлы булмавы һ.б.) укучының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.



Предварительный просмотр:

Анкета для родителей.

Изучение особенностей личностного развития ребёнка.

1. Сформированы ли у вашего ребёнка основные навыки самообслуживания (соблюдение личной гигиены, самостоятельное одевание, приём пищи)?

Да

Нет

2. Убирает ли ребёнок свои игрушки и личные вещи после игры или в конце дня самостоятельно, без вашего напоминания?

Да

Нет

3. Способен ли ребёнок выполнить поручение?

Да

Нет

4. Если, выполняя задание взрослого, ребёнок не может сам справиться с чем – либо, обратиться ли он за помощью?

Да

Нет

5. Считаете ли вы, что ваш ребёнок общителен?

Да

Нет

6. Может ли он заниматься каким – либо делом самостоятельно?

Да

Нет

7.        Может ли он справится с гневом и раздражением, когда его чем - то обидели?

Да

Нет

8.. Готов ли ребёнок делиться своими игрушками в процессе игры с другими детьми?

Да

Нет

9. Есть ли у вашего ребёнка друзья?

Да

Нет

10. Может ли ребёнок помириться после ссоры с другими детьми?

Да

Нет

11. Пытается ли ребёнок справиться с трудностью самостоятельно, прежде чем обратиться за помощью?

Да

Нет

12. Адекватно ли ребёнок воспринимает замечание в свой адрес?

Да

Нет

13. Может ли ребёнок выступить в роли организатора игры или какого-либо дела в процессе общения со сверстниками?

Да

Нет


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала в младшей группе.

Это сценарий был разработан  специально для моих деток ( возраст 3-4 года). Праздник получился  интересным, насыщенным и очень трогательным....

Конспект музыкального занятия "На балу у золушки" для детей подготовительной к школе группы

Разнообразные и актуальные темы музыкальных занятий, затрагиваемые через сказки и проигрываемые через музыку, дают пищу для размышлений и осмысления детям.Музыка — воображение — фантазия —...

Сценарий осеннего бала в подготовительной группе доу

Интересный сценарий осеннего развлечения в подготовительной группе...

Биләүдәге бала

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шөгыль....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"

Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...

Баловать или не баловать детей

Назаренко Наталья Дмитриевна...