Заманча укыту – методик әсбаплар (УМК)
статья на тему

Якупова Галия

Заманча укыту – методик  әсбаплар (УМК) (Әти-әниләр җыелышында чыгыш)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyelysh.docx19.55 КБ

Предварительный просмотр:

 

Заманча укыту – методик  әсбаплар (УМК)

Әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Тәрбияче: Г.Г.Якупова.

2017-2018 уку елы

 

                                           

Балалар бакчалары балаларны туган телендә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтү, аларның сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин ителде.

         Туган телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру,гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур.

         Балалар белән эшчәнлектә заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматериалларны урынлы файдалану аеруча мөһим.

УМК “Туган телдә сөйләшәбез”  - 2 яшьтән 4 яшькә  һәм 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен төзелгән комплектлар. Әлеге комплектларның төп максаты – балаларның ана телендә дөрес һәм эзлекле сөйләмен формалаштыру. Баланың кече яшьтән үк сөйләмен үстерү, аның аралашу, танып белү, әхлакый һәм рухи юнәлешләренең нигезен билгели.

                 Балаларда тел системасының фонетик, лексик, грамматик структур дәрәҗәләрен формалаштыру; бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте формалаштыру – “Туган телдә сөйләшәбез” өйрәтү – методик комплектының төп үзенчәлеге. 

         Туган телгә өйрәтүне һәм сөйләмне үстерүне танып белү, коммуникатив алымнар, матур әдәбият белән таныштыру аша гамәлгә ашырабыз. Бу юнәлештәге эшчәнлектә мультимедиа чаралары, ”бармак” уеннары, “җанлы” сүрәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм “сөйләшә”  торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм-хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр кулланабыз.

         Белем һәм тәрбия бирүдә файдалы һәм нәтиҗәле булырлык мульфильмнар коллекциясенең дә роле зур. Моның өчен:

  • заман таләпләренә җавап бирерлек татарча мультфильмнар;
  • булган мультфильмнарның татарчага тәрҗемә ителгәннәре;
  • татар язучыларының баланың яшь үзенчәлегенә туры килгән әсәрләреннән мавыктыргыч мультфильмнар бар.

 Бүгенге көндә татар телендә укыту-методик әсбаплар, методик һәм күрсәтмә материаллар, балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек заманча уеннар, эш дәфтәрләре бар һәм  аларны кулланып эшчәнлек уңышлы гына дәвам итә.

Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышка актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит  телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәһес тәрбияләү.

         Бу укыту – методик комплектлар шушы бурычларны үтәргә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана теле шөгыльләрендә заманча алымнар

Педагогик киңәшмәдә чыгыш....

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

Заманча мәктәпкә белем бирүне тормышка ашыруда алдынгы идея буларак интеграция

Интеграцияләнгән шөгыльләр аша балаларны системалаштыру, гомумиләштерү, белемнәрен-осталыкларын төрле ситуацияләрдә куллана белүне булдыру....

Заманча укыту-методик әсбаплар /УМК/ - әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Автор туган телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтү, сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар  буенча белем һәм тәрбия бирү ту...

Тәрбия эшендә заманча технологияләр

Тормыш үзгәрә,  шуңа ияреп без эшли торган җиһазлар да камилләшә, заманага ияреп алга таба бара. Без-педагогларның төп бурычы, һәр яңалыкны күреп өйрәнү, эшебездә , ягъни балаларга белем һәм тәрб...