Заманча укыту-методик әсбаплар /УМК/ - әти-әниләр җыелышында чыгыш.
статья по развитию речи на тему

Шакирова Эльвира Альфредовна

Автор туган телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтү, сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар  буенча белем һәм тәрбия бирү турында билгеләп үтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon umk1.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

 

 

    Заманча укыту – методик  әсбаплар /УМК/

                     /әти-әниләр җыелышында чыгыш/

Саба №2 “Әллүки

балалар бакчасының

1 кв. категорияле

тәрбиячесе Шакирова

Эльвира Альфред кызы

 

                                           

Балалар бакчалары балаларны туган телендә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтү, аларның сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин ителде.

 Туган телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру,гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур.

 Балалар белән эшчәнлектә заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматериалларны урынлы файдалану аеруча мөһим.

УМК “Туган телдә сөйләшәбез”  - 2 яшьтән 4 яшькә  һәм 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен төзелгән комплектлар. Әлеге комплектларның төп максаты – балаларның ана телендә дөрес һәм эзлекле сөйләмен формалаштыру. Баланың кече яшьтән үк сөйләмен үстерү, аның аралашу, танып белү, әхлакый һәм рухи юнәлешләренең нигезен билгели.

 Балаларда тел системасының фонетик, лексик, грамматик структур дәрәҗәләрен формалаштыру; бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте формалаштыру – “Туган телдә сөйләшәбез” өйрәтү – методик комплектының төп үзенчәлеге. 

 Туган телгә өйрәтүне һәм сөйләмне үстерүне танып белү, коммуникатив алымнар, матур әдәбият белән таныштыру аша гамәлгә ашырабыз. Бу юнәлештәге эшчәнлектә мультимедиа чаралары, ”бармак” уеннары, “җанлы” сүрәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм “сөйләшә”  торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм-хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр кулланабыз.

 Белем һәм тәрбия бирүдә файдалы һәм нәтиҗәле булырлык мульфильмнар коллекциясенең дә роле зур. Моның өчен:

  • заман таләпләренә җавап бирерлек татарча мультфильмнар;
  • булган мультфильмнарның татарчага тәрҗемә ителгәннәре;
  • татар язучыларының баланың яшь үзенчәлегенә туры килгән әсәрләреннән мавыктыргыч мультфильмнар бар.

 Бүгенге көндә татар телендә укыту-методик әсбаплар, методик һәм күрсәтмә материаллар, балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек заманча уеннар, эш дәфтәрләре бар һәм  аларны кулланып эшчәнлек уңышлы гына дәвам итә.

 Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышка актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит  телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәһес тәрбияләү.

 Бу укыту – методик комплектлар шушы бурычларны үтәргә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-методик комплектын шөгыльләрдә һәм режим чорларында куллану

Презентация и конспект об использовании УМК на занятиях и в режимных моментах...

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

5-6 яшьлек балаларның тормышында уенчыкларның роле (әти-әниләр җыелышында чыгыш).

Уенчыкның бала өчен күңел ачу чарасы гына түгел, эффектив үсеш инструменты да, хәрәкәтләрне камилләштерүче, сөйләмне активлаштыручы ярдәмлек булуы турында әйтелә....

Заманча укыту – методик әсбаплар (УМК)

Заманча укыту – методик  әсбаплар (УМК) (Әти-әниләр җыелышында чыгыш)...

“Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану” темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш

ldquo;Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану”темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш...