Әти- әниләр өчен уен - дәрес "Сенсорика иленә сәяхәт"
материал на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Ата-аналарның кече яшьтәге балаларның сенсорик үсеше хакындагы күзаллауларын үстерү. Сенсорик үсеш өчен файдалы булган дидактик уеннар белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл puteshestvie_v_sensoriku.docx22.9 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен уен-дәрес “Сенсорика иленә сәяхәт”

Максат: Ата-аналарның кече яшьтәге балаларның сенсорик үсеше хакындагы күзаллауларын үстерү. Сенсорик үсеш өчен файдалы булган дидактик уеннар белән таныштыру.
Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген минем сезнең белән балаларның сесорик үсеше хакында сөйләшәсем килә. Нәрсә ул “Сенсорик эталоннар” беләсезме икән? Сенсорик эталоннар ул – төсләр, геометрик фигуралар, зурлыклар хакында булган белемнәр.Бүген сезгә балаларның сенсорик белемнәрен үстерү өчен нинди дидактик уеннар уйнарга мөмкинлеген күрсәтеп үтәр идем. Әйе, без авыр заманада яшибез. Барыбыз да вакыт җитмәүдән зарланабыз. Шулай да балаларыбыз төрле яктан үсеш алсыннар өчен бераз гына вакыт тапсак, алар белән уйнаудан баш тартмасак иде. Ә бүген мин менә сезне дә уйнап алырга чакырам әле.

Тәрбияче тартма алып керә. Әти-әниләр карамыйча гына тармада нәрсә бар икәнен билгеләргә тырышалар.

-Сез хәзер кыен хәлдә калдыгыз. Билгесезлек алдында калу һәрвакыт авыр.Ә балалар өчен бик күп әйберләр билгесез һәм таныш түгел. Тирә якны тизрәк өйрәнү өчен без балаларны уйлый һәм танып белергә өйрәтергә тиешбез. Бүген без сезнең белән бала таныш түгел әйбер белән очрашкач нинди юл үтсә, шул юлны үтеп карарга чакырабыз. Кечкенә балаларның сенсорик үсеше өчен кирәкле юллар белән таныштырырбыз, сенсорик эталоннарны танып белүгә юнәлтелгән дидактик уеннар белән таныштырырбыз. Мастер класта шундый уеннары бергәләп ясап та карарбыз. Нәтиҗәдә, кара тартмада нәрсә бар икәнен белербез.

Ә хәзер мин сезне беразга гына бала чакка кайтырга һәм бергәләп уйнап алырга чакырам.Ризамы? Алайса, әйдәгез, бергәләп Сенсорика иленә юл тотыйк.

Паровоз көтә, дуслар,

Утырыйк анда, әйдә.

Сенсорика иленә

Юл алыйк әле бергә.

(Паровоз тавышы ишетелә. Әти-әниләр тәрбияче артыннан паровоз ясап басалар)

Туф-туф итә паровоз,

Ә без алга барабыз.

Сенсорика иленә

Бүген без юл алабыз.
1. Игътибар, игътибар, безне беренче тукталыш көтә. Әйдәгез вагоннардан чыгыйк, уңайлы итеп утырыйк. Тукталышның ничек аталуын, анда безне кем көтүен белик.
Чеби, кояш, чәчәкләр

Шушы төстә булалар.

Нинди төс бу белегез,

Тизрәк әйтеп бирегез. (сары)
***

Бака булып бакылдый ул,

Крокодил булып йөзә.

Аны белмәү мөмкин түгел

Бай табигать бу төскә.(яшел)
***

Үгезләрнең, күркәләрнең

Ачуын китерә ул.

Юлда чакта:” Туктагыз!”- дип

Юлны кайчак бүлә ул.

Каныбыз да шул төстә

Ничек инде белмәскә. (кызыл)
***

Күк йөзе һәм сулыклар

Шушы төстә булалар.

Кыңгырау чәчәк шул төстә

Белерсез бит ничек тә. (зәңгәр)

Бу тукталышның ничек аталуын белдегезме инде? Әйе, “Төсләр” тукталышы бу. Биредә төрле төстәге кешеләр яшиләр, алар безне уйнап алырга чакыралар.
Ә иң башта әйдәгез әле бармакларны язып алыйк.

Бармак уены:
Бабай килгән – казан аскан,

Әби килгән – су салган

Әти килгән – тоз салган,

Әни килгән – болгаткан.

Ә бусы кечкенә булганга –

Кетер-кетер, кетер-кетер, казан төбен кимергән.

Беренче уен. “Манара төзибез”

Максат: «Шундыймы, юкмы” дип төсләрне чагыштырып карарга өйрәтү.

Уенның барышы:Балаларга нинди дә булса бер төстәге (Әйтик кызыл) манара төзергә кирәклеген әйтү. Идәнгә кызыл кубик куела һәм балалар башка кубикларны аның белән чагыштырып карап, сайлап алалар һәм манара төзиләр. 

Икенче уен “Төрле төстәге флаглар”.

Максат: балаларның җитезлекләрен үстерү, төсләрне белүләрен ныгыту..
Уенның барышы: Тәрбияче кызыл флагны күрсәтсә – балалар сикерәләр, яшелне күрсәтсә – кул чабалар, зәңгәр – урында атлау, сары – тыпырдау.
Өченче уен “Тартмаларга сал”.
Максат: Балаларның төсләрне тануларын ныгыту.
Уенның барышы: Төрле төстәге тармалар һәм төрле уенчыклар салынган зур тартма куела. Балалар зур тармадагы уенчыкларны төсләре буенча аерып кечкенә тартмаларга салалар.

(Тәрбияче уеннар белән таныштыра, аларны ата-аналар белән уйнап та карый).
- Төрле төстәге кешеләр безгә тартмада нәрсә барлыгын белергә ярдәм итәргә телиләр. Менә бу карточканы бирәләр. Тартмадагы әйбер әфлисун төсендә димәк.Исегездә калдырыгыз. Ә безгә юлга кузгалырга вакыт. Вагоннарга утырыгыз, кузгалабыз.
Туф-туф итә паровоз,

Ә без алга барабыз.

Сенсорика иленә

Бүген без юл алабыз.
2. Менә икенче тукталышка килеп җиттек. Аның ничек аталуын белер өчен табышмакларга җавап бирик.
Башы да азагы да юк,

куйсаң китә тәгәрәп

ни була бу уйлагызчы?

була бит бу  (түгәрәк)
*** Ә минем бар өч кырым

Оч кырым – минем чигем.

Тагын бар өч почмагым,

Я, әйт тизрәк кем белә?(өчпочмак)
***
Ә минем кырым дүртәү

Дүртеседә бер тигез.

Әзрәк башыңны эшләт

Исемем минем (квадрат)
- Хәзер белдегезме инде станциянең ничек аталуын. (Геометрик фигуралар) Безне биредә төрле геометрик фигуралар каршы алалар. Алар безгә күп кызыклы уеннар әзерләгәннәр. 
Беренче уен “Тылсымлы капчык”
Балалар чиратлап тылсымлы капчыкка кулларын тыгып анан геометрик фигураларны алалар. Аның төсен һәм нинди фигура булуын әйтәләр. 
Икенче уен “Качышлы” 
Тәбияче геометрик фигураларны өстәлгә тезеп куя. Һәм балаларга истә калдырырга куша. Аннары яулык белән каплый һәм берсен алып куя. Балалар нинди фигура җитмәгәнен әйтергә тиеш.
Өченче уен  «Бу әйбер нәрсәгә охшаган».
Тәрбияче төрле предметлар күрсәтә, балалар аның нинди геометрик фигурага охшаган булуын әйтәләр. 
- Геометрик фигуралар да безгә ярдәм итәргә телиләр. Алар тармадагы әйбер түгәрәк һәм кечкенә булуын әйтәләр.Истә калдырыйк та юлыбызны дәвам итик. 
Туф-туф итә паровоз,

Ә без алга барабыз.

Сенсорика иленә

Бүген без юл алабыз.

3) Менә без сезнең белән соңгы тукталышка килеп җиттек. Бу уенчыклар тукталышы. Балачакны уенчыкларнсыз күз алдына да китереп булмый. Уенчыкларны без кибеттән дә сатып алабыз, үзебез дә ясыйбыз. Ә бүген сезгә “Җиләк җимешләрне кәрзиннәргә сал” дидактик уенын ясау буенча  мастер класс үткәрәсебез килә.

Бүген юкка гына бу уенны сайлап алмадык. Ул сезгә тармада нәрсә икәнен белергә ярдәм итә. Белдегезме инде. (Мандариннар)
Сәяхәтебезне тәмамлап шуны әйтеп үтәсе килә. Сенсорик үсеш балаларның гомуми акыл үсеше өчен бик мөһим булып тора.Балаларыбыз һәр яктан да булган, сәләтле, акыллы булып үсеннәр өчен бүгенге көндә үк нигез салырга кирәк. Сәяхәтебездә актив катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт"

Здесь  отрывок  этой методической разработки. Работа сама  состоит из проектов для детей старшей группы коррекционных  ДОУ....

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....