Милли тәрбия асылы
консультация (подготовительная группа)

Милли-мәдәният дигәндә, без халыкның мәдәни хәзинәсенең билгеле бер үсеш дәрәҗәсен һәм заман таләпләренә туры килерлек технологиясен булдыруны күзаллыйбыз. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_trbiya_asyly.docx556.44 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

«ГОМУМИ ҮСТЕРЕЛЕШЛЕ 76 НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ» МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ

МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Милли тәрбия асылы»

Составила: воспитатель детского сада №76

Шайдуллина Ландыш Джамилевна

Город Нижнекамск


Милли тәрбия асылы

Балалар бакчасы, белем бирүнең башлангыч звеносы буларак, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә әхлакый-патриотик бурычларны чишәргә тиеш. Һәр халыкның мирасы үз эченә кыйммәтле фикерләрне һәм тәрбия тәҗрибәсен алган. Кече яшьтәге бала тәүге тормыш тәҗрибәсен үз гаиләсеннән ала.

Милли-мәдәният дигәндә, без халыкның мәдәни хәзинәсенең билгеле бер үсеш дәрәҗәсен һәм заман таләпләренә туры килерлек технологиясен булдыруны күзаллыйбыз. Балаларда эмоциональ-кыйммәтле мөнәсәбәтләр формалаштыруга уен, музыка, җыр, әкият, театр кебек мәдәни элементларны куллану белән ирешергә мөмкин.

Театр эшчәнлеге баланың иҗат һәм тикшеренү күнекмәләрен, сәләтен ачарга мөмкинлек бирә, баланы шәхес буларак формалаштырырга, яшьтәшләре белән аралашырга этәрә.

ФДББС яңалыгы – белем һәм тәрбия алуда универсаль гамәлләрнең берсе булган коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы. Ягъни бу –баланың үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү дигән сүз. Балаларны берләштерүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив һәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әһәмияте зур.

Безнең 76нчы балалар бакчасында да «Нәни артистлар» дигән исемле театр түгәрәге эшләп килә. Балалар белән татар телендә әзерләнгән «Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр», рус телендә әзерләнгән «Муха-Цокотуха» мини-спектакльләре ФДББСның барлык өлкәләрен үз эченә алган. Спектакль кую баланың сүз байлыгын, танып-белү сәләтен арттыра. Үз эшебездә без УМК, «Татарстан Республикасының Милли китапханәсе» дигән интернет портал; С.Сәйдәшев, Л.Батыр-Болгари һәм башка авторларның музыкаль әсәрләрен кулланабыз. Ата-аналар белән берлектә костюмнар тегәбез, аларны милли орнаментлар белән бизибез, спектакльльр кую өчен кирәкле атрибутлар әзерлибез; туган телдә җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнәбез. Боларнын барысы да балаларыбызда үз туган теленә, аның халык аваз иҗатына кызыксыну уята.

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең мөһим бурычларының берсе – балаларда башка милләт вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү. Бары тик үз халкының гореф-гадәтләрен белгән һәм хөрмәт иткән кеше генә башка халыкларның да йолаларына хөрмәт белән караячак. Шуңа да бар бакчабыздагы бар тәрбия чараларын шушы максатны күздә тотып оештырырга омтылабыз да.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Милли тәрбия"

Һәр чәчәкнең - үз исе, һәр халыкның - үз төсе. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән......

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

    Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ...