путешествие в мир детства
план-конспект занятия (музыкально-ритмическое занятие, подготовительная группа) по теме

Закизанова Лилия Зямиловна

развлечение на татарском языке с использованием татрского народного фольклора для детей старшего дошкольного возраста

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon puteshestvie_v_stranu_igr..doc35.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

А.б. Исәнмесез, кадерле дуслар. Хәерле көн.

Күңелләр шатлыклы булганга,

Без җыелдык бүген бу залга.

Кадерле кунаклар, карагыз,

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

Матур җырлар өзелмәс,

Шатлык өстәр гармун да.

Күмәк бию, уен-көлке,

Кызык булачак монда.

Әйдәгез безнең белән “Балачак иленә” сәяхәткә, уеннар бәйрәменә.

Бал. Әйдәгез.

А.б. Уеннар бит балалар

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Менә без бүген татар кызлары, татар егетләре булып киендек. Димәк, балалар, нинди уеннар дөньясына сәяхәт итәбез?

Бал. Татар халык уеннары иленә.

А.б. Дөрес, ә балачак иленә без парлашып биеп барыйк әле.

  • “Татарча парлы бию”

А.б. Менә килеп тә җиттек балалар.

  • Шүрәле керә.

Шүр. Исәнмесез, мин уеннар илендә сезне күрүемә бик шатланам, Мин хәзер сезнең белән кети-кети уйнап ала.

А.б. Син Шүрәле кети-кети уйнама, ә безнең җырыбызны тыңла.

(Шүрәле тирәли түгәрәк ясыйлар.)

  • Җыр “Шүрәле”.

Шүр. Әйдәгез минем белән “Парлашу” уенын уйнап алыйк әле.

  • Җырлы-биюле уен “Парлашу”

уен барышында парсыз калганнарга Шүрәле җәза бирелә:

Шүр. Минем балалар музыка уен коралларым бар. Ягез уйнап күрсәтегез әле.

  1. Музыка уен коралларында уйнау.
  2. Татар халык җырын башкару “Ай, былбылым”.

Шүр. Булдырдыгыз, балалар, ә менә сез табышмакка җавап бирә алырсызмы?

  • Сары төс бал кебек,

Ак чуклары – кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп.

Балалар. Ромашка ул, Шүрәле.

Бала. Ә без тагын “Зәңгәр чәчәк” дигән уен да беләбез.

Шүр. Әйдәгез уйнап карыйк.

  • Җырлы – биюле уен “Зәңгәр чәчәк”.

(Уен ике тапкыр уйнала).

Шүр. Балалар, ә сез татар халык мәкальләрен беләсезме?Менә хәзер мин сезне сынап карыйм әле.Мәкальнең яртысы – минем телемдә, ә яртысы – менә шушы төендә.

  • “Мәкаль әйтеш” уены:
  1. Эш кешене төзәтә -  ялкаулык боза.
  2. Эшләп үлмәссең – чирләп үләрсең.
  3. Хезмәтнең тире ачы була – җимеше татлы була.
  4. Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.
  5. Җәй эшләсәң – кыш ашарсың.
  6. Кем эшләми – Шул ашамый.
  7. Эш беткәч – уйнарга ярый.

А.б. Бик хаклы безнең халык - эш беткәч уйнарга, җырлап-биеп уйнарга да ярый.

  • Җырлы – биюле уен “Челтәр элдем читәнгә”.

А.б.Уйнадык та , җырладык та,

Нәрсә әйтим сезләргә?

Вакыт тукталып калмый,

Кирәк кайту өйләргә.

Шүр. Рәхмәт, сезгә балалар.Мин сезнең белән күңел ачтым. Әйдәгез мин сезне балалар бакчасына озатып куям.

  • Балалар Шүрәле белән чыгып китәләр.

Максат:

Балаларның җырлау һәм музыка характерына туры китереп сәнгатьле һәм ритмлы хәрәкәт итү, күнекмәләрен камилләштерү.

Җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкаруга омтылыш үстерү.

Балалар өчен булган музыка уен коралларыннан төзелгән ансамбльдә һәм ялгыз уйнау сәләтләрен ныгыту.

Татар халык авыз иҗатына карата кызыксыну, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

Көзге урман бизәлеше, мендәр, балалар музыка уен кораллары (ксиллофон, металлофон, кашык, бубен, шалтравык, кыңгыраулар),  төенчек, агач төпләре.

Күңел ачу кичәсе:

“Уеннар иленә сәяхәт”.

(белгечләр атналыгы)

Әзерләде һәм уздырды:

62нче бал. бакчасының

музыка җитәкчесе

Шакурова Л.З.

Ноябрь, 2007 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дополнительная образовательная программа"Путешествие в страну детства"

Дети от природы наделены яркими способностями, но взрослым нужно как можно раньше создать максимально благоприятные условия для их развития. Эта программа дает возможность развития у детей танце...

Сценарий мероприятия "Путешествие в страну Детства"

Сценарий ко Дню защиты детей. Главные герои праздника Лиса Алиса, Кот Базилио и ведущая. Вся программа построена в игровой форме....

Сценарий проблемно-эвристического досуга для детей подготовительной группы "Путешествие в страну Детства"

Сценарий проблемно - эвристического досуга для детей подготовительной группы...

Родительское собрание "Путешествие в мир детства"

Родительское собрание в 1 мл группе детского сада....

"Путешествие на планету Детство"

       Цель: Продолжать повышать функциональные возможности физической и двигательной подготовленности детей.Задачи:  оздоровительные – ...

Утренней акции «А у Вас тоже так было? Воспоминания из детства» вкус детства «Золотой ключик» к «Недели психологии «Путешествие в мир детства» в МБДОУ №73 «Веснянка»

Утреннея акция «А у Вас тоже так было? Воспоминания из детства» вкус детства «Золотой ключик» к «Недели психологии «Путешествие в мир детства» в МБДОУ №7...