Конспект непосредственной образовательной деятельности на татарском языке. Область "Познание". Тема: "Тавышлар кайдан килә?" (Звуки откуда приходят?)
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) по теме

Амирова Ильмира Ильясовна

Привлечение детей к исследовательской деятельности с целью выявления причин появления различных звуков в нашем окружении. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkuda_prihodyat_zvuki.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Автор разработки: Амирова Ильмира Ильясовна

Музыкальный руководитель

Группы дошкольного образования

Муниципального образовательного бюджетного учреждения

Средняя образовательная  школа №3

с. Бураево Республики Башкортостан

ТЕМА: « ТАВЫШЛАР КАЙДАН КИЛӘ?»

МАКСАТ: БАЛАЛАРНЫ ТИКШЕРЕНУГӘ ҖӘЛЕП ИТҮ, ТИЕШЛЕ   НӘ-

                  ТИҖӘЛӘРГӘ КИЛҮГӘ ЭТӘРҮ. ИГЪТИБАРЛЫКЛАРЫН АРТ-

                  ТЫРУ.

ҖИҺАЗЛАНДЫРУ:  - магнитофон  язмасына яздырылган безне тирә яктан

                                       чолгап алган  табигатьтәге тавышлар;

                                     - тавыш дулкыннарын чыгару өчен кармак җебе;

                                     - музыкаль өчпочмак;

                                     - 5 – 6 дәфтәр бите;

                                     - сизү органнарын  сүрәтләгән  карточкалар: танау, бар-

                                       мак, колак, күз, авыз.

                              ДӘРЕС БАРЫШЫ

Музыка җитәкчесе ( М.Җ): Балалар, менә бу шигырьне тыңлагыз әле:

                                                      Сез  тыңлап карагыз

                                                      Тавышлар доньясын.

                                                      Ишетеп калыгыз,

                                                      Таныгыз һәр кайсын.

                                                          Бу – кошлар тавышы,

                                                          Тамчылар тамганы,

                                                          Паровоз барышы,

                                                          Атларның чапканы.

                                                     Бу тавыш – еракта,

                                                     Монысы – бик якын…

                                                     Кем шулай ботакта

                                                     Тукылдый ул тагын? (Тукран)

                                                                                                         И.Амирова тәрҗемәсе.

      - Хәзер мин сезгә төрле тавышлар тыңлатам. Кайсылары сезгә таныш - әйтерсез. (Магнитофон язмасыннан төрле тавышлар тыңлыйлар, шул ук вакытта билгеләп тә баралар).

 М.Җ.  - Тавышлар доньясы бик күп төрле. Бүгенге дәрестә тавышлар турында сөйләшербез. Тавышларны ишетергә безгә нәрсә ярдәм итә икән? Тавышлар кайдан барлыкка киләләр, ничек таралалар икән?

            ( балаларга төрле сизү органнарын сүрэтләгән карточкалар күрсәтелә)

М.Җ. - Менә бу сүрәтләрдә кешенең төрле сизү органнары төшерелгән. (тактага курсэтеп куярга). Балалар, кайсыгыз әйтер, шушы органнарның кайсысы безгә ишетергә ярдәм итә? (бер бала «колак» рәсемен күрсәтә). Рәсүлнең  җавабы дөрес микән, әйдәгез тикшереп карыйбыз.

       ( Музыка куела. Балалар колакларын учлары белән бер каплап, бер ачып тыңлыйлар)

М.Җ. (нәтиҗә ясап) Күрүэбезчә, колак – ул тавышларны эләктереп алучы орган, икенче төрле итеп әйткәндә - ишетеү органы. Ә инде ишетү сәләте – слух дип атала. Слухны сакларга кирәк, чөнки кеше өчен ул бик кирәкле. Бик кискен яки көчле тавышлар ишетү өчен зарарлы. Шуңа күрә, балалар, нык итеп акырырга, башкалардан уздырырга тырышып кычкырырга ярамый.

        Хәзер инде тавышларның кайдан барлыкка килүен ачыклыйбыз.

               ( балаларга нык итеп тартылган кармак җебе күрсәтелә)

М. Җ. Менә бу җеп, тик кенә торган чагында бернинди тавыш та чыгармый. Ләкин аңа аз гына тиеп китсәң, селкетсәң, «дулкынландырсаң»… Кем әйтә, нәрсә була шул чакта, балалар? ( тавыш чыга). Игътибар белән күзәтегез әле: тиеп китсән җеп нишли? ( дерелдәп тора, тиз-тиз генә төрле якка селкенә. Селкенүе озакка бара, кабатлана да кабатлана).

М.Җ.  Дөрес күзәткәнсез! Җепнең әнә шулай селкенүе, яки чайкалуы « колебание» дип атала. Чайкалган җеп үзе селкенгәндә янындагы һаваны да селкетә. әнә шуннан тавыш килеп чыга да инде. Шуны үз кулларыгыз белән тояр өчен, тагын бер тикшерү үткәрәбез.

            ( 5-6 бала чакырыла. Музыкаль өчпочмакка сукканнан соң балалар куллары белән аны тотып, дерелдәп торганын тоялар, жавапларында исбатлыйлар.  Тагын бер төркем балалар кәгазләр белән  эксперимент үткәрәләр:аны селкеткәч тә тавыш чыкканын раслыйлар ).

М.Җ. Хәзер үзегез миңа аңлатыгыз инде, балалар, кайдан барлыкка килде соң кәгаз твышы? (селкенгән кәгаз дә янындагы һаваны селкетте, шуннан тавыш барлыкка килде).

М.Җ. Балалар, без бит үзебез дә сөйләшкән чакта тавыш чыгарабыз. Алар авазлар дип атала. Авазлар да, башка тавышлар сымак, һаваның чайкалуыннан барлыкка киләләр. Сынап карыйбызмы? Барыгыз да учларыгызны муеныгызга куегыз да, дәшеп карагыз: « А-а-а! У-у-у!» Тамагыгыз нишли? (дерелди).

М.Җ.  Шулай итеп, тавыш – ул тирә якка таралган  чайкалу. Без анны күрә алмыйбыз, тик ишетәбез генә. Шул тавышлар безгә бик куп кызыклы нәрсәләр турында хәбәр итәләр. Мин сезгә тагын тавышлар тыңлатам, сез әйтеп барыгыз.

   ( машина тавышлары, телефон һәм башка тавышлар  тыңлап җавап бирәләр).

М.Җ.  Ә хәзер барыбыз да басып «Кем дәште?» уенын уйнап алабыз.

                             МУЗЫКАЛЬ-ДИДАКТИК УЕН  « КЕМ ДӘШТЕ?»

          Балалар җырлап киләләр: « Синең янга барабыз,

                                                          Уйнарга чакырабыз.

                                                          Йом әле син күзеңне

                                                          Йом әле!

                                                          Кем чакыра үзеңне

                                                          Бел әле!                

М.Җ.  Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННО – ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПО ФОРМИРОВАНИЮ ЦЕЛОСТНОЙ КАРТИНЫ МИРА В СРЕДНЕЙ ГРУППЕ НА ТЕМУ: «ОТКУДА ХЛЕБ ПРИШЁЛ НА СТОЛ»

Уточнить и расширить представления детей о происхождении хлеба и его появлении на столе; объяснить, что хлеб пекут из муки, муку получают из зерна, зерно вырастает в поле и т. д.; воспитывать бережное...

Конспект непосредственной образовательной деятельности по английскому языку

Конспект непосредственной образовательной деятельности по английскому языку для детей подготовительной группы....

Расписание непосредственно образовательной деятельности по татарскому языку на 2016 - 2017 год

Расписание непосредсвенно образовательной деятельности по татарскому языку на 2016 - 2017 год...

Конспект организованной образовательной деятельности по татарскому языку по программе УМК «Растём играя» в старшей группе на тему: «Поможем бабушке Федоре»

Конспект организованной образовательной деятельностипо татарскому языку по программе УМК «Растём играя» в старшей группена тему: «Поможем бабушке Федоре»...

Конспект организованной образовательной деятельности по татарскому языку по УМК “Татарча сөйләшәбез” – “Говорим по татарски” с русскоязычными детьми старшей группы на тему: «У нас в гостях Алсу»

Тема: У нас в гостях  Алсу.Цель: Побуждать у детей желание: -  к изучению татарского языка через использование информационно коммуникативных технологий,игровых ситуаций; полученные знания ис...

КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННО – ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПО ФОРМИРОВАНИЮ ЦЕЛОСТНОЙ КАРТИНЫ МИРА В СРЕДНЕЙ ГРУППЕ НА ТЕМУ: «ОТКУДА ХЛЕБ ПРИШЁЛ НА СТОЛ»

Интеграция образовательных областей: «Коммуникация», «Познание», «Чтение художественной литературы», «Художественное творчество»Цель: уточнить и расшири...