туган тел
план-конспект занятия (музыкально-ритмическое занятие, старшая группа) по теме

Загидуллина Индира Радиковна

праздник посвященный родному языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_tel_byrme.doc39 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Туган тел” бәйрәме

  1. Бүген бакчада бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзеен.

  1. Хәерле кич һәммәгезгә,

Кояшлы көн гөлләргә,

Сөйкемлелек кызларга,

Ә батырлык улларга!

А.б.: Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу, чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган “әни”, “әти”,  “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Бүген залда татар телен яратучы балалар җыелган. Ә хәзер шагыйрә Резеда Вәлиева иҗатына багышланган кичәне башлыйбыз.

(Р. Вәлиева портретын, китапларын күрсәтү)

Р. Вәлиева балалар, укучылар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар иҗат иткән. Хәтта аның шигырьләренә композиторлар көй язган. Шундыйлардан берсе “Кәләпүшем, кәләпүш”.

А.б.: Матур көйне уйнап җибәр

         Малайлар җырлыйбыз диләр.

         Күпме безгә кунак килгән,

         Җырны тыңлыйбыз диләр!

(“Кәләпүшем, кәләпүш” җыры башкарыла)

А.б.: Күңелләргә шигырь кирәк,

         Шигырь ул тылсым,

         Шигырь безнең җаныбызны

         Җылытып торсын.

Хәзер Р. Вәлиева иҗат иткән шигырьләр тыңларсыз.

  1. “Минем әтием гармунчы”
  2. “Яз җитте”
  3. “Әти шулай өйрәтә”

А.б.: Шушы бәйрәм көненең

         Кадерен белеп кенә,

         Әйдәгез, бергәләп уйныйк,

         Елмаеп-көлеп кенә.

(Уен “Кем тизрәк эшләпәне кия”)

А.б.: Әкиятләр иленә

         Сәяхәткә ктиәбез.

         Әкияттә кунак булыйк,

         Әкияттән акыл алыйк.

а) хәзер “Әтәч-Кызыл Кәпәч” әкиятеннән өзек карарсыз.

ә) хәзер балалар “Яшелчә бакчасында” әсәрен сәхнәләштерерләр.

А.б.: Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызларыбыз да

Биергә бик ярата.

(Кызлар башкарунда бию)

А.б.: Р. Вәлиева шигырьләре күңелле, балалар аны тиз отып алалар, үз телебездә рәхәтләнеп сөйлиләр. Туган телдә сөйләү үзе бәхет ул.

1.”Бакчабыз –нәкъ гөлбакча”

2. “Ләйләнең курчагы ник елый?”

3. “Керпе белән бала”

А.б.:  Балалар, Резеда апа сезнең тапкырлыгыгызны белер өчен табышмаклар да язган.

1. Арыш та була,

   Бодай да була.

   Ул пешсә, өйгә

   Татлы ис тула.  (ипи)

2.Яфракларны кыштырдата,

   Морҗага кереп гүли.        

   Канатлары булмаса да,

   Дөньяны гизеп йөри. (җил)

3.Аны һәркем ярата,

   Аның өчен җан ата.

   Ул яктырта,  ул җылыта,

   Ул дөньяны яшәтә.

   Яле, исемен кем әйтә? (кояш)

А.б.: Резеда Вәлиева күрәсең,

         Балаларны бик ярата.

         Аларда начар гадәт күрсә,

         Тиз такмак иҗат итә.

  1. Вагонга керсә Зирәк,

Урын ала тизрәк.

- Әбиләр утырганчы, - ди, -

-Утырып калыйм тизрәк!

     2. Елый-елый Зәкия

         Ертык оегын кия:

         Әни, ди ул, уңмаган

         Тагын ямап куймаган.

3.Без алай да итәбез,

   Без болай да итәбез.

   Безнең дуслар яшь бит әле,

   Төзәлер дип көтәбез.

4.Без җырладык шаян җырлар,

   Без җырладык арганчы.

   Хәзер безгә кул чабыгыз,

   Учыгыз кабарганчы!

А.б.: Р. Вәлиеваның иҗат чишмәсе беркайчан да саекмасын, гел челтерәп агып торсын. Безне матур шигырьләре белән сөендерсен. Әйдәгез, балалар, без яраткан шагыйрәбезгә сәламәтлек, иҗат уңышлары телик.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма.

   

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...