"Новый год" сценария для средней группы
план-конспект занятия по музыке (средняя группа) на тему

Ахматьянова Римма Зуфаровна

Яңа ел бәйрәменә

(Яңа елны каршылау кичәсе)

 

Искәрмә: Бу программа "Кар кызы бәйрәмгә чакыра" дип аталган тамаша күренешләре арасындагы чыгышлар рәвешендә төзелгән. Тамаша үрнәге "Кар кызы бәйрәмгә чакыра" дигән файлда бирелде.

 

Беренче чыгыш

Музыка яңгырап тора. Олы пәрдә алдында ике алып баручы.

Беренче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

Икенче алып баручы. Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Беренче алып баручы. Нигә якынлашып килүче генә булсын? Килеп җиткән ич инде... Яңа ел белән сезне!

Икенче алып баручы. Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?

Беренче алып баручы. Яңа елмы?

Яңа ел ул – үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә.

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа абруй, дәрәҗә.

Икенче алып баручы.

Яңа ел ул – күк гөмбәзендә

Ил йөген иңдә йөртүче

Җемелдәүче энҗеләр.

Ару белмәс кешеләр.

Беренче алып баручы.

Яңа ел ул – Кар кызлары,

Күңел бәйсезлеген хуплап

Җирдә очкан аккошлар.

Бердәм купкан алкышлар.

Икенче алып баручы.

Яңа ел ул – чыршыларның

Киләчәктән бер илче ул

Ямь сибүе залларга.

Без яшәгән заманга.

Яңа ел турында җыр башкарыла.

Беренче алып баручы. Менә шулай җыр белән кичәбезне башлап җибәрдек. Бүгенге кичәдә җырларга да, биергә дә, төрле кызыклы хәлләр сөйләргә дә мөмкин булачак. Әзер булып торыгыз!

Икенче алып баручы. Хәзер маскарад костюмнары парады.

Беренче алып баручы. Маскарад костюмнары киеп килгәннәрне сәхнәгә чакырабыз.

Марш яңгырый. Костюмнар белән килүчеләр сәхнә буйлап йөриләр һәм бер рәткә тезеләләр. Алар костюмның исемен, максатын әйтергә тиеш. Җыр-бию башкарырга, кызыклы мәзәк сөйләргә мөмкин.

Беренче алып баручы. Бүгенге программада сез «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дигән тамаша карарсыз. Күренешләр арасында без сезнең белән җыр-бию ярышы үткәрербез, уеннар оештырырбыз. Уенда без ромашка чәчәген файдаланырга булдык.

Икенче алып баручы. Менә ул. Нинди матур! Шулай да аны өзгәләргә туры килә инде. Хәзер мин залга төшеп сезгә ромашка чәчәгенең таҗларын өзәргә тәкъдим итәм. Аның арткы ягына бирем язылган.

Беренче алып баручы. Тәртип номеры да бар. Шул тәртип буенча без сезне чакырырбыз. Хәзерләнү өчен, сәхнә артына керергә мөмкин. Музыкантлар сезгә рәхәтләнеп булышыр. Залга төшеп, ромашка чәчәгенең таҗларын өздереп йөриләр.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Хәзергә без югалып торабыз. Сәхнәне әкият геройларына бирәбез.

Икенче алып баручы. Аларны матур итеп кул чабып каршылыйк!

Кул чабалар. Үзләре кереп китәләр. Пәрдә ачыла. «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» тамашасы башлана һәм ул беренче күренеш тәмамланганчы дәвам итә.

Икенче чыгыш

Беренче алып баручы. Менә күрдегезме, нинди кызык!

Икенче алып баручы. Хәзер без алардан да кызыграк ясыйбыз.

Беренче алып баручы. Ничек итеп?

Икенче алып баручы. Ничек итепме? Хәзер күрерсез.

Сәхнәгә озын кеше – марсиан чыга. Ул төрле хәрәкәтләр ясап, бер көлдереп ала. Исәнләшә. Кая килеп төшкәнен сораша, кайда икәнлегенә төшенгәч, бик тә күңеле төшә.

Марсиан. Ниүжәли ... га егылып төштем инде мин? Ничекләр китәрмен? Тәлинкәм ватылды, автобуска билет булмас. Туктале, начальство берәр машинасын биреп тормасмы? Аларны бик юмарт дип ишеткән идем. Монда телефон да бар икән, шылтыратып алыйм булмаса. (Шылтырата.) Алло! Миңа хакимият башлыгы кирәк. Кайда? Клубка китте, дисеңме? Хе. Мин клубның нәрсә икәнен каян белим? Ашый торган нәрсәме соң ул? Ә-ә-ә... Анда нишлиләр соң? Дурак саталар? Дурак кем соң ул? Әй, нәрсә дигәнем, нәрсә белән ашыйлар? Ашамыйча соң... Мин ач, ашханә дисеңме? Анысы нәрсә тагын? Кафемы?.. Кафетерийдыр инде. Эшләми ич ул. Анда булдым инде мин. Ул бит кино куя торган җирдә дигәннәр иде. Заманында ул бик шәпләп ачылган ди үзе, сатарга коктейль дә булмагач, нинди кафетерий була инде ул? Менә безнең Марс планетасында перәме боздан ясыйлар, туңдырма көтеп ятмыйлар. Кушасың инде, кушасың, анда бит апельсиннар гына үсә, шуны кушасың. Бик тиз әзер була ул! Я, ярый, аңлатканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, хушыгыз. Яңа ел белән сезне! (Трубканы куя. Залга.) Яңа ел белән сезне, Җир кешеләре! Яңа елда яңа уңышлар сезгә, космоста очрашканга кадәр! (Чыгып китә.)

Беренче алып баручы. Ә хәзер ромашка таҗларын өзгән тамашачыларны сәхнәгә чакырабыз!

Икенче алып баручы. Димәк, «ромашка» уены башлана.

Беренче алып баручы. Әйе, башлана. Рәхим итегез – сәхнәдә ромашканың беренче таҗын өзгән... (Исеме әйтелә) чакырыла.

Ул кеше ромашка таҗына язылган биремне үти.

Икенче алып баручы. Бу башкаручыга Кыш бабайның алдан ук җибәргән Яңа ел бүләген тапшырабыз. Рәхмәт сезгә. Хәзер әкиятнең дәвамын карагыз.

Тамаша дәвам итә.

Өченче чыгыш

Концерт номерлары. Аннан соң тамаша тагын дәвам итә.

Дүртенче чыгыш

Ассистент. Исәнмесез, хәерле кич! Яңа ел белән! Мөмкин булса, без хәзер тамашачылар белән уеннар үткәреп алабыз. Уеннарның шартын аңлатам. Беренче уен –Яңа ел календаре. Хәзер без аны өләшеп чыгабыз. Шуның үзегезгә ошамаган өч аен сызып, исем-фамилиягезне язып безгә тапшырыгыз. Хәзер, сезгә булышу өчен, кичәне алып баручыларны чакырам. Рәхим итегез, кызлар (егетләр)! Кыш бабайга да календарь бирелде, әгәр ул сызган айларга сезнең сызган айлар туры килсә, бүләк алачаксыз. Әйдә, башладык, уйнап җибәр, (Фәлән) абый, баянда күңелле көйләрне!

Уен үткәрелә.

Ассистент. Иптәшләр, икенче уенны башлап җибәрсәк тә ярый. Бу уенны үткәрү өчен ике егет кирәк булачак. Рәхим итегез! (Залдан ике егет чакырыла.) Яле, кара-каршы килеп басыгыз. Кул бирешегез, танышыгыз. Шушы минуттан сез мәңгелек дуслар булып калырсыз. Хәзер мин сезнең аркагызга плакатлар беркетәм, анда ясалган рәсемгә карап, сез аның исемен атарга тырышыгыз. Тик бер шартым бар – сез бер-берегездән алданрак әйтеп бирергә тырышырга тиеш. Кайсыгыз алдан әйтә – приз шуңа була. Әмма сез язуны үз аркагыздан түгел, дустыгыз аркасыннан укыгыз, шул ук вакытта үз аркагызга язылганны күрсәтмәскә тырышыгыз. Бер-берегезгә кул белән кагылу тыела. Я, башладыкмы?

Уенчыларга көч биреп тора. Тамашачылар булышмаска тиеш. Берсенә кишер, икенчесенә чөгендер рәсеме ясарга һәм шул рәсемнәргә ярашлы сүзләр язарга мөмкин.

Ассистент. Ә хәзер тамашаның дәвамын карагыз!

Тамаша дәвам итә.

Бишенче чыгыш

Беренче алып баручы. Әкият тәмам. Ләкин тамашачы кайтырга ашыкмасын, әле безнең кичәбез бетмәде. Хәзер сезнең каршыга чыгучылар – безнең күптәнге дусларыбыз.

Икенче алып баручы. Туктале, алдан әйтеп куйгач, кызыгы бетә, кемнәр икәнен әйтми торыйк!

Беренче алып баручы. Сәхнәдә маскарадчылар!

Музыка уйный. Бер төркем маскарадчылар сәхнәгә биеп чыгалар. Костюмнар төрле һәм һәрберсенең үз программасы булырга тиеш. Яки маскарадчыларның гел бертөрле киенеп, бер программа нигезендә чыгыш ясавы мөмкин. Моны фольклор коллективы белән әзерләргә кирәк. Кул чабулардан соң, алып баручылар чыга. Маскарад киемнәреннән, чыгучыларга бүләкләр тапшырыла.

Беренче алып баручы. Инде кичәбез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

Зур өметләр белән каршылыйбыз

... ның ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

Икенче алып баручы.

Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

Беренче алып баручы.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Икенче алып баручы.

Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар!

Икесе бергә.

Яңа ел мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Беренче алып баручы. Бүгенге бәйрәм дәвам итә. Хәзер фойеда яшьләр өчен милли биюләр һәм дискотека башлана. Яңа елның беренче сәгатьләрендә бию залына рәхим итегез!

 

 

Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Тамаша үрнәкләре. Сәмига Сәүбанова

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

новый год в средней группе "В поисках Деда Мороза"

Баба Яга заманила Деда Мороза в свою избушку, детям помогают сказочные герои....

Сценарий Нового года для средней группы

Действующие лица: Дед Мороз, Снегурочка в роли ведущей, Баба-Яга, Снеговик...

сценарий Нового года в средней группе группе

Сценарий праздника Нового года в средней группе...

Краткосрочный творческий проект к Новому году в средней группе «Радуга» «Скоро, скоро Новый год!»

Всем известно, что самый любимый праздник -  это Новый год! Предновогодняя суета, письма Деду Морозу, запах мандаринок,  украшение дома, подарки под елку. Веселый праздник! Но мало ли кто зн...

Заметка "Новый год" в средней группе группе №2 "Медвежата" 13.02.2020 г.

Заметка "Новый год" в средней группе группе №2 "Медвежата" Новый год – самый любимый, добрый, сказочный праздник, который ждут в каждом доме, в каждой семье. Но никто та...

Сценарий праздника на новый год в средней группе "Лунтик и Новый год"

Сценарий праздника на новый год в средней группе "Лунтик и Новый год" с презентацией...