"Бииләр итек - читекләр!"
проект по музыке по теме

Мирзаханова Лилия Равиловна

Тәрбиячеләргә бию хәрәкәтләре өйрәтү буенча мастер класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shoma_bas_master_klaas.docx13.91 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Бию – баланың һәрьяклы үсешендә билгеле бер чара булып тора. Балалар биергә ярата. Биегәндә алар хәрәкәткә булган табигый ихтыяҗларын тулыландыралар,балаларның уйлары,кәефләре,хәтта характерлары да ачыла һәм үсеш ала.

Татар халык биюләрен өйрәтү һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү балаларның милли үзаңын үстерә,музыканы эмоциональ кабул итәргә,эстетик яктан танырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә,хәрәкәт ярдәмендә халыкка хас сыйфатлар да тәрбияләнә.

Укыту методик комплектта бик отышлы “ Шома бас” китабы һәм аңа өстәмә видеодиск кулланмасы бар.  Анда музыка җитәкчеләренә һәм тәрбиячеләр өчен бик кирәкле материал тупланган.  Биюләрне өйрәнү нәкь менә аерым хәрәкәтләрдән башлана. Шуңа күрә  китап белән танышып, өйрәнгәннән соң бакчабыз тәрбиячеләренә бию хәрәкәтләре буенча мастер класс күрсәтергә булдым.

II кечкенәләр төркеме өчен:

-“ Бер аяк белән тыпырдау”

-“борма”

-“гади адым”

- “ике аяк белән тыпырдау”

-“тыпырдаулы йөреш”

-“култыклашып әйләнү”.

Уртанчылар төркеме өчен:

-“гади адым”

-“күтәрелү”

-“тыпырдаулы йөреш”

-“берле бишек”

-“борма”

-“култыклашып әйләнү”

-“гади адым”

Зурлар төркеме өчен:

-“төп йөреш”

-“күтәрелү”

-“кырын йөреш”

-“гади адым”

“үкчә-баш”

-“чүгү”

-“вак тыпырдау”

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен:

-“сыгылмалы йөреш”

-“әпипә”

-“чыршы”

-“тегү”

-“станок”

-“тыпырдаулы үкчә-баш”

-“почмак”.

Тәкьдим ителгән бию хәрәкәтләрен тәрбиячеләр белән берлектә музыка залында проектор ярдәмендә видеокушымтадан карап өйрәндек.

Мастер класс тәрбиячеләрдә зур кызыксыну уятты,алар һәммәсе дә бик теләп бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр. Бу чара аларга алдагы хезмәтләрендә зур ярдәм булыр дип ышанып калам.

 

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Гомуми үсеш бирүче 2 санлы “Ромашка” балалар бакчасы

Мастер класс “Эх,шома басабыз!”

(тәрбиячеләр белән бию хәрәкәтләрен өйрәнү)

Музыка җитәкчесе: Мирзаханова Л.Р.

2014-2015 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!

Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең  тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның ...

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

"Әбием - алтыным"

Зурлар төркемендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе...

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...