Сөмбелә бәйрәме
материал по музыке (старшая группа) на тему

Хасимова Рузиля Рамилевна

Максат: Татар халкының милли бәйрәме Сөмбелә турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Бурычлар: Балаларның милли гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында белемнәрен арттыру;

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;

Туган телгә һәм милли культурага мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл s_1257_mbel_1241_b_1241_yr_1241_me_2015.docx21.31 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Сөмбелә бәйрәме

Максат: Татар халкының милли бәйрәме Сөмбелә турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Бурычлар: Балаларның милли гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында белемнәрен арттыру;

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;

Туган телгә һәм милли культурага мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Алып баручы. Ни арада жәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар куптән көтте.

Кадерле балалар, кунаклар! Исәнмесез!

Без бүген сезнен белән бергәләшеп “Сөмбелә”бөйрәмен үткәрергә җыелдык! Елның сихри фасылында- көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Ул көнгә алдан ук мул итеп сый- ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз була.

Без дә бүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.

бала: Киң болыннарда,

Урман кырларда.

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

бала: Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае-

Килеп тәҗитте.

бала: Урман, кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте дип

Үкенмибез без.

бала: Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көньякка.

бала: Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

бала: Алтын яфрактан,

Алсу яфрактан

Бәйрәмчә итеп

Көз ник киенгән?

Көз ник сөенгән?

бала: Ашлыгы уңган,

Җимеше мулдан.

Буралар тулган-

Шуңа сөенгән.

бала: Бик күңелле урамда-

Алтын-сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә.

Җыр”Мин көзләрне яратам”

Ф.Зтннатуллина сүз. Г.Гараева көе

Алып баручы:  Әйдәгез, бәйрәмебезгә төп кунагыбызны Сөмбеләне чакырыйк.

(Балалар Сөмбеләне чакыралар)

Хат тотып бер кош очып керә. Хатны алып баручыга тапшыра.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез хатны ачып укып карыйк әле. Хатта нәрсә язылган икән? (Хатны укыйлар)

“Бүген бәйрәмегез булмый,

Сөмбелә сезгә килми.

Үземә урманда күңелсез,шуңа Сөмбеләне сезгә җибәрмим, ул минем күңелемне ача.”

Шурәле.

Алып баручы: Сөмбелә  тоткында? Нәрсә эшләргә инде безгә хәзер? Сөмбеләне ничек бу бәладән коткарыйк икән? Кемне ярдәмгә чакырыйк?

(Батыр килеп чыга)

Батыр: Кайгырмагыз, дусларым!

Сөмбеләне Шүрәледән хәйлә белән коткарып була. Балалар, сез миңа булышырсызмы?

Балалар: Әйе!

Алып баручы: Рәхмәт сиңа Батыр. Уңышлар телибез.

(Аның каршысына бүре очрый)

Бүре: Ха-ха-ха. Бигрәк әйбәт көн бүген. Төшке ашым үзе килә. Хәзер мин сине ашыйм!...

Батыр: Тукта әле, ашыкма, ач Бүре. Булышсаң әйбәт булыр иде. Шүрәле Сөмбеләне урлаган, аны коткарырга кирәк. Юлны белмисеңме, әй, Бүре.

Бүре: Булышырмын, әгәр дә син миңа кызык, матур шигырьләр сөйләсәң.

Батыр: Балалар, кем миңа булыша? Матур шигырен сөйли.

Шигырь

Бүре: Ой булдырдың, бик матур итеп сөйләдең. Рәхмәт сиңа.

Батыр, мееееенә бу юлдан барсаң барып җитәрсең.

Батыр: Рәхмәт, дустым. Син миңа бик тә булыштың.

(Батыр юлын дәвам итә, каршысына Уңыш бабай очрый)

Батыр:  Исәнме, бабай! Күптән күренмәдең.

Уңыш бабай: Исәнме, батыр. Сине күрүемә бик шатмын. Менә уңышны тиз генә кәрҗингә җыйган идем яшелчәсен дә җиләк- җимешен дә бергә салып бутап бетергәнмен. Җитмәсә билемне дә авырттырдым. Яшелчә белән җиләк- җимешне аерып кәрҗиннәргә тутырырга булышмассыз микән?

Батыр: Булышабызмы, балалар!

Балалар: Әйе.

Уен “Дөрес җый”

(Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кәрҗиннәргә аерып җыялар)

Уңыш бабай: Рәхмәт, булдырдыгыз. Минем дә ярдәмем сезгә кирәк булыр әле.

Батыр: Әй, Уңыш бабай, безгә ярдәм бик кирәк. Шүрәлегә юлны күрсәтә алмассыңмы икән?

Уңыш бабай: Ярар, булышам. Менә шушы юлдан туп-туры барсаң барып җитәрсең.

Батыр: РәхмәтУңыш бабай! Сау бул.

(Батыр юлны дәвам итә һәм Шүрәлене)

Батыр:Шүрәле, Шүрәле, тату, дус булыйк әле,

Сөмбелә-көзне җибәр.

Шүрәле: Ха-ха-ха, җибәрмим.

Батыр: Шүрәле, Шүрәле син әйбәт бит,Сөмбеләне җибәр әле.

Ни телисең шуны үтәрбез.

Шүрәле: Ярар, әгәр дә минем белән уйнасагыз, әйбәт булырмын, җибәрермен.

Уен

Балалар: “Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Шүрәле.

Син нишлисәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә була.”

(Шүрәле төрле күнегүләр ясый, балалар аның артыннан кабатлый)

Шүрәле: Мин сезгә начарлык эшләсәм дә сез минем белән уйнадыгыз. Шуның өчен мин сезгә Сөмбеләне җибәрәм һәм гафу үтенәм.

Музыкага кулына кәрҗин тотып Сөмбелә керә.

Сөмбелә: Исәнмесез, балалар. Исәнмесез, кунаклар.

Балалар: Исәнмесез.

Сөмбелә: Сөмбелә, мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм,

Җиргә муллык китерәм.

Җыр  ”Көз җыры”

Балалар: Көз, көз, әйт әле?

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар. Көз, көз, әйт әле?

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

Балалар. Көз, көз, әйт әле?

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә кызыл, матур

Алтын, матур төсләр бар

Сөмбелә: Бик матур җырлыйсыз икән, балалар. Хәзер бераз ял итеп алсак та була. Сынап карыйм әле, табышмаклар беләсезме икән?

1. Җир астында алтын казык,

Без аны алдык казып. (кишер)

2. Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

3. Үзе йомры—ай түгел,

Төсе сары –май түгел,

Койрыклы—тычкан түгел. (шалкан)

4. Йодрык-йодрык булып үсә

Алма кебек кызарып пешә,

Үзе матур, аны кем әйтер? (помидор)

5. Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны биде кат.

Туннарын туныйсың,

Тунаганда елыйсың. (суган)

Балалар, сезнең белән бик күңелле икән. Әйдәгез, уйнап алабыз.

Җырлы уен «Бар матур бакча»

Бар матур бакча

Анда үсә кишер

Менә шундый кишер зур

Менә шундый кечкенә

Кишер, кишер кил әле

Биеп, биеп кит әле.

Уен дәвам итә.

Сөмбелә: Бик матур җырлар өйрәнгәнсез, балалар, рәхмәт сезгә.

Минем дә сезгә күчтәнәчем бар.

Бүләкләр өләшү.Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...