“Чәчәкләр тормыш яме”
материал по музыке (подготовительная группа) на тему

Развлечение

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chchklr.docx21.61 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Чәчәкләр тормыш яме”

( Күңел ачу кичәсе,мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Зал бизәлеше:Урман күренеше.

Җиһазлар: чәчәк башлыклары.

Тәрбияче (табышмак әйтә) .Язын ямь бирә

                                                Җәй салкын бирә,

                                                Көзен тәм бирә,

                                                 Кышын тун бирә.(Урман)

  Без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә чыгабыз. Тик урманга кергәнче, безгә төп өч  кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр?

  • Шаулама,чүпләмә,рәнҗетмә.
  • Дөрес ,балалар.Кагыйдәләрне беләсез,хәзер инде мин сезне урманга шикләнмичә алып барам.

        Балалар залга –“урманга” керәләр.

Тәрбияче.Карагыз әле,балалар,урман нинди матур!Монда нинди саф һава, акрын гына агач яфраклары кыштырдый,кошлар сайрый.Әнә карагыз әле,нинди матур-матур хуш исле чәчәкләр каршы ала безне.Чәчәкләр турында нинди җырлы уен беләбез әле без? Әйдәгезәле, урман аланында әзрзк ял итеп,шул уенны уйнап алыйк.

“Такыя үрәм” уены “.Балалар түгәрәк ясап басалар.Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага чәчәк исеме кушыла,һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә.(Балалар  әйләнеп  җырлыйлар).

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.(туктыйлар)

Алып баручы: Ал кирәк ,гөл кирәк,

        Безгә нәфис гөл кирәк.

        Кыңгырау чәчәк,кил әле,

        Бер елмаеп көл әле.

Кыңгырау чәчәк (уртага чыга).

        Охшасам да кыңгырауга,

        Шалтырамыйм,чыңламыйм.

        “Эт эчәгесе” шикелле

        Үләннәргә чорналмыйм.

Балалар.   Кыңгырау чәчәк ,күр әле!

        Такыя итеп үр әле.

Кыңгырау чәчәк чүгәләп утыра.Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә.Исеме аталган һәр “чәчәк” уртага чыгып утыра бара.Шулай итеп такыя үрелә.

Энҗе чәчәк. Энҗедәй чәчәк атам мин

        Яз көнендә урманда.

        Миңа берни дә кирәкми

        Күләгәлек булганда.

Ромашка. Кечкенә көнбагыш кебек

        Чәчәк булам мин үзем.  

        Таҗларымны санап кара,

        Әгәр булсаң бик түзем.

Күкчәчәк.Арыш арасында үсәм,

        Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

        Зәңгәр күкле,чалт кояшлы

        Аяз көнне яратам.

“Такыя” үрелеп беткәч, “ такыя” бер якка,түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар.Без йөрибез болында,

        Чәчәкләр бик күп монда.

        Матур чәчәк җыйдык без,

        Такыялар үрдек без.

Кыз. Нинди матурлык! Ә чәчәкләр күпме! Җыйыйм әле шуларны.

Тәрбияче. Тукта,сабыр ит.Өзмә син чәчәкләрне.Алар башкалар карап сокланыр өчен кирәк.Күр әле,нинди матурлар алар!Бу җирдә чәчәкләр,үсемлекләр бик күп үсә иде.Ә кешеләр аларны күпләп җыеп юк иттеләр.Чәчәкләрне орлык коярга өлгергәнче җыйсаң  яисә тамырлары белән йолкып алсаң,алар юкка чыгалар.Шунлыктан кайбер чәчәкләр хәзер бик сирәк күренәләр.

 "Түгәрәк алан” уены уйнала. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр:
Бу аланда чәчәкләр күп,
Кыймыйм ләкин өзәргә.
Әминә, Гөлфия,
Әйдә әле биергә.
Бу аланда чәчәкләр күп,
Без аларга тимибез,
Лилия, Гөлия,
Әйдә бергә биибез.
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр Һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә.

Умырзая.Хәерле көн ,дусларым.Минем исемем – Умырзая.Мин бик иртә язда –әле кар да эреп бетмәгәндә- чәчәк атам.(Җырлый).

“Умырзаялар” җыры(Г.Мөхәммәтшин сүз.Р.Мөхетдинова көе.)

Карны тишеп чыккан алар,                               Шушы чәчәкләрдә кебек

Нинди чаялар.                                                Җирнең бар яме.

Чәчәк аткан, чәчәк аткан                                       Язның әле башы гына

Умырзаялар.                                              Алда дәвамы.

Урман җилдәге.Чәчәктәге иң күркәме-        Чәчәкләр эзлэп килсәгез

        Нәфис Урман җилдәге.        Май аенда урманга.

        Үскән җиремне беләсез-        Яратып каршы алырмын,

                              Урман, таулар итәге.        Сезнең таныш булганга.

        Өзәргә диеп сузылма,

        Мин бит Кызыл китапта.

        Бар кешегә җитә алмам,

        Һәр бөртегем хисапта.

Кыз.Менә сиңа Урман җилдәге!Өзәргә ярамый икән бит аны.

        Баллы чәчәк.Ал-шәмәхә чәчәкләрем

        Сине итәдер җәлеп,

        Бик күп итеп җыям, диеп

                                   Килмәче колач җәеп

                                   Бал кортлары үбеп ала

                                    Өзмәгез мине күпләп-

                                    Җиткерәм теләгемне.

        Кыз.Димәк, Баллы чәчәкне дә өзәргә ярамый.

        Тәрбияче.Балалар, Кызыл китапка бик күп үсемлекләр һәм җәнлекләр        кертелгәннәр.Без бүген үзебезнең якта үсә торган кайбер чәчәкләр белән таныштык,калганнары белән танышуны бүтән вакытларда дәвам итәрбез.

Балалар,чәчәк җыйганда бу кагыйдәләрне истә тотыгыз:

-Чәчәкләрне күпләп җыймагыз!

-Өзгән очракта, тамыры белән йолкынмасын,сак булыгыз!

- Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне бөтенләй өзмәгез!

Үссен матур чәчәкләр,

Гел кояшка үрелеп.

Балкып торсын җиребез,

Яшеллеккә төренеп.

Балалар “Гөлкәйләрем” җырын (В.Агапов көе һәм сүз.)җырлылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

открытое занятие по экологии на тему: "Җирдәге тормыш" Верхнемактаминское МБДОУ "Ләйсән" воспитатель Шамгунова Э.М

Максат: Балаларда туган ил, туган җир,(төшенчәсен ныгыту), туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

уен ул реаль тормыш.

консультация для воспитателей на тему игра....

Тема: “Чәчәкләр – тормыш яме”

(Мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балалар төркеме өчен әзерләнгән шөгель)...

Конспект НОД "Гөллер-тормыш яме"

Конспект НОД по экологическому воспитанию детей старшего дошколҗного возраста...

“Чәчәкләр тормыш яме”

Күңел ачу кичәсе,мәктәпкә әзерлек төркеме өчен...

ТОРМЫШ ДИГӘН ӘКИЯТНЕҢ ЙОМГАГЫН СҮТТЕ ТУКАЙ.

                                           Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чиш...

Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру

Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, бала...