Тема: “Чәчәкләр – тормыш яме”
материал (старшая группа) на тему

Хафизова Гульуса Анасовна

(Мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балалар төркеме өчен әзерләнгән шөгель)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chchklr-_tormysh_yame.docx18.43 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга бюджет муниципаль  районы 6нчы “Башакчык”

балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Тема: “Чәчәкләр – тормыш яме”

(Мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балалар төркеме өчен әзерләнгән шөгель)

1нче квалификацион                         категорияле татар

                                                                               теле тәрбиячесе

                                                                               Хафизова Гөлүсә Әнәс

                                                                               кызы

                              Алабуга-2014

Тема: Чәчәкләр – тормыш яме.

Максат: Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлау сүзләрен урынлы куллану күнекмәләре бирү; мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; (э)-авазын сүзләрдә дөрес куллануны ныгыту; кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү.

Актив сүзләр: Хушбуй, энҗе чәчәк, умырзая, болын, кыр

Җиһазлау: Энҗе исемле курчак; исемендә (э) авазы булган рәсемнәр, чәчәк түтәле, басу, урман,болын, кыр сурәтләнгән зур рәсем; чәчәкләр, мендәр, зәңгәр чәчәк.

Дәрес барышы:

Тәрбияче:  Исәнмесез, балалар. Хәерле иртә.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә.

Тәрбияче:  Ребята, если вы отгадаете мою первую загадку, я вам покажу сегодня много красивых цветов, и вы узнаете много интересного о цветах.

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йәргән? (Чәчәкләр)

Тәрбияче: Какое незнакомое слово встретили на этой загадке?

Да, это слово – хушбуй ,на русском языке – духи.

(Балалр берничә тапкыр хушбуй сүзен кабатлыйлар)

Тәрбияче:  Яз, җәй көннәрендә кырларда, болыннарда, урманнарда, бакчаларда чәчәкләр үсә. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табыгыз:

Кечкенә көнбагыш кебек,

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара

Әгәр булсаң бик түзем?

Балалар: Ромашка. Кыр чәчәге.

Тәрбияче: Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам

Зәңгәр күкле, кояшлы

Аяз көнне яратам.

Балалар: Зәңгәр чәчәк.

Тәрбияче: Әйе, балалар, дөресрәге – күкчәчәк. Күкчәчәк кырда үсә.

Ә хәзер, балалар, “Зәңгәр чәчәк “ уены уйнап алыйк әле.

(Балалар кулга-кул тотышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала чигүле мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булсыр –

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм  тезләнеп аңа кулын бирә. Ул аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Тәрбияче: “Өф!” – дип бер өргән идем,

                      Очты, китте , югалды,

                      Тик иң кирәкле өлеше –

                       Тамыры безгә калды.

                         Бу нинди чәчәк?

Балалар: Тузганак.

Тәрбияче: Тузганак кайда үсә?

Балалар: Тузганак  болнда  үсә.

Тәрбияче: Беренче урман чәчәге?

Балалар: Умырзая.

Тәрбияче: Умырзая чәчәге

 Бар чәчәкне уздырып,
Җир өстенә калыккан,

Кармендәрен туздырып.

Умырзая  - урман чәчәге.

Табышмакларга җавап бирүне дәвам итәбез:

Охшасак та кыңгырауга,

Шалтырап , чыңламыйбыз

Эт  эчәгесе шикелле,

Үләнгә чорналмыйбыз.

Балалар: Кыңгырау чәчәк. Урман чәчәге.

(Ишек  шакыган тавыш килә.)

Балалар: Кем бар?

Курчак: Мин – Энҗе. Исәмесез. Балалар. Мин сезгә табышмак әйтәм:

Чәчәкләре ак кына,

Ап-ак кына, вак кына.

Үзен мактап сөйлиләр:

“Дәвалаучы ул”,-диләр.

Балалар: Ландыш.

Энҗе курчак: Әйе, ә татарча – энҗе чәчәк. Ул ак, вак, матур чәчәк, агач күләгәсендә. урманда үсә.

Тәрбияче: Балалар, Энҗе үзе белән тагын рәсемнәр алып килән. Карагыз әле: эт, эксковатор. Элгеч. Сүзләрнең беренче авзларын җырлап карыйк: э-э-э.

Балалар, кыр, болын, урман чәчәкләрен кем үстерә? Кешеләрме?

Балалар: Юк. Чәчәкләрне кояш, яңгыр, җил үстерә.

Тәрбияче: Бакча гөлләрен кем үстерә?

Балалар: Кеше үстерә.

Тәрбияче: Нинди бакча гөлләре беләсез?

(Балалар бакча гөлләрен санап чыгалар – Миләүшә-фиалка, дәлия-георгин, гөлчәчәк-роза,гладиолус.)

“Мин кайда үсәм? Дидактик уены уйнала.

Болын, урман, кыр, чәчәк клумбасы сурәтләнгән рәсемнәр эленә.

Балаларга чәчәкләр таратыла. Аар чәчәкләрне тиешле рәсемгә урнаштырырга тиешләр.

Тәрбияче: Безгә чәчәкләр нәрсә өчен кирәк?

(Балаларның җавплары)

Тәрбияче: Әйе, балалар, безгә чәчәкләр тормыш бизәү өчен, кәефне күтәрү өчен кирәк. Чәчәкләр урамнарны, паркларны, шәһәрләрне, авылларны бизи. Кешеләр табигатьне сакларга, аның матурлыгын бозмаска тиешләр. Бигрәк тә урман-кыр чәчәкләре саклауга мохтаҗ.

Сау булыгыз, балалар, табигатьне саклагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

открытое занятие по экологии на тему: "Җирдәге тормыш" Верхнемактаминское МБДОУ "Ләйсән" воспитатель Шамгунова Э.М

Максат: Балаларда туган ил, туган җир,(төшенчәсен ныгыту), туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

уен ул реаль тормыш.

консультация для воспитателей на тему игра....

Конспект НОД "Гөллер-тормыш яме"

Конспект НОД по экологическому воспитанию детей старшего дошколҗного возраста...

“Чәчәкләр тормыш яме”

Күңел ачу кичәсе,мәктәпкә әзерлек төркеме өчен...

ТОРМЫШ ДИГӘН ӘКИЯТНЕҢ ЙОМГАГЫН СҮТТЕ ТУКАЙ.

                                           Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чиш...

Мәктәпкәчә белем учреждениясендә тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай шартлар булдыру

Соңгы елларда респупликабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә баланың юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, бала...

"Тормыш иминлеге"

Балаларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү шөгыльләрдә һәм режим моментларында....