ТОРМЫШ ДИГӘН ӘКИЯТНЕҢ ЙОМГАГЫН СҮТТЕ ТУКАЙ.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

                                             Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чишмә башы,

                                            атасы, балаларның сөекле остазы. Ул татар балалар

                                     әдәбиятына саф җил булып үтеп керә, бүген дә

                                 әһәмиятен, актульлеген югалтмаган әсәрләре

                                      балаларны тәрбияләүдә үрнәк, өлге булып тора.

                                       Әйтерсең Тукай берничә гасыр алга карап фикер

                                               йөрткән, шул вакытта ук һәрьяктан камил шәхес

                         тәрбияләү мәсьәләсен күзаллый белгән.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tormysh_dign_kiyatnen_yomgagyn_sutte_tukay.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

ТОРМЫШ ДИГӘН ӘКИЯТНЕҢ ЙОМГАГЫН СҮТТЕ ТУКАЙ.

                                             

                                             Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чишмә башы,

                                            атасы, балаларның сөекле остазы. Ул татар балалар

                                     әдәбиятына саф җил булып үтеп керә, бүген дә

                                 әһәмиятен, актульлеген югалтмаган әсәрләре

                                      балаларны тәрбияләүдә үрнәк, өлге булып тора.

                                       Әйтерсең Тукай берничә гасыр алга карап фикер

                                               йөрткән, шул вакытта ук һәрьяктан камил шәхес

                         тәрбияләү мәсьәләсен күзаллый белгән.

        Бөек шагыйребез тууга 125ел тулган көннәргә дә килеп җиттек. Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел – Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай элеккеге зур илдәге барлык халыклар өчен дә ят булмады, киресенчә, аның әсәрләре яңгырады.  Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, хилафлык булмас.  Тукай дигәндә - татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә - Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки, зур исәптән караганда, Г.Тукай шагырь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да , язмышы да.  Ул чын мәгънәснедә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хиссиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сәнгатлелекнең иң югары кимәлендә сүрәтләп бирүче иде. Тирән тамырлары белән халкыбызның азатлык өчен көрәшенә чорналган иҗатында ул татар хезмәт ияләренең һәм милли зыялыларның иң яхшы өмет һәм омтылышларын гәүдәләндерде. Аның хатын-кызларга, аналарга дан җырлаган, кешеләрнең акылын һәм хисен әсир итә алган әсәрләре кемнәргә генә мәгълүм тугел икән?! Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә “узган гасыр” булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, “безнең гасыр”да калалар. Бу шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.

         Габдулла Тукай гомеренең соңгы көннәренә кадәр азатлык идеаллары белән рухланып иҗат иткән. Югары граҗданлык һәм кешелек хисләре белән сугарылган безнең милли поэзиянең реалистик нигезен саклап, ул, әдәбият халык бәхете өчен көрәшкә хезмәт итәргә тиеш, дип раслаган.

       Тукай иҗатыннан тәрбиянең һәр өлкәсенә караган күп сорауга җавап табарга мөмкин. Ата – анага , туган якка мәүәббәт, аның белән горурлану хисләре; чын дус, якын сердәш була белү, табигать һәм хайваннар дөньясына тирән мәхәббәт тәрбияләү, әхлаклылык-әхлаксызлык проблемаларын шагыйрь үтемле, дөрес итеп сүрәтләп бирә белгән.

        Шагыйрь – мөгәллим булмаса да, коеп куйган тәрбияче. Аның сабый чакта туплаган ачы тәҗрибәсе һәрьяклап үскән камил шәхес булуына этәргеч бирүче бердәнбер сәбәптер дә әле, минемчә. Ул - сабыйларның күңелләренә ачкыч таба белүче оста рәссам сыман. Күпкырлы иҗади мирасы яшь буынны тәрбияләүгә гаять нык йогынты ясый.

       Ана теле дәресләрендә без, яшьтән үк шигърияткә гашыйк саф күңелле Тукайның әсәрләрен йотлыгып тыңлый, бары тик балаларны кызыксындыра ала торган  әсәрләренең иң уңышлыларын гына сайлап алырга тырышабыз.   Г.Тукай иҗатын өйрәнү аша балаларны телебезнең сафлыгына, камиллегенә күнектерү, сүзләрне урынлы файдалана белергә өйрәтү; аларда белем алуга булган теләк - омтылышны үстерү.  

       

     Габдулла Тукай үзенең “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләрендә аңа гына хас осталык белән балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылыш хисе уята. Тукай ата –бабалардан килгән, татарның милли традициясенә әйләнгән белем эстәү, белемгә хирыслык кебек сыйфатларны саклауны, аларның яшь буында эчке ихтияҗга әйләндерүне игътибар үзәгендә тоткан. Г.Тукай үзенең  шигъри юллары белән сабыйларны катлаулы тормышка алып керә. Ул аларны уңай һәм тискәре халләр, уңай һәм тискәре геройлар белән йөзгә - йөз очраштыра, балада психик халәт тудыра. Күңелле халләр, уңай геройлар балада шатлык, куаныч хисләре уятса, ямьсез, күңелсез халләр, тискәре геройлар. Аларның кылган гамәлләре балада нәфрәт уята. Сабыйларда уңай геройга охшау теләге искиткеч көчле. Тукай шигырьләренең тәрбияви асылы шунда. Әдәп, әхлак тәрбияләү проблемаларына кагылышлы изге теләкләрен сабыйларның җанына, рухи дөньясына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле, нинди бәрәкәтле юллар сайлаган.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син – остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

Тукай абый шигырьләрен

Өйрәнәбез дәрестә.

Тырышлык һәм зирәклек

Юлдаш булсын һәр эштә

Әкиятләрен сөйләп,тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр,

Безнең дуслар барсы да.

Татар телен, туган телебезне

Яратырга синнән өйрәндек.

“Туган тел”не сабый чаыбызда

Матур көйгә салып көйләдек.

Аксубай районы Яңа Ибрай авылы

“Миләшкәй”

балалар бакчасы.

Тукай әкият, геройларын,

Рәсемнәргә  яратабыз.

Шушы рәсемнәребезне

Сезгә дә тәкъдим итәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Кыңгырау чәчәк". Уртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами.

Кыңгырау чәчәкУртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами....

“Тарих йомгагын сүтү”

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үзләре я...

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен-викторина “Еллар аша миңа Тукай дәшә”

Әти-әниләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Г. Тукайның туган көненә багышланган  чара.Максат:1.      Балаларның  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буе...