Конспект занятия по обучению грамоте
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
“Каен җиләге” № 46 нчы катнаш балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениясы.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә
сөйләм телен үстерү (коммуникация) буенча
белем бирү конспекты
Тема: “ [Р] авазы һәм Р хәрефе белән таныштыру”
Әзерләде: 1нче категорияле
тәрбияче Сайтакова Алина
Насиховна
пед. стаж 8 ел
Яр Чаллы – 2017 ел
Тема: « [Р] авазы һәм Р хәрефе белән таныштыру.”
Максат: [Р] авазын өйрәнү, ныгыту.
Бурычлар:
- [Р] авазын иҗекләрдә, сүзләрдә дөрес әйтелешен ныгыту; сүздәге урынын билгеләү, сүзләргә анализ ясау.
- Фонематик ишетү һәм образлы, бәйләнешле фикерләү сәләтләрен үстерү.
- Игътибарлылык тәрбияләү.
Төп интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, психогимнастика
Методик алымнар һәм чаралар: психогимнастика,сюрпризлы момент,уен, сорау,сүзле, бирем һәм мактау.
Кулланылган материал: посылка, конверт, саннар язылган куб
Мөстәкыйль эш: Алина б/н авазны дөрес әйтергә өйрәнү (артикуляцион гимнастика)
Алдан эшләнелгән эш: авазларны өйрәнү, иҗектән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзергә өйрәнү.
Тәрбияче. Балалар, чүгәләп утырдык, күзләрне йомдык. Менә кояш нурлары күзләргә кагылды- күзләрне ачтык,маңгайга кагылды- кашларны селкеттек, борынга кагылды – борынны җыердык, иренгә кагылды – иреннәр селкенде, җилкәгә кагылды – җилкәләрне сикертәбез, кулга кагылды – кулны селкетәбез, аякка кагылды – сикерәбез. Кояш нуры ары китте- өскә таба сузылабыз. Кояш безне шулай уятты. Хәерле иртә, балалар!
Балалар. Хәерле иртә!
( Ишек шакыйлар, посылка бирәләр)
Тәрбияче. Балалар, ә безгә посылка килгән.46 нчы мәктәп укытучысыннан диелгән.Монда хат бар, укыйк әле. “ Исәнмесез, булачак укучылар! Мин сезне бик күп хәрефләр белгәнсез, кайберләрегез укый да беләләр икән дип ишеттем. Мин сезгә үземнең биремнәремне җибәрергә уйладым, сезне тикшереп карыйсым килә. Ә иң тырыш балаларны посылка төбендә күчтәнәчләр көтә. Уңышлар сезгә балалар! ”
Тәрбияче .Ә безгә менә саннар төшкән кубик ярдәм итәр. Кубикны ыргытабыз нинди сан чыга,шул биремне ачабыз.
Бирем “[Р] авазынын урынын билгелә”
( Кәгазъ битендә КАРГА РУЧКА ТАТАР сүзләре язылган)
Тәрбияче . “Карга” бергә кабатлыйк әле. [Р] авазы кайда урнашкан, сүзнең башындамы,ахырындамы әллә уртасындамы?Җөмлә төзеп җавап бирәбез.
Балалар. Карга сүзендә, [Р] авазы сүзнең уртасында урнашкан.
Тәрбияче . Шулай булгач кайсы клетканы буибыз инде?
Балалар. Уртадагысын
Тәрбияче. Дөрес, калганнарын да шулай эшлибез.
Ә хәзер киләсе биремне үтәр өчен кубикны ыргытабыз, конвертны ачабыз.
Бирем: [Р] авазы кергән яшелчәләрне атарга Һәм аларны буярга
КӘБЕСТӘ ПОМИДОР КИШЕР СУГАН
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер бастык, мин сезгә сүзләр әйтәм,әгәр сүздә [Р] авазы булса, сез кул чабасыз, юк икән тыпырдыйсыз. Алма, барабан, урындык,күлмәк, ракета һ.б. Булдырдыгыз.
Тәрбияче. Балалар әйтегез әле [Р] нинди аваз соң ул?
Балалар. [Р] авазы тартык аваз
Тәрбияче. Ә тартык авазлар сузык аваздан ничек аерыла?
Балалар. Сузык авазлар сузылып китә, ә тартыклар өзелә.
Тәрбияче. Аваз хәрефтән ничек аерыла?
Балалар. Авазларны без ишетәбез, ә хәрефләрне күрәбез.
Тәрбияче. Дөрес. Кубикны ыргытабыз. Киләсе бирем
“Сүзләргә анализ яса”
Тәрбияче. Балалар сузык авазларны без нинди төс белән билгелибез?
Балалар. Кызыл төс белән, ә тартыкларны зәңгәр төс белән билгелибез.
Арба, банан, балык - сүзләренә анализ ясау
Тәрбияче. Афәрин, булдырдыгыз! Ә хәзер кемнәрнең исемендә [Р] авазы бар шулар басыгыз әле.
Рүзилә дигәндә [Р] авазы ничек ишетелә, йомшакмы әллә катымы?
Балалар. Йомшак
Тәрбияче. Алина,әйдәле машинаны кабызабыз .(Артикуляцион гимнастика « Машинаны кабыз»)
Алина. Тррррын- тррррын-тррррын-нан-нан
Тәрбияче. Рудольф диген әле, бу исемдә [Р] авазы ничек әйтелә?
Балалар. Каты
Тәрбияче. Шулай булгач, калын тартыклар һәм йомшак тартыклар була икән. Ә Рената дигәндә?
Балалар. Йомшак.
Тәрбияче. Каты, йомшак авазларны ничек аерырга?
Балалар. Каты авазлар каты итеп әйтелә?Ә йомшак авазлар йомшак итеп.
Тәрбияче. Йомшак тартыкларны без яшел төс белән билгелибез, калын тартыкларны зәңгәр белән.
Тәрбияче. Балалар монда тагы бер бирем бар.
Бирем. Ра иҗеге кергән сүзләр әйтергә.
Балалар. Ракета, рам, кара, Рауль, Радик, карак.
Тәрбияче. Ракета дигәндә ничә иҗек бар? Әйдәгез саныйк әле.
Балалар. Ра – ке- та, өчәү
Тәрбияче. Дөрес. Ә кем миңа ракета сүзе кергән җөмлә әйтә?
Вагит. Мин ракета белән уйныйм.
Тәрбияче. Афәрин! Радик исеме кергән җөмлә төзик әле әйдәгез.Кем әйтә?
Балалар. Радик мәктәпкә бара.
Тәрбияче. Бу җөмләдә ничә сүз бар соң?
Балалар. Бу җөмләдә өч сүз бар.
Тәрбияче. Булдырдыгыз,афәрин! Без биремнәрне үтәп чыктык. Күчтәнәчләрне алганчы, искә төшерик әле.
Без сезнең белән бүген нәрсә өйрәндек?
Ул нинди аваз? Сезгә бу шөгыльдә нәрсә ошады? Кайсы бирем сезгә авырлык тудырды? Кайсысы җиңел бирелде?
Шуның белән безнең шөгыль тәмам, биремнәрне җыеп бирегез без аларны мәктәпкә җибәрербез. Ә хәзер күчтәнәчләрне алырбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению грамоте в подготовительной группе «Задания от феи Грамоты»
Программные задачи: Совершенствовать умения детей в звуковом анализе слов, закреплять умение находить место звука в слове, закреплять умение делить слова на слоги;Закрепить умение правильно подбирать ...

Конспект занятия по обучению грамоте в подготовительной группе "Посылка от Феи Грамоты"
Конспект открытого занятия по обучению грамоте, которое поможет охватить материал за весь год....

Конспект занятия по обучению грамоте с использованием ЛЕГО для детей подготовительной группы «Путешествие в Царство грамоты» Звук М, Мь. Буква М.
В этой статье автор расскрывает проблему развития у детей фонематического слуха и восприятия. Продолжать учить осуществлять слоговой анализ слова и зрительный образ буквы М, с помощью конс...

Конспект занятия по обучению грамоте «Знакомство с ударением» Образовательная область «Речевое развитие» (Обучение грамоте)
Интеграция образовательных областей: «Познавательное развитие», «Физическое развитие», «Художественно-эстетическое развитие», «Социал...

Конспект занятия по обучению грамоте в старшей группе на тему: «Урок грамоты у Совы».
Конспект занятия по обучению грамоте в старшей группе на тему: «Урок грамоты у Совы»....

Конспект занятия по обучению грамоте в подготовительной группе "Грамотеи-путешественники"
Конспект занятия в подготовительной группе по обучению грамоте содержит в себе игровые приемы закрепления и обобщения по темам"Фонетический анализ слова", "Слоговая структура слова"...

Конспект занятия по обучению грамоте с использованием Лего «Путешествие в Царство грамоты»
Цели: Научить детей характеризовать звуки М, Мь.Задачи:- Развивать у детей фонематический слух и восприятие. Продолжать учить осуществлять слоговой анализ слова и зрительный образ ...
