Джалиль - мой край родной
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Расширять представление детей о малой Родине, о главных природных богатствах родного края. Закрепить знания детей об историческом прошлом и настоящем поселка. Воспитывать интерес к родному поселку. Прививать уважение к традициям и обычаям своей малой Родины; Продолжать воспитывать заботливое отношение к природе родного края.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Джалиль - мой край родной.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыль барышы:

Балалар, һәр кешенең  үзенең туган ягы була. Туган як ул- кешенең торган җире. Безнең торган җиребез ничек атала? Безнең торган җиребез- Җәлил бистәсе. Әйдәгез әле бистәбез турында шигырьләр тыңлап китик. Ул шигырьләребезне үзебезнең бистәбездә яшәп ятучы һәм иҗат итүче шагыйрьләребез язган.

1 бала     Җәлил диеп, горур яңгырый

                Бистәбезнең исеме.

                Ватан өчен башын куйган

                 Бөек герой исеме.

2 бала      Бистәм минем- гөлләр иле

                 Иген игә, нефть чыгара.

                  Саф һавасы, чишмәләре белән

                  Тирә- юньдә бүген дан тота.

3 бала       Кешеләргә яшәү дәрте бирә

                 Хезмәт белән менә үрләргә.

                  Герой исеменә лаек бистәм

                  Тирә- юньдә өлге күпләргә.

Безнең бистәбез- нефтьчеләр бистәсе . Күбегезнең әтиләре, әниләре нефтянниклар булып эшлиләр. Балалар, ә ни өчен безгә нефть кирәк?(балалар җавабы)

Дөрес нефтьтән бензин, керосин, машиналарга ягулык ясыйлар. Ә нинди соң ул нефть? Нефть- кара, исле, май сыман сыеклык . Әгәр аны бер савыттан икенчесенә бушатсак анда элпә барлыкка килә. Ә нефть булмаса нәрсә булыр иде?(балалар җавабы).Дөрес, машиналар йөри алмаслар иде. Машиналар йөрмәгәч кибетләргә ашамлыклар ,киемнәр һ.б әйберләр кайта алмас иде. Басуларда икмәкләрне җыеп алып булмас иде . Самолетлар очмаслар иде һ.б бик къп нәрсәләр булыр иде .Димәк- нефть кешегә яшәү өчен бик кирәк икән . Ләкин нефтьне дөрес файдаланмасак, аның табигатькә зыяны да булырга мөмкин . Нефть җир өсләренә, су өсләренә агарга мөмкин . Балалар, ә нәрсә соң ул табигать?(Балалар җаваплары) Хәзер без сезнең белән дөрес кулланмаганда, җир өстенә аккан нефтьнең кошларга нинди зыян китерүен тикшерербез . Минем кулымда бу нәрсә? Кош йоны. Барыгызда тотып карагыз әле, ул нинди?(йомшак, ак, җиңел).Әйдәгез аны очыртып карыйбыз.Ул нишли? (Оча).Димәк ,кошлар да җиңел оча алалар.Кошларга суның зыяны бармы? Кошларның канатларын суга манчып , без тәҗрибә ясап караган идек. Канатлары кипкәч, кошлар элекеге кебек яхшы очканлыкларын белән идек. Ә менә нефтькә манчып карасак нәрсә булыр микән? Игътибар белән карагыз әле.(Балаларга манчып күрсәтү)Нефтькә баткан йон ничек оча? Тиз оча аламы?(Балалар җавабы)Кош оча алмагач, аңа куркыныч яный . Аңа ерткыч хайваннар һөҗүм итәчәкләр. Кошлар үлеп бетсә, безнең табигатькә күпме зыян киләчәк, зарарлы бөҗәкләр күбәячәк.Ә менә нефть су өсләренә акса нәрсә була? Су астында яшәүче җан ияләре сулый алмыйча һәлак булып бетәрләр иде, чөнки без сезнең белән  нефть пленка белән каплап алганын күрдек.  Ничек җыеп алырга була суга аккан нефтьне? Нефтянниклар суларга сөзгечләр куялар, нефть җыелгач ,аларны  алалар. Безнең табигатебезне саклап тырышып эшлиләр. Бервакытта да җир өсләре пычранмасын, ә җир өстендә матур итеп чәчәкләр үссеннәр иде.

Ә хәзер әйдәгез “Бу аланда чәчәкләр күп” уенын уйнап, ял итеп алыйк.

                                             Уен “Бу аланда чәчәкләр күп”

Сулар белән беррәттән чишмәләр дә пычрана . Элек- электән әби- бабаларыбыз чишмәләргә изге урын итеп караганнар. Аларны гел карап чистартып торганнар. Чөнки, чишмә суы- бик файдалы һәм тәмле . Безнең Җәлилебездә дә шушы йола дәвам итә . Бистәбез чишмәләре искиткеч матурлар . Әйдәгез аларны карап китик әле.(Слайдлар карау)

2009 нчы елда Җәлилнефть үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп  үтәчәк. Нефтянниклар ярдәмендә безнең бистәбез көннән- көн матурая . Алар чишмәләр генә ясап калмадылар, бик күп итеп агачлар да утырттылар. Табигатькә күпме файда китерделәр.Табигатьтә бар нәрсә дә үзара бәйләнгән .Берсе генә юкка чыкса да бар табигать бетә дигән сүз. Бу чыннан да шулай микән, әйдәгез карап китик әле.

                                              Уен ”Табигатьне сакла!

Димәк, табигатьтә бар нәрсә дә бәйләнгән икән . Шуның өчен табигатьне сакларга кирәк. Ә менә табигать турында бик күп мәкальләр дә бар. Әйдәгез шуларның кайберләрен әйтеп китик әле.

                                              Мәкальләр әйтү

Балалар, ә сез табигатькә ничек ярдәм итә аласыз? (балалар җаваплары)

-кошларга җимлекләр элеп;

-кырмыска ояларын әйләндереп алып;

-чүпләр җыеп.

Чүп-чарлардан уенчыклар, төймәләр, хәтта киемнәр  дә тегеп була икән. Әти- әниләр ярдәме белән күпме әйберләр тегелде, табигатькә күпме файда килде. Әйдәгез әле карап китик әле.

                                 Музыка яңгырый. Балалар үзләренең киемнәрен күрсәтәләр.                      

1 бала-Сезнең каршыгызда  салафан капчыклардан тегелгән күлмәк.

2 бала-Ә бу күлмәк һәм эшләпә , сумка видеотасмалардан тегелгән.

3 бала-Сөт капчыкларыннан тегелгән сарафан һәм сумка.

4 бала-Бу итәк су савытларыннан тегелгән.

5 бала-Сезнең каршыгызда-сөт капчыкларыннан тегелгән япма.Үзе җиңел, үзе яңгыр үткәрми.

6 бала-Алъяпкыч һәм яулык көнкүрештә бик кирәкле әйберләр. Алар салафан капчыклардан тегелгәннәр.

7 бала- сезнең каршыгызда киндер савытларыннан тегелгән итәк, калдык җепләрдән тегелгән кофта.Ә муенса су савыты бөкеләреннән ясалган.

8 бала-Искиткеч матур күлмәк кәнфит кәгазьләреннән тегелгән

9 бала-Кәгазьдән тегелгән күлмәк һәм эшләпә искиткеч матур.Бу күлмәктә кызлар үзләрен күбәләкләр кебек хис итәләрдер.

Карагыз әле күпме матур киемнәр.Табигатькә күпме файда килгән.Күпме кәнфит, чипсы кәгазьләре җир өстендә аунап ятмый.Ә бит су савытлары, видеотасмалар 150 шәр ел буе җир астында черемичә яталар.Ә бу җир астында яшәүче җан ияләренә комачаулый.Әгәр аларны яндырсаң һава пычраныр иде.Әйдәгез балалар киләчәктә дә табигатьне саклыйк, пычратмыйк!

Үзебезнең шөгыльне Сарманда яшәп яшәүче һәм иҗат итүче композиторыбызның җыры белән тәмамлыйбыз.

                                      Җыр “Саумы кояш”

Бүген без сезнең белән туган як табигатен саклау турында сөйләштек . Ә киләсе шөгылебездә үзебезнең Җәлил бистәсендә яшәүче башка милләт халыклары белән танышырбыз . Барыгызга да рәхмәт, сау булыгыз.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мой дом в краю родном" проект на тему "Архитектура родного края"

Проектная деятельность дошкольников в изодеятельности. Архитектура родного края в рисовании, аппликации, лепке, конструировании. Проект расчитан на месяц, каждую неделю проводится НОД по изодеятельнос...

Конспект занятия по развитию речи «Карелия – мой край родной» Составление описательного рассказа по опорным картинкам на тему: «Что мы узнали о родном крае»

Это занятие я провела в подготовительной речевой группе. . занятие по лексической теме Карелия. Это итоговое занятие по теме. Идёт закрепления и систематизация знаний по данной теме. Учила детей соста...

Конспект ООД по ознакомлению детей старшего дошкольного возраста с родным краем "Люблю тебя, мой край родной!"

формировать знания детей о России и о родном крае, а также культурно-историческое сознание посредством краеведения...

Проект «Цвети мой Край родной» (экспериментальная работа по формированию представлений о родном крае у детей 6 – 7 лет в проектной деятельности)

Уровень развития ребенка сегодня становится мерой качества работы педагога и всей образовательной системы в целом. Педагоги ДОУ ориентируются не только на подготовку к школе, но и на сохранение полноц...

Сценарий образовательной деятельности Мой край родной!» Квест – игра «Путешествие по родному краю» (уточнение и закрепление представлений о родном районе).

Разработка по краеведческому образованию детей дошкольного возраста для реализации парциальной программы "Новая Сибирь - мой край родной". Блок Программы «История»....