Конспект занятия по ПДД в подготовительной группе на тему "Җәяүлеләр мәктәбе".
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

Это занятие знакомит детей с историей, с видами светофора, а также с  правилами дорожного движения для пешеходов. Рекомендуется для татароязычных детских садов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyaulelr_mktbe.docx21.45 КБ

Предварительный просмотр:

       Максат: Светофорның  килеп  чыгу  тарихы  белән  таныштыру, светофор  төрләре, аның  өч  төсе  һәм  аларның  нәрсә  аңлатулары  хакында  аңлатма  бирү.Балаларның    җәяүлеләр  өчен  юлда  йөрү  кагыйдәләре  турында  белемнәрен  ныгыту, юл  билгеләре  турында  белемнәрен  камилләштерү.  Балаларны  мөстәкыйль  фикер  йөртергә, бер-берләренә  бәя  бирергә  өйрәтү.Юлларда  игътибарлы, сак  булырга  күнектерү.  

     Җиһазлау:  Компьютер, аудиопроектор, презентация программасы, тылсымлы  тартма,”юл  фәне  әлифбасы  китабы”,  “үрнәк  җәяүле“ медале, светофор, борынгы  светофор  модельләре, юл  билгеләре  стенды, юл  чаты  стенды, автомобиль  рульләре  һәм  япкычлары, зебра  сызыклары, юл  билгеләре.  

  Барышы:

  1. Оештыру.

Тәрбияче:  Хәерле  иртә, балалар!

Балалар:    Хәерле  иртә, апа!

                  Хәерле  иртә, дуслар,

                  Хәерле  иртә, агачлар,

                  Хәерле  иртә, кошлар.

II. Төп  өлеш.

Балалар, мин  сезне  барыгызны  да  мәктәпкә  чакырам. Бу  гади  мәктәп  түгел, ә  җәяүлеләр  мәктәбе.Хәзер  без  юл  фәне  әлифбасы  буенча  дәрес  үткәрәчәкбез. Яхшы  җавап  биргән  балаларга  “5”леләр  эләгәчәк, өлешчә  җавап  биргән  балалар  “4”  алачак.Ә  дәрес  ахырында  сезне  сюрприз  көтә.  

    Дәресне  алып  барырга  безгә  серле  кубик  ярдәм  итәчәк. Аның  6  ягында  6  бирем. (1  слайд-кубик  рәсеме.) Әйдәгез  әле, беренче  ягын  карыйк. Җәяүлеләр  өчен  кагыйдәләр  дип  язылган.(2  слайд- җәяүлеләр  өчен  кагыйдәләр, юлдан  чыгучы  кеше  рәсеме  ясалган) Иң  элек  ачыклап  китик  әле, кем  ул  җәяүле? (җәяүле  ул-  юлда  җәяү  йөрүче  барлык  кеше.) Шулай  булгач, без  барыбез  дә  җәяүле  булабыз. Җәяүле  нинди  кагыйдәләргә  буйсынып  йөрергә  тиеш?Әйдәгез, без  ул  кагыйдәләрне  бергәләп  төзик.  

  1. Шәһәр  җирендә  җәяүлеләр  юлның  кайсы  өлешеннән йөрергә  тиешләр? ( тротуардан )  
  2. Ә  авыл  җирендә ? ( тротуар  булмаса, юл  кырыеннан )  
  3. Җәяүлеләр  юл  кырыеннан  машина  белән  бер  яккамы, әллә  машина  хәрәкәтенә  каршы  барырга  тиешме ? (машина  хәрәкәтенә  каршы, чөнки  каршыга  килүче  машинаны  күреп  була, ә  арттан  килүче  машинаны  юк. )  
  4. Юлның  кайсы  урыныннан  аркылы  чыгарга  ярый ? (зебрадан, светофорның  яшел  уты  янганда , җәяүлеләр  юлы  билгесе  булганда )  
  5. Юлның  транспорт  йөри  торган  өлешенә  чыкмыйча, юлның  икенче  ягына  тагы  кайдан  чыгып  була ? ( җир  өсте  һәм  җир  асты  юлыннан)  
  6. Әгәр  светофор  яки  зебра  булмаса, юлны  ничек  чыгарга ? (башта  сулга  карыйсың, юлның  яртысына  җиткәч  уңга  карыйсың )  
  7. Төркем  белән  экскурсияләргә, походларга  йөргәндә  юлдан  ничек  барасы( юл  кырыеннан  яки  тротуардан, машина  хәрәкәтенә  каршы,  икеле  колонналарга  тезелеп  барасы )  

Безнең  җәяүлеләр  өчен  кагыйдәләребез  әзер, хәзер  аларны  укып  чыгабыз. (уку) Кубигыбызның  икенче  биремен  карыйк. Монда  табышмак  язылган.  

        Урамнар  чатында  тора  

        Өч  күзле  бер  карачкы.  

        Урамнар  кисешкән  чатта  

         Булыша  безгә  күрче. ( светофор )  

(3  слайд-табышмак  язылган, 4 слайд-светофор  рәсеме  ясалган)

 Балалар , сез  светофор  сүзенең  нәрсә  аңлатканын  беләсезме ?Светофор  сүзе  ике  өлештән  тора: свет  һәм  фор. Свет- яктылык  дигән  сүз. Ә  фор-алып  килүче  дигәнне  аңлата.Шулай  булгач ,светофор- ул  яктылык  алып  килүче  була.Ә  ни  өчен  светофорның  күзләре  кызыл, сары, яшел  төсләрдә? (балалардан  сорау ) Чөнки светофордагы  кызыл  төс-ут  төсе, куркыныч  барлыгын  белдерә.Ул  әллә  каян  күренеп  тора. Сары  төс  безгә  кояшны  хәтерләтә, гүя  ул безне  кисәтә: игътибарлы бул, ашыкма ди. Ә яшел  төс- яшел урманнар, болыннар төсе.Чисталык, пөхтәлек, тынычлык төсе.          

     Ә сез беләсезме,балалар,  беренче светофор кайчан килеп чыккан.  Ул моннан йөз ел элек  Лондонда куела. Анда   ике  төс  кенә була:  кызыл  һәм яшел. Махсус кеше  җеп  ярдәмендә  кирәкле  төс  түгәрәген  күтәрә  торган  була. Ә  безнең  илебездә  беренче  светофор   Мәскәүдә   куела. Ул өч тигез  өлешкә  бүленгән  түгәрәк  формасында була  : кызыл,  сары,  яшел.  Регулировщик  укны  кирәкле  төскә  бора  торган  булган  (светофор  модельләрен күрсәтү).

    Светофорлар  өч  төсле генә  түгел,  ә  ике  төсле дә булырга  мөмкин. Алары  җәяүле  светофоры дип  атала. Анда  кызыл һәм  яшел утлар яна. Шулай ук кеше  сүрәтләре дә  ясалган  була: кызыл – кеше урында басып тора, яшел – кеше  атлап бара. “Туктагыз” яки  “барыгыз” дип язылган  светофорлар  да була. ( 5  слайд- җәяүле  светофоры).

    Ә хәзер  кубигыбызның  өченче  биремен  карыйк. (6  слайд- светофор  куелган  юл  чаты  рәсеме).  Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең   светофорга карап хәрәкәт итүе. Әйдәгез, без  хәзер җәяүле белән  машина  йөртүчеләргә   бүленәбез. Светофор  утына карап, җәяүлеләрнең  юлдан  аркылы  чыгуын, һәм  машиналар хәрәкәтен уйнап карау.  

     Булдырдыгыз, балалар. Кубигыбызның  дүртенче  биреме  нәрсә  турында  икән. ( 7 слайд-юл  билгеләре  рәсемнәре). Әйдәгез, юл  билгеләрен  тану  буенча  бер  уен  уйнап  алыйк. Хәзер  барыбез  да  “юл  билгеләре” дигән  стенд  янына  киләбез. Мин  юл  билгеләре  турында  табышмак  уйлап  әйтәм, ә  сез  кайсы  билге  икәнен  күрсәтерсез.Әгәр  дөрес  җавап  бирсәгез, шул  билгенең  уты  яначак.  

  1. Мин  автобуска  утырып  шәһәргә  барырга  уйладым, ләкин  аның  кайда  туктаганын  белмим.Автобус  тукталышын  нинди  билге  буенча  эзләп  табарга?  
  2. Юлда  барганда, шофер  бу  урманда  пошилар  күп  икән  диде.Ул  аны  каян  карап  әйткән?  
  3. Менә  без  шәһәргә  дә  килеп  җиттек.Нинди  билге  буенча  мин  ашханә  яки  кафе  эзләп  табыйм?  
  4. Безнең  автобус  балалар  бакчасы  яныннан  узып  китте.Монда  балалар  бакчасы  икәнен  без  каян  белдек?  
  5. Тәрәзәдән  карап  барганда,юлда  велосипедка  утырган  малайлар  күренде.Алар  нинди  билге  торган  җирдә  йөриләр?  
  6. Безнең  кибеткә  кереп  ипи  аласыбыз  булды.Бу  вакытта  шофер  автобусны  юл  кырыена  куеп  торды.Ул  нинди  билге  янына  куйган?  
  7. Кибет  янында  мин  телефоннан  да  сөйләшеп  алдым.Телефонны  мин  нинди  билге  буенча  эзләп  таптым?  

    Кубигыбызның  бишенче  биреме  нәрсә  икән? (8 слайд                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 -юл  чаты, анда  басып  торучы  кешеләр). Хәзер “ юл  чаты”  стенды  янына  җыелабыз.Без  юл  чатында  торучы  кешеләргә  ярдәм  итәргә  тиеш.(2-3  бала  мөстәкыйль  эшли.)  

  1. Бу  малайга мәктәптән  кафега  барырга  кирәк.Юл  кагыйдәләрен  саклап  ничек  дөрес  итеп  барырга?  
  2. Бу  абыйга  автошколадан  паркка  барырга  кирәк.Аңа  ничек  ярдәм  итеп  була?  
  3. Бу  балага  мәктәптән  мороженое  киосксына  барырга  кирәк. Аңа  кем  ярдәм  итә?  

III. Йомгаклау.

 Кубигыбызның алтынчы  ягында  тылсымлы  тартма  ясалган.(9  слайд) Бу  дәрес  ахырында  сезгә  тиешле  сюрприз. Әйдәгез,аны  бергәләп  эзләп  табыйк (тылсымлы  тартманы  эзләү). Аның  эчендә  хат  бар.

  “ Кадерле, балалар.Сез  юл  кагыйдәләре  турында  бик  күп  беләсез  икән. Ләкин  ул  кагыйдәләрне  белү  генә  җитми, ә аларны  юлда  йөргәндә  үтәргә  дә  кирәк.Юлда  бик  сак, игътибарлы  булыгыз. Мин  сезне  барыгызны  да  үрнәк  җәяүле  дип  игълан  итәм  һәм  сезгә  медальоннар  җибәрәм.Сюрприз  моның  белән  генә  бетми,бу  китап -юл  фәне  әлифбасы  дип  атала.Анда  юл  йөрү  кагыйдәләре  турында  барысы  да  язылган.Ул  китап  сезгә  бүләк  булсын.  

               Сәлам  белән  дустыгыз  Светофор”.  

Балаларга  үрнәк  җәяүле  медальләре  тагыла, китап  балаларга  бүләк  итеп  бирелә. Яхшы  җавап  биргәннәре  өчен  аларга  кәгазьдән  ясалган  “5” билгеләре  таратыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему: Конспект НОД по развитию речи на тему: зимний вечер

1. Продолжить знакомство детей с творчеством А. С. Пушкина.2. Учить передавать впечатления об услышанном произведении в рассказе и рисунке.3. Развивать способность видеть красоту природы.4. Воспитыват...

План-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему: Конспект НОД по развитию речи на тему: Зимняя сказка

1. Развивать у детей воображение, умение формировать композицию рисунка, передавать колорит зимы.2. Вызывать у детей положительный эмоциональный отклик на явления природы в передаче своего отнош...

План-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему: Конспект НОД по развитию речи на тему: Пересказ рассказа «Отчего у лисы длинный хвост?» (по Н. Сладкову)

Обучение связному последовательному пересказу с наглядной опорой в виде графических схем, отображающих последователь­ность событий....

План-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему: Конспект НОД по развитию речи на тему: сказочная птица

1. Учить детей пересказывать сказки, используя свои рисунки.2. Учить выполнять изображения, используя выразительные средства: основные цвета и их оттенки, а также природный и бросовый материал (ткань,...

Тема недели: Дружба народов. Права детей Конспект занятия по рисованию в подготовительной группе на тему «Как мы танцуем на музыкальном занятии»

Программное содержание. Учить детей передавать в рисунке различия в одежде девочек и мальчиков, движения фигур. Продолжать формировать умение рисовать контуры фигур простым карандашом и красиво закраш...

Конспект занятия в логопедической подготовительной группе «Речевички» на тему: «Мой город». план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Воспитывать у детей патриотические чувства, гордость за место, где они живут, за свою малую Родину. Формировать умение любить свой родной город, гордиться своей малой Родиной....